Варикоз - нәсел чире

Варикоз – тире астындагы вак веналарның киңәюе – еш очрый торган чирләрнең берсе. Лифтка керсәң дә, транспортка утырсаң да, варикозны яңа ысуллар белән дәвалаучы үзәкләрнең рекламаларына юлыгасың. Нинди чир соң ул, һәм рекламада күрсәтелүче ул ысуллар чынлап та ышанычлымы? Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Илдар Хәлилов белән сөйләшәбез.
 
«Миңа калса, кешеләрне варикоз белән чамадан тыш куркыталар. Чынлыкта, әлеге чир турында сөйләгәннәрнең күбесе дөреслеккә туры да килеп бетми. Безгә варикоздан интегүче пациентлар еш мөрәҗәгать итә. Аларның күбесе рекламадагы дәвалау үзәкләрендә булган, андагы мәгълүматтан югалып калган кешеләр була. «Кичекмәстән операция ясатмасагыз, ахыры бик хәтәр, хәтта үлем белән дә төгәлләнергә мөмкин», – диләр аларга. Варикоз кешене үлемгә китерә торган чир түгел. Гомере буе варикоз белән яшәп, 90 яшенә җитүчеләр дә бар.
 
Алай да иң беренче сорауга җавап бирик әле – каян килеп чыга ул? Күпләр уйлаганча, авыр күтәрүдән генә барлыкка киләме? 
Иң төп сәбәп – нәселдәнлек. Веналар кан тамырларының каркасы зәгыйфь булу аркасында киңәя. Ә моның өчен геннар гаепле. Әлеге ген аркасында кемдәдер яссытабанлылык, касык бүсере күзәтелергә мөмкин. Әгәр дә каркас нык булса, авыр күтәргәннән дә, аяк өстендә озак басып торганнан яки биек үкчә белән йөргәннән генә варикоз барлыкка килми. 
Ә менә веналарның каркасы тумыштан ук зәгыйфь булып, кеше билгеле бер тормыш шартларына эләгә – көне буе аяк өсте торып эшли, даими рәвештә авыр күтәрә икән, билгеле, кан тамырлары киңәя.
Күп очракта хатын-кызларда варикозның беренче билгеләре йөклелек чорында беленә башлый. Сәбәбе – карындагы яралгы оча сөягендә урнашкан кан тамырларын кыса, веналардагы кан тулысынча куылып бетми – тамырларга көч килә. Бу чорда организм гормоннар үзгәреше кичерә, шуның аркасында да кан тамырларының тотрыклылыгы кими. 
Кан тамырларының эчендә кечкенә генә клапаннар бар. Аяк веналарында кан астан өскә таба йөри. Бу процесста әнә шушы клапаннар да катнаша – канны өскә куып, алар ябылалар һәм кирегә агарга ирек бирмиләр. Ә кан тамырлары киңәйгәч, клапаннар тулысынча ябылып бетми, веналарда кан тоткарлыгы күзәтелә. Бу үз чиратында тромблар барлыкка килүгә этәргеч булырга мөмкин. Тромбларның кайчак эчке веналарга үтеп керү ихтималы бар, ә менә бу, чынлап та, куркыныч диагноз. Варикоз белән мөрәҗәгать итүчеләрнең 30-40 процентында канны кирәгеннән тыш куертучы ген булуы ачыклана. 

Варикоз үзе алты стадиядә уза. 
Баштагы стадиядә кеше бернинди дә уңайсызлык сизми. Ләкин нәселләрендә кан тамырлары киңәүдән интегүче кешеләр булуы гына аны сагаерга мәҗбүр итә.
Икенче стадиядә аяк балтырларында, тез астында вак веналар күренә башлый.
Өченче стадиядә аякларда авырлык, шешенкелек, кычыту сизелә. 
Алга таба төнлә балтыр мускулларын көзән җыеру башлана. Көзән җыерганнан аякка җылымса ванна ясау бик булыша. 
 
Кайчак яшь кенә кызлар киләләр дә, үкчәле аяк киеме кияргә дә, кояшта кызынырга да ярамыймы инде, диләр. Дөрестә дә халыкта варикозга бәйле төрле мифлар яшәп килә. 
1. Җәяү йөрергә ярамый. Чынлыкта, җәяү йөрергә кирәк. Икенче эш, һәркемнең организмының үз мөмкинлекләре бар. Кемдер өчен ул берничә йөз метр, кемдер өчен берничә чакрым. Әгәр дә төнлә белән аяк сызлый, көзән җыера икән, димәк, артыгы йөрелгән. Ә менә бер хәрәкәтсез, озак вакыт аяк өстендә басып тору, чынлап та ярамый – кан тамырларына көч килә.
2. Авыр күтәрү тыела. 25 килолы сумка күтәреп, беркем дә берничә чакрым йөрмидер инде хәзер. Артык көчәнмәслек кенә кул йөгеннән зыян булмас. Бу очракта да организмның мөмкинлекләреннән чыгып карарга кирәк. 
3. Кояшта кызыну зарарлы. Озаклап кояшта кызыну, гомумән, теләсә кем өчен зарарлы. Сәгатьләр буе эссе кояш астында ятмыйча, чамасын гына белеп кызынырга була.
4. Кайнар мунчага кермәскә! Кайнар мунча түгел, кайнар ванна куркынычрак. Кан тамырлары киңәйгәндә аякларны озак вакытка җылы суга тыгып тору зыянлы. 
5. Биек күчәле аяк киеме кияргә ярамый. Көн дәвамында биек үкчәдән йөрү беркемгә дә ярамый. Үкчә 4 см артык булса, балтыр мускуллары эшләми. Ул мускуллар эшләмәгәч, веналарда кан тоткарлыгы барлыкка килә. Иң кулае – 3-4 см күчәле аяк киеме.

Хатын-кызларның, билгеле, матур буласылары килә, биек үкчәле аяк киемнәрен 2-3 сәгатьтән артык кимәскә кирәк. 
Без, табиблар, варикоздан иң яхшы профилактика дип йөзүне атыйбыз. Йөзгәндә аякларга вертикаль басым юк, шул ук вакытта балтыр мускуллары эшли. Яткан килеш әйләндерелүче велосипед тренажеры да әйбәт. 
Мускулларның һәм веналарның тонусын күтәрүгә дә игътибар итәргә кирәк. Аның ике юлы бар. Беренчесе дарулар –флеботониклар куллану. Икенчесе – механик юл – махсус трикотаждан бәйләнгән оеклар кию. 
Тромблар барлыкка килмәсен өчен су эчүне гадәткә кертү мөһим. Елның эссе вакытында көнгә 2 литрдан да кимрәк булмаган күләмдә чиста су эчәргә кирәк. 
Варикозны гадәттә операция юлы белән дәвалыйлар. Ул да берничә төрле. Иң ышанычлысы – классик операция. Бу очракта киңәйгән венаны алып ташлыйлар. 
Күп кенә түләүле үзәкләрдә веналарга операция лазер яки радиоешлык ярдәмендә ясала. Сафтан чыккан кан тамырына электрод үткәреп, эчке венага тоташкан урында аның стеналарын эретеп ябыштыралар. Бу тиз һәм җәрәхәтсез ысул, ләкин рецедивлар булырга мөмкин. 
Радиоешлык белән ясаганда лазер урынына радиодулкыннар кулланыла.
Химик ысулы да бар: веналарны махсус препарат белән эретеп ябыштыралар. Кемгә нинди ысул кулайрак буласын, әлбәттә, табиб – кан тамырлары хирургы билгели.

фото: https://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11123
    5
    141
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6771
    1
    90
  • 7788
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8814
    1
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
  • 24 сентябрь 2020 - 05:08
    Без имени
    Купме бала устерергэ кочен житэ, шул кадэр табарга кирэк минемчэ. А не плыть по течению. Башны да эшлэту кирэк.......
    ​Туасы Җаннар хакына
  • 24 сентябрь 2020 - 10:43
    Без имени
    Кирэкми ул кире кайту. Шундый яхшы ирен була торып. Калсын кунел турендэ генэ...
    Кар бөртеге
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...