Логотип
Язмыш

Үги ана оясы

Нәрсә, әтисен сагындымы? Ничә еллар күрешмәгән әтине ничек сагынасың, ди? Аның өзелеп чакырулары тәэсир иттеме? Һе, чакырыр да, үсеп җитте бит инде ташлап чыгып киткән кызы.


Нигә, нигә күзгә йокы керми соң? Күршеләре инде өченче төшләрен күрәләр бугай. Әнә сул як киштәдәгесе, саташып, нидер сөйләнеп тә алды. Поезд тәгәрмәчләре дә, «юк-юк» дип тукылдап, болай да тынгысыз күңелдәге вәсвәсәне арттыра.

Нишләп болай капыл гына юлга чыгасы итте соң әле ул? Каникулын башкача файдаланырга да була иде ләбаса. Иптәш кызларының берничәсе әнә көньякка йөрүче поездларга урнаштылар. Бер ишләре туган якларына – әти-әниләре янына кайтып китте. Ә ул әтисе янына кунакка бара, имеш. Бәлки файдасы тиеп куяр, дип уйлыйдыр әле, шуңа чакырадыр. Тияр, тими ни?

Аида ятагында әнә шундый кирле-мырлы уйларына уралып боргалана да тулгана. Юк, боларның берсе дә сәбәп түгел, өйләрендәге эчпошыргыч тынлыктан качуы иде бугай аның.

***

Әтисе кышкы күз ачкысыз буранлы кичтә ташлап китте аларны. Эшенә йөри торган букчасын гына алды. Әнисе һәрвакыттагыча ха-ха-халап көлеп калды. «Барыбер әйләнеп кайтасың ич син, нәрсә куркыткан буласың?» – дип тә кычкырды әле артыннан. Аида да шулай уйлаган иде. Беренче мәртәбә генә чыгып китүе түгел әтисенең. Әнисе дөрес әйтә. Барыбер берничә көннән әйләнеп кайта ул. Ә бу юлы әтисе, ишекне каты итеп ябып чыгып киткәч, кире әйләнеп керде. 4 яшьлек улына кулындагы сәгатен салып тоттырды. «Истәлегем итеп тагарсың, улым», – диде. Аида янына килеп, башын күкрәгенә кысып, гадәттәгечә күзләреннән үпте дә: «Сиңа ни калдырыйм икән соң, кызым? – дип аптырап калды. Аннары сумкасыннан бик кадерләп кенә саклый торган алтын каләмле авторучкасын алып, кызына сузды. – Миңа рәнҗемә, кызым. Вакытлар узгач, син... сез аңларсыз мине». Стенага сөялеп, матур сынын кочаклап баскан хатынына борылып та карамады әтисе. Кыз аны әнисенә дә нәрсәдер бүләк итәр дип көткән иде.

Аида кечкенәдән үк гаиләдәге ниндидер бер салкынлыкны тоеп үсте. Әмма фаҗигане бөтен тулылыгы белән әнисе авырга узгач кына аңлады. Баштарак ул бик гаҗәпләнде. Нигә? Юк, ул үзенең энесе яки сеңлесе булуга каршы түгел. Ләкин әнисенә 36 яшь бит инде, олыгаеп бара. Их, бала белән генә суынган араларны җылытып, өзелгән бәхетне ялгап булса икән ул? Монысын инде 14 яшьлек кыз бала да аңлый. Җитмәсә, сәламәтлеге дә юк үзенең. Әтисе эштән кайтуга, авырыйм, дип башын бәйләп куя, йә урынга ук барып ята. Бәбигә узгач, аеруча көйсезләнде, даими игътибар таләп итә. Исен яратмыйм дип, ашарга да әзерләми башлады. Соңгы арада гел коры-сары белән тукланалар. Ул катык, кефир, эремчек кебек нәрсәләрнең әчегән исе бөтен әйберләргә сеңде бугай инде. Әтиләре командировкага китә башласа, өйдә кара тавыш, кайткач – тагын.

Бала гаиләгә шатлык та, тынычлык та алып килмәде. Әниләре тагын да көйсезләнә төште, әтиләре үз эченә ныграк йомылды. Малайга Вольдемар дигән исем куштылар.

– Ни өчен Вольдемар? – дип үртәлде әтиләре. – Ичмасам, Руслан, Ринат дип кушыйк. Ул бит синең белән миннән туган татар баласы.

– Нәрсә, син – Илгизәр, мин – Дамирә булгач, ул Галимулла булырга тиешмени?

Бәхәсләшү мәгънәсез иде. Аидага да исемне әниләре кушкан. Әтисе ул чакта да риза булмаган. Шуңамы, ул аңа бер мәртәбә дә исеме белән дәшмәде, «кызым» дип йөртте.

12 яшендә Аида, миңа нигә шундый исем куштыгыз, дип сорады.

Әнисе аны «Аида» дип аталучы операга алып барды. Кайтканда, аңладыңмы инде, дип сорады, опера-балет, гомумән, сәнгать турында бик озак фәлсәфә сатты.

– Шуннан, – диде кыз, – минем бу операга ни катнашым бар?

– Бәрәңге, – дип ачуланды аны шул чакта әнисе. – Ичмасам син дә матурлыкны, сәнгать дөньясын аңлый белмисең. Музыка мәктәбенә юкка гына йөртәммени мин сине? Әтиең кебек үк бәрәңге син. – «Бәрәңге» аның иң яратып куллана торган хурлау, кимсетү сүзе.

Шушы вакыйгадан соң, әнисе еш кына: «Их, узды гомеркәйләрем заяга, – дип зарлана башлады. – Теге «бәрәңгегә» эстетиканың, моданың ни икәнен аңлата алмый бимазаландым, инде кызы да...»

...Кияүгә чыгып, балага узу сәбәпле, консерваториянең беренче курсын да тәмамлый алмады, тормышын дәрәҗәле урында эшләүче иренә һәм кызына багышларга булды Дамирә. Нишлисең, кайбер хатын-кызларның язмышы шундый инде, дип юатты үзен. Баштарак ирен опера тыңларга, балет карарга ияләштерергә тырышып карады. Барып чыкмагач, театр-концертлар белән генә канәгатьләнергә туры килде. Өйләрен, үз зәвыгына туры китереп, картиналар, антиквариат җиһаз, кыйммәтле әллә ниткән фарфор сыннар белән тутырды.

Вольдемар әтисе белән шаярганда ялгыш кына тиеп китеп кыйммәтле кытай вазасын төшереп ваткач, Дамирә тәмам туарылды, әйтмәгәнен калдырмады, малайны кыйнап ташламакчы булып, берничә мәртәбә суккалап та алды.

Әтиләре куырылып килде: «Безнең өйдә бер таш сын бар бит инде, матур, ләкин салкынлыгы әллә каян ук өшетеп тора, шул да бик җитеп ашкан», – дип малайны үзе белән ышыклады.

Шул көнне үсмер Аида аларның бер-берсенә бөтенләй чит, капма-каршы кешеләр булуын аңлады. Аңлады да коты очты.

***

Сәкинә ханым (әллә апамы, ничек дип дәшәргә соң аңа) – әтисенең яңа хатыны яшьтер, чибәрдер, мөгаен. Гадәттә, олыгая башлаган ирләр яшь хатынга өйләнәләр бит.

Аида тынычсыз төннән соң авырайган башын терсәкләренә салып, ирексездән үзалдына Сәкинә апасы белән бәхәсләшергә тотынды. «Алдан ук ачыклап куйыйк, безнең арада чебен аягы кадәр дә туганлык мөнәсәбәтләре булырга мөмкин түгел, – дип уйлады ул. – Мин, каникулда ял итәргә дип, үз әтием янына килдем. Бик ялынып чакыргач кына...»

– Нәрсә, кызый, син төшмисеңмени? Поезд бүтән бармый, бу – соңгы тукталыш.

Проводницаның кырыс тавышы аны уйларыннан аерып, чынбарлыкка кайтарды. Аида ашыга-ашыга җыенды да башкаларга иярде. Перронда... халык. Кайберләре үзләренең танышларын танып кычкыра, кул болгый ук башладылар. Кыз вагоннан сикереп төште дә халык арасында буталып калды. Кешеләр сирәгәйгәч, кемдер аны арттан килеп кочып алды. Әтисен шунда ук таныды ул – сулышыннан, исеннән. Борылып, аның муенына асылынганын сизми дә калды.

– Әтием! Әтием! Әллә ничек, үзгәргәнсең син, яшәреп киткәнсең димме?

Ходаем, ни сөйли ул? Шулай дип күрешергә әзерләнгән идемени? Дөрес, әзерләгән сүзләре аның хатыны Сәкинәгә иде. Ә ул күренми. Килмәгән. Дөрес эшләгән. Әтисенең үзе генә булуы яхшырак та әле.

– Бездә такси йөрми, кызым, – диде әтисе, Аиданың юл сумкасын алып. – Хәер, ерак яшәмибез без.

Юл буе сөйләшеп кайттылар. Аидага үз тормышы: институт, имтиханнар турында сөйләве җиңел булды, калганнары – газап. Бигрәк тә өйләрендәге хәлләргә кагылганнары.

– Менә кайтып та җиттек, – диде әтисе, сарыга буялган капканы ачып. Алар агачларга, чәчәкләргә күмелеп утырган гап-гади авыл йорты янына килеп туктаганнар икән. – Уз, кызым. Юынып ал да чәйләп алырбыз. Тиздән Сәкинә апаң да кайтып җитәр. Иртәрәк кайтырга тырышырмын, дигән иде.

Һе, әтисенең бу хатыны эшли икән. Кызык. Димәк, үзен иренә генә багышламаган.

Әтисе бертуктаусыз сөйләнә. Дулкынлана, күрәсең. Бәлки, килеп дөрес эшләмәгәндер Аида. Яшәсеннәр иде үз көйләренә тыныч кына.

– Менә хуҗабикә дә кайтып җитте...

Әтисе аны каршыларга капкага юнәлде.

Хатын ашыга иде. Шуңамы, аз гына аксабрак атлый. Яшь тә түгел икән: әтисе белән бер чамадарак. Артык чибәр дә түгел. Сөйкемле үзе, мөлаем. Зәвыклы булса да, киенүе дә гади генә. Әнисе моның янында курчак кебек. Һе, әтисе нәрсәсен ошатты икән соң бу апаның, дигән уйлар узды Аиданың башыннан.

– Килеп җиттеңме, Аида? – дип, кызга кулын сузды ханым. – Рәхим ит! – Аннан әтисенә дәште. – Әйттем бит мин сиңа бүген килә дип. Өченче көн дә, кичә дә сине каршыларга барды ул, Аида. Килүең өчен рәхмәт!

Сәкинә ханым үзен гади, табигый тота. Төчеләнми дә, ярарга да тырышмый. Шул табигыйлеге белән киеренкелекне йомшартты да куйды. Юкка гына әтисе аның кайтканын көтмәгән икән шул. Аида да үги ана йортына түгел, якын туганнарына кунакка килгәндәй хис итте.

Юлда килгәндә туган көнләшү хисе дә, киеренкелек тә әллә кая югалды. Әнә Сәкинә ханым тыныч кына өстәл әзерли. Әтисе аңа булыша. «Өйдә ул мондый эшләрдә катнашмый иде», – дип, тагын көнләшепме-гаҗәпләнепме уйлап куйды кыз.

Өйгә тәмле аш, камыр ризыклары исе таралды. Аидага бала чагына кайткан кебек рәхәт булып китте. Әбисе авылдан килгәч, әнә шундый тәмле исле аш, өчпочмаклар пешерә иде. Әнисе андыйга оста түгел. Алар гомер буе кичәге кәбестә ашы, кибеттән алган кәтлит, сосиска, колбаса белән йомырка кыздырып ашыйлар. Ә биредә ниләр генә юк! Кайсын гына ашасаң да, авызда эреп китә.

Ашаганнан соң, тиз генә табынны җыеп алып, Сәкинә ханым эшенә китте.

– Маратны кайтышлый бакчадан үзем кереп алырмын. Син бүген барып йөрмә инде, Аида белән бул, – диде әтисенә. – Ә син, Аида, ятып тор. Юлдан соң арыгансыңдыр, – дип, кызны верандадагы карават янына озатып куйды.

– Ошатсаң, синең урының биредә булыр. Бик рәхәт монда. Кичләрен айны күзләргә, йолдызлар санарга була. Нәкъ синең кебек матур кызлар урыны инде.

«Уллары да бар икән. Марат исемле. Матур исем. Кем кушты икән? Әтиседер, мөгаен». – Йокы аралаш Аида шулай уйлады.

***

...Әтисенең, урындык алып, әкрен генә Аиданың баш очына килеп утыруыннан, йокымсырап киткән кызының чәчләреннән сак кына сыйпавыннан уянып китте ул.

– Бик-бик сагындым сине, кызым. Вольдемарны да. Ул ничек, зур үскәндер инде? Мине исенә төшерәме?

– Ә әнине сагынмадыңмыни? – дип сорыйсы килде Аиданың. Дәшмәде. Әтисенең кәефен җибәрүдән курыкты. Әнә бит нинди бәхетле елмая ул.

– Ә син эшкә бармыйсыңмыни, әтием? – Аида әтисенең үтә дә якын кытыршы учларын кулына алып, яңакларына куйды.

– Мин отпуск алдым, кызым. Синең белән буласым килә. Чакыртып алмасалар.

– Сез бер дә ачуланышмыйсыздыр, әйеме, әтием?

– Болай да катлаулы тормышны нигә катлауландырырга, кызым?

– Ул кем? Кайда эшли?

– Китапханәче. Без аның белән хастаханәдә таныштык. Хәтерлисеңме, син җиденчедә укыганда мин, авариягә эләгеп, өч ай хастаханәдә яткан идем. Ул да шунда дәвалана иде. Егылганнан соң, аякларының нервлары кысылган булган. Теге көнне өйдән чыгып киткәч, мин кая барырга белми таңга чаклы урамда йөрдем дә, иртән туп-туры аның янына киттем. Адресы да юк иде. Бары бер район үзәгендә яшәгәнлеге генә истә калган. Эзләп таптым тагын. Ул кумады. Шулай яшәп киттек.

– Мин синең өчен бик шат, әтием!

«Ни сөйли ул? Шулай дип әйтергә әзерләнгән идемени? Әнисенә ни дияр? Дөрес, ул аңа әтисе янына барачагын әйтмәде. Башка шәһәргә практикага җибәрәләр диде дә бетте. Әнисе дә, кая, озаккамы, дип кызыксынмады».

***

Башта дөп-дөп аяк тавышлары ишетелде, аннан ишек шыгырдады. Кечкенә малай йөгереп килде дә әтисенең алдына менеп утырды.

– Син нигә Алма апаң белән исәнләшмисең? – дип битәрләп алды аны аны әнисе.

– Исәнмесез, – диде Марат, олыларча итеп. Аннан әкрен генә әтисенең тезеннән төшеп, Аида янына килде дә нәни бармагы белән аның кофтасындагы самолет төшерелгән значокка кагылды.

–​ Реактив самолетмы?

Аидага кинәт эссе булып китте. Малай аңа Вольдемарның яшькелт күзләре белән карый, аның тавышы белән эндәшә иде. Ул тиз генә бармагын чәнчи-чәнчи малайның күлмәк кесәсенә значогын беркетте. Марат шунда ук аны ниндидер Сережага күрсәтеп мактанырга йөгерде. Аннары әйләнеп керде дә:

– Син чынлап та минем апаммы? Нигә алайса озак кайтмадың? Сережаның апасы атна саен кайтып йөри әнә, – дип сорады. Тавышы өлкәннәрнеке кебек таләпчән яңгырый.

– Мин укуда идем. Моннан соң мин дә еш кайтып йөрермен, – диде Аида, малайның әтисенеке кебек бөдрә чәчле башын битләренә кысып. (Ни сөйли ул? Нинди еш кайтып йөрү, ди?)

– Ә син минем белән су коенырга йөрерсеңме? Теге зур башлы Илһам миңа «каз боты ашатканда» якларсыңмы?

– Әйе.

Яклаучысы барын тойган малай Аиданы кысып кочаклады. Аннан күзләрне әчеттереп Вольдемар исе килә иде.

...Төп-төгәл өч атна яшәде Аида биредә. Тагын калырга кыстаганнар иде дә, практика үтәсе бар, дип ялганлады. Әлбәттә, әтисе, ышанмаса да, аңлады аны.

Шулай да китәсе килми. Шундый тыныч, рәхәт бу йортта. Беркем театр уйнамый, ялганламый. Барысы да гап-гади, ап-ачык.

Беркөнне әтиләре соңлап кайтты. Маратны йоклаткач, Сәкинә апасы Аида белән озак кына сөйләшеп-серләшеп утырды.

– Бигрәкләр дә авыр ияләнде Илгизәр бирегә, – дип башлады ул сүзен. – Зур урыннарда эшләгән кешегә вазыйфасы да кечкенә тоелгандыр инде. Аннан бигрәк сезне сагынды. Беркөнне әйттем үзенә, бар, гаиләңә кайтып кил, теләсәң, калырсың, теләмәсәң, кире килерсең, дидем. «Юк, диде, бер кискән икмәк кире ябышмый. Кешенең дә, кошларныкы кебек, оясы бер генә була. Минем җылы, уңайлы оям биредә, сезнең янда». Ә син гел килеп йөр шулай. Күрәсең бит, әтиең нинди бәхетле!

Бу сөйләшүдән соң, Аиданың тынычлыгы югалды. Бердән Сәкинә апасының зирәклегенә, киң күңеллелегенә сокланса, икенчедән әтисенең бәхетле булуына шатланды. Һәм... әнисен чын күңеленнән жәлли башлады. Нинди бәхетсез икән бит ул?!

***

Теге көннәрдә – әтиләре чыгып киткәч, әниләре балтасы суга төшкән кешедәй миңгерәеп калды. Баскан урынында тораташтай ката да кала. Вольдемарның илереп елаганын да ишетми хәтта. Йә булмаса, пианино артына утыра да уйный да уйный. Аиданың коты очты. Әллә...

Шөкер, узды тагын. Әниләре эшкә урнашты. Сирәк булса да, ашарга әзерли, өй җыештыра башлады. Әмма йөзеннән моңсулык, күзләреннән сагыш китмәде. Аида аңлый: аны ялгызлык, хәтта үкенү хисләре изә бугай. Әтиләрен һаман да сагына, кайтыр дип көтә, ахрысы ул. Аида да көтте әтисен. Быелгы җәйгә кадәр көтте...

****

Аида иртәгә китә. Соңгы тапкыр су буйларын, комлыкны әйләнде. Өйне җыештырып чыгарды, үзе йоклый торган веранданы тәртипкә китерде. Сәкинә апасының кичтән әйткән сүзләрен искә төшереп, моңсу елмаеп куйды.

– Аида, бел, бу йортта синең үз урының бар, – диде ул кызга. – Ул да, без дә сине сагынып көтәрбез.

Кызык, йорттагы һәрнәрсә гомер буе биредә яшәгәндәй үз булып өлгергән икән инде аңа. Менә түгәрәк аш өстәле. Аның өстендәге төрле тәм-томнар ап-ак чигүле сөлге белән каплап куелган. Һәрвакыт үзенә тартып, ымсындырып тора. Әйтерсең, йорттагы иминлек, тынычлык турында сөйли.

Түрдәге тәрәзә кырыенда – әтисенең эш өстәле. Китаплар, эш кәгазьләре тәртипсез тәртип белән өеп куелган. Аларга беркем кагылмый, тузгытмый, актарынмый. Әти өстәле, әти урыны – изге бу өйдә.

Шунда ук ап-ак рамда өчәүләп төшкән фоторәсем. Әтисе бер кулы белән Сәкинәнең җилкәсеннән кысып кочаклаган. Гүя ычкынып китәр дә югалтырмын дип курка. Ә Сәкинә ханым иренә авыша төшеп, баласын күкрәгенә кыскан. Маратның исә куллары әнисендә, күзләре әтисендә. Тигез әти-әниле сабыйларга гына хас бәхетле елмаю белән елмая үзе.

Оя, дип әтисенең сүзләрен искә төшерде Аида. Кешеләрнең дә кошларныкы кебек оясы була. Бер генә була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тормышчан хикэя,бик ошады.Аида чын гаилэнен нинди булырга тиешлегенэ тошенде дип уйлыйм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      бик тэ якшы эсэр.окщаны.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәхмәт, ошады. Әтисе исән чакта күрешеп өлгергән, аңлашканнар.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Куп хикэялэрдэ,аерылышу булса,ир кеше гаепле икэнен укыйбыз!Бу хикэядэ инде алай тугел,шунын очен,укуыда кызыграк!

          Хәзер укыйлар