Яшермим, ул көнне мин эчемнән генә нинди каты бәгырьлеләр, дип, Мәрвия карчыкның туганнарын сүгеп йөрдем. Нинди булса да, туган бит ул, янәсе. Уйлана торгач, аларны акларга тырышып, апалары «ачы» теле, кыланышлары белән аларның да йөрәгенә мәңге кичермәслек яра ясагандыр, күрәсең, дигән фикергә килдем. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр шул...