«Бердәм диктант» нәтиҗәләре нинди?

Татарстанда 23 апрель көнне беренче тапкыр «Бердәм диктант» акциясе узды. Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелгән әлеге чара татар теле буенча белемнәрне тикшерүгә багышланды. Ниһаять, әлеге акциянең нәтиҗәләре дә билгеле булды.
«Бердәм диктант» Казанның төрле вузларында гына түгел, республикадагы медицина көллиятләрендә дә уздырылды. Бу чара барлыгы 15 мәйданчыкны колачлады. Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минpәлә, Чистай – әлеге шәһәрләр дә «Бердәм диктант»тан читтә калмады.
Иң яхшы язучылар кем?
Чагыштырып карасак, рус телен белүне сыный торган «Тоталь диктант» акциясендә Татарстан буенча 2484 кеше катнашса, «Бердәм диктант»та – 900дән артык кеше. Ләкин оештыручылар киләсе елларны әлеге күрсәткечнең бермә-бер артачагына шикләнми. «Бердәм диктант»ны язучылар арасында студентлар һәм мәктәп укучыларыннан тыш, табиб, укытучы, китапханәче, пенсионерлар, балалары белән бергә әти-әниләр дә бар иде.
- Безне диктант нәтиҗәләре бик куандырды. Ник дигәндә, 900дән артык катнашучының 10 проценты (95 кеше) диктантны – «бик яхшы» билгесенә, 30 проценты (276 кеше) «яхшы» билгесенә язды, – дип белдерде «Intertat.ru» хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар теллләре кафедрасы доценты, татар теле укытучысы Роза Әмирова.
10нан артык хаталары булучылар «бик начар» билгесе алган. Әйтергә кирәк, үз хаталарын тикшерергә теләүчеләргә Казан дәүләт медицина университетына 15 майга кадәр консультациягә килергә була. Аларга кайда, нинди хаталар җибәрелгәнлеге аңлатылачак.
Чыннан да, нәтиҗәләр оештыручылар уйлаганча килеп чыккан: иң яхшы билгеләрне студентлар алган. Аларның татар теле грамматикасын онытмаганы күренеп тора икән, чөнки мәктәптә алган күнекмәләре әле һаман да истә. Чарага кызы белән килгән әни кеше баласының диктантны бер ялгышсыз язуын белеп, бик шатланган.
Студентлар гына түгел, хастаханәләрнең баш табиблары да килгән диктант язарга. Мисал өчен, Казанның 18 хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров та үз хезмәттәшләре – табиблар белән «Бердәм диктант»ны язган.
– Әлеге чара бик әһәмиятле. Текст җиңел түгел. Безнең коллективта «Бердәм диктант» уздыру турындагы яңалыкны бик дәртләнеп кабул иттеләр. Хезмәттәшләрем балаларында ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялиләр, шуна күрә бу акциядән читтә кала алмадылар. Шушындый әһәмиятле чараны уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм, – ди Рөстәм Бакиров.
Диктант язучылар кагыйдәләрне беләме?
«Бердәм диктант»та катнашучыларның күбесендә тыныш билгеләре (пунктуация) белән бәйле хаталар шактый очраган. Әгәр рус теле буенча «Тоталь диктант» язган вакытта бер җирдә берничә төрле тыныш билгесе куеп булса, татар телендә мондый кагыйдәне кулланып булмый.
Башка очракларны карасак, Габдрахман Әпсәләмов «Ак чәчәкләр» әсәрендә «ачкансыман» сүзен кушып язган. Шуңа күрә диктантны оештыручылар автор сүзләрен үзгәртмичә, шул килеш калдырган. Роза Әмирова белдергәнчә, бу сүзне кушып язган кешеләргә аны хатага санамаганнар. Филологлар фикеренчә, текст алай ук катлаулы булмаган.
Орфографиягә кагылышлы хата җибәрүчеләр дә очраган. Мисал өчен, «һ» урынына – «х», «ң» урынына «н» хәрефләрен язганнар. Кушма сүзләрне (шулхәтле) аерып язучылар да булган. Шунысы куанычлы: «у» белән «ү»не, «о» белән «ө» хәрефләрен бутап язучылар очрамады. Диктантта киткән хаталарны яшьләрнең татарча китаплар укымавына бәйләп карамый Роза Әмирова. Мәсәлән, тыныш билгеләрен дөрес куллану өчен, бары тик кагыйдәләрне тагын бер кат карап чыгарга кирәк булган. Төшеп калган сүзләр, җөмләләр булмаган.
Шалтыратучылар күп булган...
Сер түгел, беренче коймак төерле була, диләр. Әйе, оештыручыларга да «Бердәм диктант» нәтиҗәләрен белергә теләп, шактый кеше мөрәҗәгать итә икән. Чөнки диктант вакытында күп кеше нәтиҗәләрне карар өчен махсус логин һәм парольләрне язып алырга өлгермәгән.
- Диктант язар алдыннан да, язып бетергәч тә, нәтиҗәләрне кайдан һәм ничек карап булганлыгы күрсәтелеп торырга тиеш иде. Без, оештыручылар, моның турында диктантта булачак укытучыларга да кат-кат әйттек. Тик, ни кызганыч, әллә язып җитешмәгәннәр, безгә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды, – ди Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар теллләре кафедрасы өлкән укытучысы Ләйсән Юнысова.
Шунысы да бар: логин һәм парольләрне җыйгач, билгеле бер вузда язган кешеләрнең барысының да билгеләре күренеп тора. Ә оештыручылар исә һәркем үз билгесен генә карый алу мөмкинлеге булуын теләгән. Тик, ни кызганыч, быел сайт администраторы тарафыннан мондый теләк үтәлмәгән. Киләсе елга башкачарак булачак, дип сүз биргәннәр сайтка диктант язучыларның билгеләрен туплап керткән белгечләр.
«Бердәм диктант»ны «5»ле – «бик яхшы» билгесенә язучыларга «Бишлегә генә укучы дипломы» белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан дәүләт медицина университетының төп бинасында 2016 елның 19 маенда узар, дип ниятлиләр. Ә Татарстанның башка шәһәрләрендә язучылар исә бүләкләрне үз калаларында алачак.
Әле һаман үз билгеләрен белмәүчеләр http://kazangmu.ru/dictant/result сылтамасы аша кереп, диктант язган вакытта әйтелгән логин һәм пароль аша үзенең нинди билге алганын белә ала.
сылтама
«Бердәм диктант» Казанның төрле вузларында гына түгел, республикадагы медицина көллиятләрендә дә уздырылды. Бу чара барлыгы 15 мәйданчыкны колачлады. Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минpәлә, Чистай – әлеге шәһәрләр дә «Бердәм диктант»тан читтә калмады.
Иң яхшы язучылар кем?
Чагыштырып карасак, рус телен белүне сыный торган «Тоталь диктант» акциясендә Татарстан буенча 2484 кеше катнашса, «Бердәм диктант»та – 900дән артык кеше. Ләкин оештыручылар киләсе елларны әлеге күрсәткечнең бермә-бер артачагына шикләнми. «Бердәм диктант»ны язучылар арасында студентлар һәм мәктәп укучыларыннан тыш, табиб, укытучы, китапханәче, пенсионерлар, балалары белән бергә әти-әниләр дә бар иде.
- Безне диктант нәтиҗәләре бик куандырды. Ник дигәндә, 900дән артык катнашучының 10 проценты (95 кеше) диктантны – «бик яхшы» билгесенә, 30 проценты (276 кеше) «яхшы» билгесенә язды, – дип белдерде «Intertat.ru» хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар теллләре кафедрасы доценты, татар теле укытучысы Роза Әмирова.
10нан артык хаталары булучылар «бик начар» билгесе алган. Әйтергә кирәк, үз хаталарын тикшерергә теләүчеләргә Казан дәүләт медицина университетына 15 майга кадәр консультациягә килергә була. Аларга кайда, нинди хаталар җибәрелгәнлеге аңлатылачак.
Чыннан да, нәтиҗәләр оештыручылар уйлаганча килеп чыккан: иң яхшы билгеләрне студентлар алган. Аларның татар теле грамматикасын онытмаганы күренеп тора икән, чөнки мәктәптә алган күнекмәләре әле һаман да истә. Чарага кызы белән килгән әни кеше баласының диктантны бер ялгышсыз язуын белеп, бик шатланган.
Студентлар гына түгел, хастаханәләрнең баш табиблары да килгән диктант язарга. Мисал өчен, Казанның 18 хастаханәсе баш табибы Рөстәм Бакиров та үз хезмәттәшләре – табиблар белән «Бердәм диктант»ны язган.
– Әлеге чара бик әһәмиятле. Текст җиңел түгел. Безнең коллективта «Бердәм диктант» уздыру турындагы яңалыкны бик дәртләнеп кабул иттеләр. Хезмәттәшләрем балаларында ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялиләр, шуна күрә бу акциядән читтә кала алмадылар. Шушындый әһәмиятле чараны уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм, – ди Рөстәм Бакиров.
Диктант язучылар кагыйдәләрне беләме?
«Бердәм диктант»та катнашучыларның күбесендә тыныш билгеләре (пунктуация) белән бәйле хаталар шактый очраган. Әгәр рус теле буенча «Тоталь диктант» язган вакытта бер җирдә берничә төрле тыныш билгесе куеп булса, татар телендә мондый кагыйдәне кулланып булмый.
Башка очракларны карасак, Габдрахман Әпсәләмов «Ак чәчәкләр» әсәрендә «ачкансыман» сүзен кушып язган. Шуңа күрә диктантны оештыручылар автор сүзләрен үзгәртмичә, шул килеш калдырган. Роза Әмирова белдергәнчә, бу сүзне кушып язган кешеләргә аны хатага санамаганнар. Филологлар фикеренчә, текст алай ук катлаулы булмаган.
Шалтыратучылар күп булган...
Сер түгел, беренче коймак төерле була, диләр. Әйе, оештыручыларга да «Бердәм диктант» нәтиҗәләрен белергә теләп, шактый кеше мөрәҗәгать итә икән. Чөнки диктант вакытында күп кеше нәтиҗәләрне карар өчен махсус логин һәм парольләрне язып алырга өлгермәгән.
- Диктант язар алдыннан да, язып бетергәч тә, нәтиҗәләрне кайдан һәм ничек карап булганлыгы күрсәтелеп торырга тиеш иде. Без, оештыручылар, моның турында диктантта булачак укытучыларга да кат-кат әйттек. Тик, ни кызганыч, әллә язып җитешмәгәннәр, безгә мөрәҗәгать итүчеләр күп булды, – ди Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар теллләре кафедрасы өлкән укытучысы Ләйсән Юнысова.
Шунысы да бар: логин һәм парольләрне җыйгач, билгеле бер вузда язган кешеләрнең барысының да билгеләре күренеп тора. Ә оештыручылар исә һәркем үз билгесен генә карый алу мөмкинлеге булуын теләгән. Тик, ни кызганыч, быел сайт администраторы тарафыннан мондый теләк үтәлмәгән. Киләсе елга башкачарак булачак, дип сүз биргәннәр сайтка диктант язучыларның билгеләрен туплап керткән белгечләр.
«Бердәм диктант»ны «5»ле – «бик яхшы» билгесенә язучыларга «Бишлегә генә укучы дипломы» белән бергә истәлекле бүләк тә тапшырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан дәүләт медицина университетының төп бинасында 2016 елның 19 маенда узар, дип ниятлиләр. Ә Татарстанның башка шәһәрләрендә язучылар исә бүләкләрне үз калаларында алачак.
Әле һаман үз билгеләрен белмәүчеләр http://kazangmu.ru/dictant/result сылтамасы аша кереп, диктант язган вакытта әйтелгән логин һәм пароль аша үзенең нинди билге алганын белә ала.
сылтама
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.