– Их, шул чакларга кире кайтып булса... Син дөрес әйткәнсең, беренче тормыш иптәше беренче була икән ул. Онытылмый... Менә монда утлы күмердәй гел көйрәп тора. Их-х! Рәшит җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.
Ул күзләрен зур итеп ачып тутырып безгә карый да тагын йома. Берничә минут шулай ята, аннан азрак хәл ала да тагын сөйләшә башлый. Сөйләшә дип, сөйләшү дә түгел инде бу: сорауларыбызга йә баш кагып, йә «әйе», «юк» дип кенә җавап бирә Рәшит.
Шулай итеп, алар Сак белән Сок кебек аерым яши башлады. Рәшитнең әниләре дә, Эльмираныкылар да, «Лераны алып калабыз, ирең янында бул, ялгызын яшәтмә», дисәләр дә, ул кире китәсе итмәде. Киресенчә, иренең әйләнеп кайтуына өметләнде. Тик аеры-чөере яшәгән гаиләнең кайчан нык булганы бар?! Ир белән хатын арасына да ниндидер салкынлык иңде. Дөрес, Рәшит һәр елны кайтып йөрде, кайткач, берни булмагандай гаиләсендә яшәде, кызлары белән әвәрә килде.
Шул кайтуларының берсендә кунакка килгәч, ул безгә Себердә икенче хатын белән яшәве турында сөйләде. Ул вакытта инде нефть эшеннән китеп, Сургутта үз бизнесын корып җибәргән иде.
– Ир кеше бит мин, – дип сүз башлады ул, күбрәк иремә мөрәҗәгать итеп. – Ул киребеткән Эльмирага күпме ялынырга була. Чакырдым, көттем, килмәде бит, инде үзенә үпкәләсен. Баштарак, буйдакларча, төрле хатыннар белән яшәп карадым, тик берсен дә үз итә алмадым. Оксананы яраттым менә. Яшь булса да (Оксана Рәшиттән 17 яшькә кече – Л. Ф.) сабыр ул, акыллы.
– Ә Эльмира? – дип чәчрәп чыктым мин. – Ул бит биредә бары кызыгыз хакына яшәп калды. Үзе һаман сине көтә. Ярата. Әтиегез үлгәч, авырып киткән әниегезне күпме карады! Башка туганнарың белән дә аралашып, ярдәмләшеп яши. Сания апа да аны килене кебек түгел, кызы күк күреп ярата.
– Ярата шул, әни дә Эльмираны ярата. Миңа караганда күбрәк тә бугай әле. Оксана хакында сөйләгәч, ул да тузынды, ишетәсем дә килми дип, мине өйдән үк куып чыгарды менә. Ул да миңа ялгыз яшәү авыр икәнне аңларга теләми. Бирегә кайт, ди. Ничек кайтыйм, анда бит минем бар эшем көйләнгән. Оксана да авырлы, тиздән улыбыз туачак. Малай бит, малай!
– Харап икән. Нәрсә, ул малайны Эльмира таба алмыймыни?
– Ул өченче бала турында ишетергә дә теләмәде. Миңа боларының мәшәкать-борчулары да бик җиткән, ди. Нинди борчулары булсын инде аларның? Акыллы, тәртипле бит минем кызлар. Мәктәптә дә әйбәт укыйлар, башка балалар кебек тәртипсезләнеп тә йөрмиләр. Матди яктан да хәсрәтләре юк – акчаны җитәрлек җибәреп торам.
– Ә кем шундый тәртипле итеп үстергән, тәрбияләгән соң аларны, йә? Кечкенәрәк чакларында, Лера белән айлар буе хастаханәдә ятканда олысы Ләйсән өчен ничек ут йотканын күрмәдең-белмәдең шул син аның. Лерагыз бер үлеп, бер терелгән вакытларда аның ничек шыр сөяккә калганын, аннан үзенең ничек авырганын да күрмәдең.
Ә хәзер аңа җиңел дисеңме? Балалар артыннан бүгенгедәй авыр, катлаулы заманда ата-ананың ике пар күзе генә түгел, биш пар булса да җитми. Кичләрен, алар өйгә кайтып кергәнче, ананың нинди утларда янганын да аңламыйсыз шул сез! Акча, имеш, җитәрлек җибәрәм, имеш. Эш акчада гынамыни? Их сез – ирләр?!
Чәпчүдән мине ирем туктатты:
– Кызмале син, Рәшит бит безгә җан тынычлыгы эзләп килгән. Аны бу арада ачуланучылар болай да күп булгандыр.
– Нинди җан тынычлыгы? Нәрсә турында сөйлисез сез? Эльмираның җан тынычлыгы хакында кем уйлый, ә?
– Ул берни дә белми. Мин аңа әйтмәдем әле. Әйтмичә дә булмас, аерылышасы бар бит. Малайны никахсыз тудырып булмый бит инде. Оксана да жәл, ул миңа ышана лабаса.
– Сөяркәң марҗамыни? Алар безнең татар ирләрен акыл җуярлык дәрәҗәгә җиткерә белә шул. Нәрсәләре белән гашыйк итә соң алар сезне шулкадәр?
– Кем белгән инде аны? Украинадан Оксана. Сургутка Киев университетыннан соң юллама белән килгән. Без аның белән килештек, кызларыма, гаиләмә ярдәм итеп торуга ул каршы түгел. Тик Эльмира белән әйбәтләп аңлашасы, әнинең бәхиллеген аласы иде бит менә. Сез киңәш бирерсез, ярдәм итәрсез дип ышанган идем, булмады болай булгач.
– Уйлама да!
Рәшит башын иеп чыгып китте. Соңыннан ишетүебезчә, әнисе Сания апа барыбер ризалыгын бирмәгән аңа. Рәшит киткәч, йөрәге авыртып, хастаханәгә үк кереп яткан. Шул ятудан озак та тормады, мәрхүмә булды ул. Аны җирләү хәстәрләрен дә Эльмира башлап йөрде, башка туганнарныкында да катнашты. Гомумән, бу нәселдән беркайчан да аерылмады ул. Ә теге чакта Рәшит белән ничек аңлашканнардыр, анысыннан без бихәбәр.
Бу хакта ул үзе беркайчан сөйләмәде, ә сорарга ничектер уңайсыз иде. Рәшит белән дә башка бу хакта сүз кузгатмадык. Ул, чынлап та, беренче гаиләсен ташламады: кызларын укытырга булышты, олысына Казанда фатир да алып бирде. Алар да әтиләре белән араларын өзмәде, ул гаиләсе белән Казанга күчеп кайткач та аралашып яшәделәр. Тик, туган якка кайтуына инде җиде ел үтсә дә (хәер, хатыны кайтканга дүрт кенә ел әле), Эльмира белән генә бер дә күрешкәннәре булмаган икән ләбаса.
– Мин аңа гел шылтыратып тордым, әмма ул минем тавышны ишетүгә йә кызларның берәрсен дәшә, йә трубканы ташлый иде, – дип Рәшит минем күңелемдәге соравыма җавап биреп тә өлгерде. Икебез дә бер нәрсә турында уйлаганбыз икән.
– Кызлар аша аннан ничә тапкыр кичерү дә сорадым, җавабы булмады. Соңгы тапкыр Германиягә барганда аның фатихасын аласым килеп шылтыраткан да идем, тагын сөйләшмәде. Бүген килерме икән инде?
– Килер, – дим. – Нишләп килмәсен?
– Әй, янына сине дә җибәрәсе калган икән. Сиңа каршы килмәгән булыр иде ул. Тик сөйләшеп утырасым килде шул. Йә, теге вакыттагыча ачулан инде, мин түзәргә әзер.
– Буласы булган бит инде, үткәннәрдә казынмыйк, Рәшит. Оксанаң да ошады миңа, бик ипле, төпле күренә.
– Ипле анысы, зарлана алмыйм. Минем характерга да, кызларыма булышуыма да түзеп яшәде бит. Башта бик карышса да, Казанга да кайтты менә. Тик нигәдер соңгы вакытта гел Эльмира искә төшә.
Авырганга дип уйлама, элек тә шулай иде. Бирегә күченеп яши башлагач, Оксананың кайтмавына да риза идем инде. Билгеле, баштарак ачуым килде. Аннары үзем дә сизмәстән кайтмавын тели башлаганмын. Беләсеңме, нигәдер соңгы елларда гел әтине, әнине сагынып яшәдем. Әнинең: «Ул бит беренче, аңлыйсыңмы, тилебаш, беренче хатын ул Аллаһтан, икенчесе шайтаннан», – дип ачуланганнары гел искә төшә. Их, менә хәзер янымда булсын иде дә әни, ачулансын, юк, кыйнасын иде мине...
Син ничек уйлыйсың, Эльмираның нигә бер дә минем белән сөйләшәсе, очрашасы килмәде икән? Югыйсә бит без бер мәртәбә дә кычкырышмадык. Кызлардан да гел сорашып тордым, ул аларга да минем хакта беркайчан да бернинди дә начар фикер әйтмәгән. Киресенчә: «Ул – сезнең әтиегез, аны тыңлагыз», – дия торган булган. Минем авырганымны белгәч тә, ничек бер дә күрәсе килмәде икән? Аңлый алмыйм...
Мин исә Рәшитнең бу өзгәләнүләрен аңламаудан гаҗиз идем. Күңелдә Эльмира өчен үртәлү дә бар. Җаны теләгән – елан ите ашаган дигәндәй, үзе аерылды, үзе ташлап китте бит. Нигә хәзер бәргәләнә? Әнә яшь, чибәр хатыны да янында бөтерелеп кенә йөри. Үзе омтылган бай тормышта да яшәде, дөньясын бар яктан да җитеш итеп корды. Хаста капризы гына дисәң, гомере буе газапланып яшәвен үзе әйтеп тора. Чынлап та, әби-бабайларның беренче мәхәббәтнең, беренче хәләл җефетеңнең беркайчан да онытылмавы, йөрәккә кадалган шырпы кебек гел җанны сулкылдатып торуы хакындагы сүзләре дөрес, ахры. Хәер, моны инде без, алтмышны ваклый башлаган кешеләр үзебез дә беләбез. Беренче мәхәббәтләре, җан сөйгәннәреннән аерым яшәүчеләргә мең мәртәбә авыррактыр, күрәсең. Алар да, Рәшит кебек, гомер буе сызланып, сагынып-саргаеп яшидер.
...Ишектә кыңгырау тавышы ишетелде. Оксананың ишекне ачып кемгәдер «тс-с» дигәнен мин ишетүдән бигрәк тоемладым бугай. Рәшит арып-талчыгып йокымсырап киткәннән соң урынымнан да кузгалырга куркып утырам. Менә бүлмә ишеге ачылды: Оксана башын тыгып миңа ым белән генә эндәште. Җавап бирергә өлгермәдем, ир шуны гына көтеп яткандай, көр тавыш белән: «Килеп җиттеләрме? – дип сорады. – Эльмира килгәнме?»
– Исәнме-е-е, Рәшит... – Эльмираның күзләрендә башта курку чагылып алды, аннары гаҗәпләнү, аннан шатлык балкып китте. Ул иргә таба бер-ике адым атлады да, икеләнеп, Оксанага борылып карады, аннан, кинәт тартылып, аның мендәренә капланып елый-үкси башлады.
– Елама, Эльмира, исән мин. Сине күрмичә, аңлашмыйча беркая да китмим дидем үз-үземә. Менә, китмәдем, көттем. Рәхмәт килгәнең өчен... Булганың өчен рәхмәт!
Ул Эльмираның кулларын ябык учларына алды да иреннәренә китерде. Оксана моны ук көтмәгән идеме, кырт борылып чыгып китте.
Бу бүлмәдә без дә артык идек, әкрен генә ишекне ябып, залга юнәлдек. Бераздан мин Оксана янына кухняга кердем. Ул елый иде. Миңа чиктән тыш уңайсыз булып китте. Әйтерсең, аның әрнүләренә мин дә гаепле.
– Гаепләмәгез, көнләшү түгел бу, юк, – дип әйтә алды ул бераздан, яшьләрен сөртеп. – Әллә ничек авыр булып китте... Мин сизеп, белеп тордым бит, аны гел юксынып яшәде ул. Шуңа күрә бирегә кайтасым да килмәгән иде. Киевта абыйлар сатып алырга фатир да белешеп куйган иде инде. Русланны жәлләдем. Әтисен бик ярата ул. Үземнең дә «әти!» дип әйтергә тилмереп үскән чакларым искә төште. Безнең әти дә яшьли китте.
Сигезенче класста гына укый идем әле. Руслан да сигезенчедә менә... Ул да ятим кала инде. Ярый әле Ләйсән белән Лера апасы бар. Кызлары әйбәт Эльмираның.
– ???
– Әйе, Эльмираның! Ул тәрбияләгән бит аларны шундый кече күңелле, мәрхәмәтле итеп. Бертуган сеңелләрем кебек якын алар миңа. Әле дә ярый алар бар...
Коридорда тавышлар ишетелде. Кызлар килгән икән. Алар әкрен генә кухняга керделәр дә сораулы карашларын безгә төбәделәр: йә, ничек?
– Сөйләшәләр. Сез дә комачауламагыз.
Аптыраулы карашыма Ләйсән җавап бирде:
– Оксана безгә әнинең киләчәген телефоннан әйткән иде. Рәхмәт инде үзегезгә. Әти юкка гына бу көннәрдә сезне көтмәгән икән. Юкса, әйткән булса, әнине без дә алып килә ала идек инде. Әйтмәде бит. Гомумән, кичә һәм бүген гел партизан кебек ятты ул. Безнең белән әллә ни сөйләшми, үзе генә калгач, кем беләндер бәхәсләшепме-бәхәсләшә. Керсәк, тынып кала.
Ләйсән бер читтә боек кына басып торган Оксананы барып кочаклады.
– Рәнҗемә инде, соңгы теләге бит.
– Юк-юк, сез нәрсә, нишләп рәнҗим, ди. Киресенчә, аның бүгенге бәхетенә шатланам. Әниегезне күрми китсә нинди үкенеч булыр иде.
Төн уртасы якынлашып килүне белгертеп сәгать сукты. Без кайтырга кузгалдык. Рәшитләр янына керергәме-юкмы дип барыбыз бергә бераз икеләнеп торганнан соң, саубуллашмый китү ярамас дип, ишек кактык.
– Китәсезмени, ярый, хушыгыз, – диде Рәшит, бөтен йөзе белән елмаеп. – Бүгенге бәхетле сәгатьләрем өчен рәхмәт сезгә. Юк, китмәгез, әйдәгез бергәләп аш ашыйбыз. Эльмира, әй..., юк, Оксана, ашың булдымы?
Ым кагып кына ул хатынын үз янына чакырды, тегесе якын килгәч, аның кулларын кулына алып, ягымлы итеп дәште:
– Сез миңа икегез дә бертигез кадерле. Икегез дә...
Рәшит шул төнне бу дөнья белән алыш-бирешен өзде. Без киткәч ул азрак аш ашаган, аннары Эльмира белән Оксананы янына утыртып, балаларына васыятен әйткән. Бакыйга исә йоклаган җиреннән күченгән. Без аны соңгы юлга мөселманча озаттык. Үзе бу хакта бер сүз әйтмәсә дә, Оксана шулай хәл итте. Күмү мәшәкатьләрен оештыруны исә Эльмира үз өстенә алды. Өчесен, җидесе, кырыгын да барыбыз бергәләп, мөселманча уздырдык...
фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Бик матур,тормышчан,уйландыручан хикәя.Рәхмәт сезгә.
0
0
1
0
Бик матур тормышчан,күңел кылларын кузгалтып укырлык итеп язылган.Күңелдә тәссирләр калдыра.Мондый язмалар биргәнегез өчен рәхмәт.
0
0
1
0
Рэхмэт. Гыйбрээтле язма.
0
0
1
0
Елый-елый укыдым...
0
0