«Сәләт» V Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 9-14 июль көннәрендә Биләр шәһәрендә узачак. Биләрдә уза торган фестиваль 20 нче тапкыр уздырылса, чараның халыкара дәрәҗәсен алуына быел 5 ел була.
Чара масштаблары белән узган елдагылардан калышмый. Мәсәлән, быел Татарстаннан, Россиянең дистәләгән төбәгеннән, чит илләрдән форумга килгән балаларның саны 5 меңгә җитәчәк. Әлбәттә, сан артыннан гына куу яхшы нәтиҗәләргә илтми. Шул сәбәпле быел инде традициягә кергән чаралар белән беррәттән яңаларын да уйлап тапканнар.
Форум һәм экология ничек бәйләнгән?
Шунысы мөһим: быел сәлкешләрнең (“Сәләт” аланнарында ял итүче яшьләр) игътибарын күңел пакьлеге белән беррәттән әйләнә-тирә мохит чисталыгына да юнәлдерергә җыеналар. Шул сәбәпле, форумда республикабызның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы актив катнаша. Чараның табигать кочагында уздырылуы “Күңел экологиясеннән – табигать экологиясенә” дигән темага туры килеп тора.
- Безнең алга куелган бурычларны җәмәгатьчелек, аеруча яшьләрдән башка башкарып чыгып булмый. Быелгы “Сәләт” форумы дәвамында экологик смена булдырылачак. Әгәр форумда иң кечкенә булышчылар экологик белем ала алса, бераз олыракларны исә үз проектларыбызга җәлеп итәчәкбез, – дип сөйләде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Форумга шулай ук Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның да килүе көтелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә форум катнашучыларын 13 июль көнне сәламләячәк.
Белем туплап ял ит!
Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин әйтүенчә, форумда сәлкешләрдән кала Татарстан мәктәпләре укучылары, урта һөнәри һәм югары һөнәри уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешма лидерлары да катнашачак.
Программа буенча Россия һәм Татарстан белгечләреннән мастер-класслар, Рус география җәмгыяте катнашучылары белән берлектә Кече Чирмешән елгасы киңлекләрен күзәтү – оештыручылар боларның барысын да вәгъдә итә.
– “Сәләт” форумының белем бирү программасы биш юнәлештән тора: мәгълүмати технологияләр, шәхси нәтиҗәлелек, карьера һәм уңыш белән идарә итү, үз кулларың белән нәрсәдер ясап карау, “Эко-Татарстан”. Белем бирү программасында катнашкан сәлкешләргә үзләренең активлыгы яки кызыклы соравы өчен махсус йолдызчыкларны тапшырыла. Аннан соң аларны форумның “фирменный” бүләкләренә алмаштырырга мөмкин. Бу шәхси һәм гомумалан исәбе буенча да бәяләнәчәк, – ди “Сәләт” форумының программа директоры Гүзәл Усманова.
Роботлар, эко-йортлар...
Шулай ук робот техникасы мәйданчыгында экороботлар, кояш батареяларындагы су тегермәне, үсемлекләргә су сиптерү системасы тәкъдим ителәчәк.
Татарстанның Фәннәр академиясе “Гамәли семиотика” институты белгечләре белән беррәттән, мастер-класс дәвамында балалар татар “робот”ын булдыруны сынап карый алачак. Институт тарафыннан булдырылган махсус мобиль кушымта татар телендәге сүз, гыйбарәләрне башка телгә тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирәчәк. “Шулай итеп, бу юнәлеш турында балалар да күбрәк беләчәк, шул ук вакытта институт белгечләре татар теленең технологияләрдә яши торган тел булуын күрсәтәчәк”, – ди “Сәләт” яшьләр фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә форумда “Мобиль экологик йорт” дигән проект та тормышка ашырылачак. Анда түбә урынына – кояш батареялары, тәрәзәләр урынына – мобиль телефоннар өчен зарядка станциясе булачак. Үз телефоныңа “хәл кертәсең” килсә, берничә минут бер рурында торган велосипед тәгәрмәчләрен әйләндерергә туры киләчәк.
http://intertat.ru/tt/
“Сәләт” форумында яңалыклар көтелә

Быелгы “Сәләт” форумы яңалыкларга шактый бай. Мәсәлән, татар “робот”ы, мобиль экологик йорт, экологик белем бирү – боларның барысын да форумга килеп, күреп була.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.