Логотип
Проза

Соңарган туй

– Әни, әни, дим, син өйдәме? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Ник дип, озак алмый тордың бит. Без хәзер Инна белән безгә кайтмакчы идек. Резедәнең кинәт кенә хәле киткәндәй булды. Лып итеп урындыкка утырды да, беркавым хәл җыеп торганнан соң гына улына дәште...

Зы-ың-ң! Чы-н-ң-ң-ң!!!

Телефон тавышына әллә нишләп сискәнеп китте Резедә. Дөп-дөп итеп йөрәге дулап алды, чигәләре тартышып, сулыгып-сулыгып куйды. Әйтерсең ул ни дә булса хәбәр итә. Көненә дистәләрчә мәртәбә шалтырый бит юкса ул телефон. Нигә бу юлы шулкадәр мәет юраган козгын тавышыдай килбәтсез яңгырый соң аның тавышы? Әнә тагын: зы-ы-ың-ң-ң!

– Хәзер алам, ай Аллам ла, хәзер-хәзер, янгын чыкмагандыр ласа. Һай, кайларда шалтырый соң үзе? Йокы бүлмәсеннән киләме соң тавышы, залданмы? Ә-ә, биредә икән.

Резедә камырлы кулларын сөртә-сөртә телефонын алды. Улы икән лә, тавышы шулкадәр газиз.

– Әни, әни, дим, син өйдәме? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Ник дип, озак алмый тордың бит. Без хәзер Инна белән безгә кайтмакчы идек.

Резедәнең кинәт кенә хәле киткәндәй булды. Лып итеп урындыкка утырды да, беркавым хәл җыеп торганнан соң гына улына дәште.

– Әйе, улым, тыңлыйм.

– Әни, син мине ишетәсеңме соң, ник дәшмисең?

– Ишетәм, балам, ишетәм. Ярый-ярый, бик әйбәт булыр, пәрәмәчләрем дә өлгерде, кайтыгыз, улым. Тукта, кем белән кайтам дидең әле, йөргән кызым белән дисеңме?

– Әйе, әни, Инна белән. Үзең ич, таныштыр да таныштыр дип аптыратып бетердең.

– Ие, улым, таныштыр дим шул...

Ниндидер хәерсез көн, ахры, бүген. Резедә, каударланып, әле чәйнеккә барып тотынды, әле көзгегә күз салды. Халатына күзе төшеп, аны алыштырырга дип йокы бүлмәсенә йөгерде: булачак киленне болай гына каршыларга ярамас, бераз бизәнеп-төзәтенеп алырга кирәк. Борынына көйгән ис бәрелеп, кухняга йөгереп чыкса, газга эретергә куйган мае көеп маташа икән. Тиз генә газны сүндереп, калган камырын һәм итен җыештыра башлады. Пәрәмәчләренең бер генә табак икәнен күреп, кунак алдында оятка калмыйм тагын дия-дия, яңадан камырына тотынды. «Бигрәк аз булган бит бу, сеңелләр дә, сезнең якка барасыбыз бар, кайтканда кереп чыгарбыз дигән иде ләбаса», – дип сөйләнә-сөйләнә берничәне ясап кына өлгерде, ишек ачылган тавыш ишетелде.

– Әйдә-әйдә, курыкма, минем әни заманча әни ул, берни дә булмас. – Иң беренче улының тавышы ишетелде, аннары кыюсыз гына җаваплаган кыз бала тавышы колагын сагайтты.

– Барыбер куркам.

Аларны каршыларга ашыккан Резедә кызның тавышында ниндидер таныш аһәң ишеткәндәй булып, йөрәген тагын нидер «чеметеп» куйды. Ник икәнен үзе дә аңламыйча, күрешергә дип сузган кулын да
тиз генә алъяпкычы астына яшерде. Аннары гына, ялгыш эшләгәнлеген искәреп, ике куллап күреште.

– Исәнме, кызым. Әйдә-әйдә, түрдән уз.

– Исәнмесез-с-с, – диде кыз, комачтай кызарып.

Һай Аллам, кайда ишеткәнем бар соң минем «з» авазын болай үзгә итеп әйткәнне, дип уйлап алды ана. Үзе, елмаерга тырышып, яшьләрне табын янына дәште.

– Әйдәгез, балалар, пәрәмәчләрем яңа пешеп чыкты. Әле Тәти апаң белән Алма апаң да кереп чыгабыз диделәр. Кибетләргә чыккан булганнар икән, сусаганнар, чәй куеп тор, дип шалтыраттылар, – диде ул озын буйлы, чибәр улына сокланып карап.

Чәй табыны әзерләгәндә Резедә тагын каушап калды. Әле тиз-тиз чәй ясады, әле плитәдә пешеп ятучы пәрәмәчләре янына йөгерде. «Әй Ходаем, тагын көеп яталар икән инде. Нинди көн булды соң бу?» – дип, үзалдына тиргәнә-тиргәнә яшьләр янына залга чыкты. Башка вакытта теле телгә йокмый, гел шаярып сөйләшә торган Ринаты да нигәдер боегып калган шикелле. Гадәттә сүзгә кесәгә керми торган ананың да, тел очында сораулары күп булса да, теле аңкавына ябышкан кебек.

Әллә ни чибәр түгел икән үзе, каен гөмбәседәй аксыл чырайлы дип уйлады Резедә, суынган чәен болгата-болгата. Бөдрәләнеп торган кап-кара чәчле, янып торган кара күзле чибәр улы дөньясын онытып нәрсәсенә гашыйк булды икән соң моның? Хәер, күзләре матур икән, каймалы, озын керфекләренә дә бернинди тушь-мазар кирәкми, болай да сөрмәләнеп торалар. Иреннәре дә кабарынкы, сусыллар. Мондый матур иреннәрне күптән түгел генә күрде ич әле ул. Кайда соң?..

Әй Ходаем, нишләп утыра соң ул, бәлки, бу кыз булачак киленедер, сөйләшергә, елмаерга кирәк ләбаса. Ә аның нигәдер үксеп-үксеп елыйсы килә. Улына да үпкәсе бар аның. Соңгы арада вакытын гел шушы чәчби белән үткәрә, өйгә соң гына – йокларга гына кайта. Аналарның язмышы шундыйдыр инде, бар гомерен шуларга багышлап үстерә дә багалмасын, аннары чит-ят кулларга биреп җибәрә. Тукта, нишләп җибәрә, аның улы киленне бирегә алып кайтачак. Фатирлары өч бүлмәле ләбаса: сыярлар. Әй лә, барыбер аныкы булмый инде ул, әнә бит сөйгәненә ничек яратып карый. Булдыра алса, йотар иде. Илгизәре дә шулай ярата аны, ярата... иде. Улы әтисенә охшаган. Үзсүзле булуы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә. Аның кебек үк баһадир гәүдәле, каратут матур йөзле.

– Әни, әни, дим, нәрсә булды соң сиңа? Безне күрмисең дә, ишетмисең дә.

Улы аңа дәшә икән бит, ә ул дөньясын онытып утыра. Болай ярамый, үзеңне кулга ал, дип боерды үз-үзенә Резедә. Һәм көчләп елмайды.

– И-и улым, менә сезгә карап яшь чакларым искә төшеп китте әле. Була торган хәл, игътибар итмәгез. Бигрәк матур чагыгыз дип сокланып утырам.

– Әни, ни... Без сиңа өйләнешергә гариза бирүебез турында әйтмәкче идек. Бер айдан туебыз.

– Туй дисеңме, улым, кем өйләнә?

– Без, дим, ич, аңыңа кил инде, әни. Без кайтканнан бирле «әллә кайда» йөрисең.

– Ничек... сез?

– Әйе, без. Бер айдан туй, ресторанда. Акчаны әти түлим, диде.

– Ничек... әтиең түли, шул сөйрәлчек әтиеңме?

...

– ЗАГСка гариза бирдек дисеңме? Кемнән рөхсәт сорадыгыз? Әнигә бу хакта туйга бер ай калгач кына әйтәләрмени? И-и бала, бала...

– Сине алдан борчыйсым килмәде, әни. Аннан... Син рөхсәт тә итмәс идең.

– Итмәс идең дип... Синең тагын ике ел укыйсың бар бит әле. Аннары минем әле туй ясарлык акчам да юк. Күрәсең бит, фатирга ремонт ясыйбыз. Аның да әле очы-кырые күренми.

– Менә шул-шул...

– Нәрсә шул? Иң беренче бу хакта мин белергә тиеш түгел идеммени, мин бит – синең анаң! Тукта, нәрсә дидең әле, туйга акчаны әти бирә, дисеңме? Димәк, син иң беренче бу хакта аңа әйттең, аның белән киңәштең, ә?

– Ярар инде, әни, Инна барында алай сөйләшмик.

– Иннамыни? Белмәсенмени? Ул синең әниең дә барлыгын белгәндер бит кияүгә җыенганда? Әйдә, башта әниең белән сөйләшик, аның рөхсәтен алыйк, дип, иң беренче ул әйтергә тиеш иде мәнле бала булса.

– Мин нәкъ шушындый сөйләшү буласын белгәнгә сиңа әйтмәдем дә инде. Аннары...

– Нәрсә аннары?

– Юк, болай гына...

– Әйтеп бетер, бер булгач булсын инде.

– Инна бит...

Шул вакыт ишектә кыңгырау шалтырады. Ринат, авыр сөйләшүдән котылганына сөенеп, ишек ачарга юнәлде. Гадәттәгечә шау-гөр килеп сеңелләре килеп керде. Коридорда ук алар: «Ниһаять, сине дә күрер көн булыр икән, апаны саргайтып үтерәсең бит ин-де!» – дип, энекәшләрен «кыздырып» алдылар да
залга үттеләр.

– Бәрәч, бу чәчби нишләп утыра биредә? – дип кычкырып җибәрде кинәт кече сеңелләре Мәүлидә Иннаны күргәч.

– Апакайлар, таныш булыгыз, Инна – минем булачак хатыным. Без тиздән өйләнешәбез, – диде Ринат ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.

Аннары кыюсыз гына: «Барыгыз да туйга рәхим итегез», – дип өстәде.

– Булачак хатының шушымыни? – диде Мәүлидә зәһәрләнеп.

– Мәүлидә апа, чамалап!

– Апай, нәрсә карап торасың, нигә куып чыгар-мыйсың аны? Бу бит, бу бит...

– Кем? – диделәр Резедә белән Нурия беравыздан.

– Соң, Илгизәреңне тартып алган хатынның кызы бит бу.

Ниһаять, исенә төште Резедәнең: чынлап та иренең сөяркәсенең кызы ич бу. Ә ул кайчаннан бирле тавышы да, иреннәре дә таныш кебек дип баш вата. Теге вакытта иренең офисына аңлашырга баргач, кабинетында сөяркәсе дә, шушы кыз да бар иде шул. Үзе генә барырга шикләнеп, чая, батыр икәнлеген күздә тотып, сеңлесе Мәүлидәне дә иярткән иде ләбаса. Әйтәм аны иртәдән бирле күңеле нидер сизенеп үрсәләнде, кулыннан эш төште – менә нигә булган икән. Улы, бердәнбер газиз улы әнисенең көндәше кызына өйләнергә йөри диген, ә?

– И-и Аллакайгынам, башка сыя торган хәбәрмени бу? Син, син... – Җөмләсенең башын пышылдап, ахырын үтә кычкырып әйтте дә гөрселдәп идәнгә ауды.

 

* * *

...Айнып, күзләрен ачканда ике сеңлесе дә янында елашып утыра иде. Резедә башта аптырап калды, як-ягына каранып, үз өендә икәнлеген белгәч кенә бераз тынычланып, башын калкытты.

Аңына килгәнен күреп сеңелләре елый-елый
ах-ух килә башладылар, Аллага шөкер, үтте, диештеләр.

– Сез ник елашасыз, берәр нәрсә булмагандыр
бит? – дип, сорауларга күмеп ташлады аларны апалары, урыныннан торырга маташып.

– Аллага шөкер, Аллага шөкер, – дия-дия, Нурия кайнар чәй алып кереп апасына сузды. – Ятып тор, апа, зинһар торма, йә тагын башың әйләнә башлар. Хәзер Исламнар да килеп җитә. Әнә, килделәр дә.

Бигрәк уңды инде сеңелләре ирләреннән, дип сөенеп куйды Резедә. Менә, ичмасам, алар чын мишәр кызлары. Ирләрен ничегрәк биетәләр әнәтерәк. Ул гына андый була алмады, гаиләдә ир баш булырга тиеш, дип, һаман Илгизәрен беренче урынга куеп килде. Ә ул әнә... Үз эшен булдырып, баеп киткәч кенә...

Ирен бизнес-көндәшләре канга батырып кыйнап, ишек төбенә китереп ташлаганда җиңел булдымы әллә Резедәгә? Ә берничә тапкыр «янып», муеннан бурычка баткан чакларында рәхәт булдымы? Ярый әле сеңелләре белән кияү-балакайлар, дусларыннан, таныш-белешләрдән бурычка акча җыя-җыя, ярдәмнәреннән ташламады. Кесәдә бер тиен акча булмаган чакларында сумка-сумка ашамлыкны алар ташымаса, нишләрләр иде икән? Ә Илгизәр берни дә барып чыкмаудан кайгырып эчүгә сабышкач ниләр генә күрмәде ул... Ниһаять, тернәкләнеп, кешечә яши башлагач кына... Ичмасам, сөяркәсе яңа байларныкы кебек яшь, чибәр булса икән әле. Их... Әрнүдән янә үрсәләнеп елый башлады хатын.

– Йә инде, апай, тынычлан, елама, таш яуса да өйләндермибез без аны ул чәчбигә.

– Кемне өйләндермисез? Нинди чәчбигә? Соң инде, кайтмый хәзер Илгизәр бирегә, пропискадан да төшкән, үз өлешеннән дә баш тарткан, шалтыратып әйтте.

– Син нәрсә инде, апай, нинди Илгизәр? Улың, Ринат... көндәшеңнең кызына өйләнергә йөри бит әнә.

Ире Ислам белән апасы Нурия икесе берьюлы Мәүлидәнең аягына бастылар. Туктап тор, янәсе.

– Нәрсәсен яшерәсең инде аның, – дип кызып китте төпчек сеңел. – Апай, шөкер, аңына килде. Кстати, син төп-төгәл биш сәгать уянмыйча йокладың, «скорый» да килеп китте, хастаханәгә бирмәдек, – дип дәште ул апасына. – Хәзер инде туйны булдырмау хәстәрен күрергә кирәк.

– Нинди туй? Кем өйләнә соң?

Ул күзләрен тутырып әле бер сеңлесенә, аннары икенчесенә, кияүләргә карады. Аннары йөрәк турысын каты итеп нидер кысып алгач, «аһ!» итеп куйды да башы тагын мендәргә салынып төште. Сеңелләре, бер-берсенә карашып, аптырап калды. Хәтта нинди чая Мәүлидә дә телен тешләде.

Әһә, исенә төште, әле генә улы, бердәнбере, бәгырь җимеше кан дошманының кызына өйләнәчәген хәбәр итте ләбаса. Ничек оялмый ул, ничек җөрьәт итә?

Резедә янә такмаклый-такмаклый еларга кереште.

– Булмый туй, булмый! Әйтегез аларга, мин исән чагында бернинди дә туй булмаячак!

...Туй, чынлап та, кичектерелде. Тере мәеткә әйләнгән Резедәне сеңелләре бер генә көнгә дә ялгызын гына калдырмадылар. Ринаты та өйләренә иртәрәк кайтырга тырыша хәзер. Тик үз эченә йомылганнан-йомыла бара шул балакай. Әнисе белән исәнләшә, хәлен сораша да, үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Ябыкты бахыр, коры сөяккә калды. Илгизәр телефон аша да, килеп тә берничә тапкыр аңлашырга теләгән иде дә Резедә аны куып чыгарды. Әнә инде әйтәсе сүзен хат белән юллаган. Сеңлесе, ишегегезгә ниндидер конверт кыстырып киткәннәр, дип алып керде. Бергәләп ачып карасалар – Илгизәр кулы.

«Резедә! Беләм, син мине гафу итү генә түгел, күралмыйсың, һәм син мең мәртәбә хаклы, – дип башлана хат. – Тик, зинһарлап сорыйм, хатымны укып чыгарга көч тап. Нинди генә карар кабул итсәң дә, синеңчә булачак. Аңла, зинһар, син дә бит минем иң якын, кадерле кешем. Иң авыр вакытларымда таянычым булдың, моны үлгәнче онытачагым юк. Тик нишлим соң, йөрәккә боерык биреп булмый бит. Син – акыллы һәм көчле хатын, мине аңларсың дип уйлыйм.

Бергә яшәгән матур елларыбыз хакына сорыйм, ялварам, балаларның бәхетенә балта чапмыйк, аларның ни гаебе бар инде? Алар бит безгә кадәр үк таныш булганнар. Мин бу хакта инде Алсинә белән яши башлагач кына белдем. Ринат белән киләчәк турында йөз мәртәбә аңлаштык. Башта мин дә аларның өйләнешүләренә каршы идем. Әниең моңа беркайчан да риза булмаячак, ул икебезгә дә бик нык рәнҗиячәк, дип, кат-кат аңлатырга тырыштым. Тик бер-берсен оныта алмадылар бит. Белмим, язмыш шаяруымы бу, безне шулай җәзалавымы?

Риза булсаң, барлык матди чыгымнарны – балаларныкын да, синекен дә үз өстемә алам. Карышма гына, мин сине ташламыйм, дип, ничә мәртәбә әйттем бит, тыңламыйсың гына. Минем бит бар да хәтердә, берсен дә онытмадым. Бүгенге барлыгымда синең дә өлешең зур, бик зу-ур! Ярый, син каршы булсаң, туй ясамабыз, тик никахка каршы килмә, зинһар. Яшәп карасыннар, бәлки, бер-берсеннән суынырлар да әле.

Уйла. Уйла? Уйла!»

– Кабахәт, юха елан! – диде Мәүлидә, хатны бергәләп укып чыккач.

– Юк, түгел, алай димә инде. Язмыш бу, язмыш. Аның мине ни өчен болай рәхимсез рәвештә җәзалавын да аңладым шикелле. Хәтерлисеңме, югары оч Хәкимулланы?

– Хәтерләмәскә. Соң ул Нурия апаның классташы иде ич, синнән өч яшькә кечкенә. Буйга да синнән күпкә кайтыш иде. Син аны гел, үскәнем, үскәч килерсең, яме, дип үрти идең. Кит инде, монда Хәкимулланың ни катнашы бар. Үткән эшкә салават дип әйтә иде әбкәй, хәтерлисеңме?

– Алай димә, канәтем, күрәсең, бик нык рәнҗегәндер ул миңа. Илгизәрнең хыянәте дә шуның өчен җәзадыр. Начар кеше түгел бит ул. Әнә, нинди хат язган...

– Син нәрсә инде, апай, гафу иттеңме әллә җизнине?

– Сүз безнең хакта түгел бит, сеңелкәем. Бала – бәгырь ите, дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул, кай яктан гына кагылсаң да авырта. Һай, авырта... Ярый инде, шулай язган икән, өйләнешсеннәр. Соңарып булса да, туе да булсын. И-и Ходаем, ничекләр генә ул кызны киленем итеп кабул итәрмен дә, ничекләр яшәп бетәрбез? Бир сабырлык, бер Аллам, бир түзем...

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/sad-depressed-woman-with-anxiety-laying-on-sofa-in-solitude-suffering-from-chronic-disease-difficulties-desperate-stressed-adult-with-depression-resting-and-feeling-suicidal_26677675.htm#page=18&query=%D0%BF%D0%B5%D1%87%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B0%D1%8F%20%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D1%89%D0%B8%D0%BD%D0%B0&position=2&from_view=search&track=sph">Изображение от DCStudio</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК ошады хикеягез

    • аватар Без имени

      0

      0

      Андый очраклар була шул

      Хәзер укыйлар