Логотип
Сәламәтлек

Хатын-кыз йөрәге

Әңгәмәдәшебез - югары категорияле табиб Анна СЕМЕНЫЧЕВА.


Уяу булыгыз

Элегрәк климакс яшенә кермәгән хатын-кызларга йөрәк җәһәтеннән борчылырга сәбәп юк, аларны махсус гормоннар – эстрогеннар саклый дип уйланыла иде. Фәкать 50 яшьләр тирәсендә генә аларның инфаркт алу ихтималы ир-атларныкы белән тигезләшә иде. Ләкин хәзер инфаркт куркынычы ун елга иртәрәк ишек шакый. 40 яшь тулып килгәндә организмда гормоннар нисбәте үзгәрә. Һәм хатын-кыз, ирләр кебек үк, хәвеф зонасына эләгә. Шулай итеп, табигать тарафыннан салынган саклык чарасы йомшара, тик менә еллар дәвамында ваемсызлыкка ияләшкән хатын-кыз гына яклаучысыз кала. Хәтта ки кайбер табиблар әле һаман йөрәк авырулары ирләр өчен генә хәтәр ул дип саный.
Йөрәк өянәге була калганда хатын-кызларда үлем-китем очрагы ешрак күзәтелә. Миокард инфаркты булганнан соңгы бер елда хатын-кызлар бер ярым тапкырга күбрәк үлә.


! 40 белән 50 яшь арасындагы хатыннарда миокард инфаркты яки башка төрле йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу тагын бер сәбәп аркасында игътибарсыз кала.
Бу сәбәп — йөрәк саусызлы-гының климакс вакытындагы билге­ләр белән бик тә охшаш булуы. 

Хатын-кызларга еш кына «климакс вакытындагы «невроз», «дисгормональ кардиопатия», «дистония» кебек диагнозлар куела. Югыйсә җентеклерәк тикшерү уздырганда аларда ишемия билгеләре табылыр иде. Нәкъ шул яшьләрдә хатын-кызлардагы инфарктның билгеләре гадәтидән аерылыбрак тора.
 

Сарык тиресе ябынган бүре

Диагноз куючы табибка авырту булганда диагноз кую җиңелрәк. Ләкин бу очракта авыртуның күкрәк һәм йөрәк тирәсендә туплануы мөһим. Гадәти стенокардия өянәгеннән аермалы буларак, авырту бик көчле була. Әгәр дә авырту урыны үзгәреп тормый, ягъни ул сул кулга, калак сөяге тирәсенә, җил­кәгә бәрә икән, бу очракта диагноз ачык. Авырту уң кулда яки ике кулда да, ике калак сөяге арасында, аскы теш казналыгы, муен тирәсен­дә, сул аякта сизелә икән, диагноз кую озаккарак сузыла. Инде килеп, шушы билгеләр булып та, йөрәк үзе авыртмаса, йөрәк өянәген артрит, остеохондроз, яңак нервысы ялкынсыну белән бутарга мөмкиннәр.

Кайвакыт йөрәк саусызлыгы астма рәвешен алырга да мөмкин. Әгәр сез башкалар зарланмаган вакытта бинада һавасызлыктан буыла башлыйсыз икән, бу хакта табибка хәбәр итәргә ашыгыгыз.

Байтак очракларда инфаркт алды халәте ашказаны чире, агулану, гастрит, ашказаны җәрәхәте рәвешендә күзәтелергә мөмкин. Күңел болгану, эч китү, косу, кикерү, эч күбү кебек билгеләр була. ЭКГның үзгәрешләре панкреатит кискенләшкән вакыттагы кебегрәк булучан. Ике очракта да лейкоцитлар саны нык артып китә.

Миокард инфаркты булганда еш кына баш миендәге кан әйләнеше бозыла. Бу очракта кеше аңын җуя. Һушын җуяр алдыннан ул хәтта косып җибәрә, аның башы әйләнеп китә. Аңына килгәч, кеше үзе белән ни булганын аңламый тора, тирән хәлсезлек кичерә. Хәтта җиңелчә генә һуштан язу очрагы хакында да табибка хәбәр итү зарур. Бу халәт тиз арада тиешенчә бәялә­нер­гә тиеш. Стенокардия өянәге булу ихтималы да бар бит. Һәрхәлдә, җентекле тикшеренү узарга кирәк.

Хәтта барысы да аңлаешлы кебек тоелганда да диагноз куюда ялгышлар булгалый. Күп вакыт ялгышлар авыру кешенең түземлеге, ваемсызлыгы аркасында, аның «узар әле», «элек тә мондый хәлләр булгалый иде» дип үзен дә, табибларны да тынычландыруы сәбәпле килеп чыга. Табибны еш кына үз гомере өчен җан тырмашып көрәшергә тиешле хатын-кыз буташтыра. 
 
! Табибка саусызлыкның билгеләрен тасвирлаганда «әллә ни булды әле миңа» дип тормагыз, ә кай төшегез авыртканны ачык итеп әйтеп бирегез. «Йөрәк тирәсендә авырту бар», «күкрәк, җилкә тирәсе кызыша» кебегрәк әйтеп, конкрет урынны күрсәтегез.

Йөрәк тирәсендәге авырту һәрвакытта да йөрәк-кан тамырлары авырулары белән бәйле булмаска мөмкин. Кардиалгия – бүре тиресе ябынган «сарык» кына ул. Кардиалгия – миалгия, остеохондроз, йоткылык кысылганда, бөерләр кадаганда, ашказаны җәрәхәте ачылганда да күзәтелә. Бәхеткә күрә, бу төр чирләр миокард инфарктына караганда ешрак очрый. Шуңа күрә һәр «сарык»ны да «бүре»гә санарга ярамый.

Күп кенә очракларда миокард инфаркты башланыр алдыннан стенокардия өянәкләре ешая һәм авыррак уза башлый. Күкрәк читлегендә кысу, кызышу, ою кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Хатын-кыз шундый кеше инде ул – йөрәк тирәсендәге моның ише сигналларга исе дә китми 
аның.

! Хөрмәтле хатын-кызлар, тагын бер тапкыр кардиологка барып кайтырга һич кенә дә иренмәгез. «Сәер билгеләр»­нең гадәти ОРЗ гына булып чыгуы да бар анысы. Сезнең бурыч — йөрәкне саклап калу. Моның өчен даими рәвештә (35 яшьтән узгач, елга бер мәртәбә булса да) кардиограмма төшертеп алу. Әгәр сез стенокардия белән интегәсез икән, табибка аена бер мәртәбә күренеп тору бик мөһим. Онытмагыз: миокард инфарктының бернинди билгесез уза торган очраклары да, сирәк булса да, күзәтелә. Аның якынлашуын фәкать бик җентекле тикшерүдән соң гына ачыкларга мөмкин.


Төгәллек – сәламәтлек сакчысы

! Йөрәк өянәге кузгалды дип шикләнәсез икән, поликлиникага ашыкмагыз. «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз да, урынга ятыгыз. Табиб килеп җиткәнче... аспирин кабып куегыз. Элек нитроглицерин киңәш итә идек, хәзер аңардан баш тарттык.

Өйгә килгән табиб сезнең кар-диограммагызны алырга тиеш. Аннары ул сезне стационарга озатыр. Хастаханәдә канда инфаркт вакытында гына барлыкка килә торган махсус ферментлар булубулмавын тикшерерләр, лейкоцитлар санына игътибар итәрләр.

Сүз уңаеннан бер мисал китереп үтәсем килә. Рауза ханым төнлә ашказаны нык авыртканга уянып китә. Косасы килә. Аны ниндидер курку тойгысы биләп ала.
Әнисенең дә инфаркты шулайрак башланганын исенә төшереп, ханым «Ашыгыч ярдәм» чакырта. Ләкин кардиограмма берни дә күрсәтми.
Стационарда лейкоцитларга анализ шикле күренсә дә, кардиоферментлар үзгәрешсез чыга. Шуңа күрә Рауза ханымны гастроэнтерология бүлегенә күчерәләр. Ханым туганнарына шалтыратуларын үтенә.
Туганнары ханымны махсус клиникага күчерәләр. Һәм бик вакытын­да! Чөнки җентекле тикшеренүләрдән күренгәнчә, коронар артерия тыгылган булып чыга. Бу ханымда әле генә инфаркт булганлыгы ачыклана.

Вакытында чарасын күреп, инфаркт нәтиҗәләрен минимумга калдыру мөмкин була. Бер айдан ханым инде эшкә чыга ала.
Кызганыч ки, һәммә кешенең дә ярдәмгә атлыгып торган туганнары булмый. Ләкин һәр хатын-кыз организмда гормональ үзгәрешләр барганда кардиоферментларга тестның бик үк төгәл булмавын белеп торырга тиеш. Бәхәсле очракларда тестны кабатлауны сорагыз. Алай да булмаса, махсуслашкан клиникага күчерүне таләп итегез. Әгәр инде сездә чыннан да инфаркт икән, стационар шартларында исән калу ихтималы күпкә артыграк. Илнең танылган клиникаларында инфарктка шик булган чагында йөрәк-кан тамырларына коронографик тикшерү уздыралар.

Бу вакытта аларда тромб булубулмавы, булса, кайда урнашканлыгы ачыклана. Аннары турыдан-туры коронар артериягә тромбны эретә торган матдә кертәләр. Шулай эшләгәндә миокард инфаркты күләмле булып җәелми. Ашыгыч ярдәм күрсәтелгәндә, кан килмәү сәбәпле, йөрәк күзәнәкләре бик күп үлми. Димәк, тиздән пациент әйбәт кенә терелеп чыгачак. Кардиологлар арсеналында төгәл тикшерү үткәрү өчен бүтән төрле чаралар да бар. Әйтик, алар рентгенга төшергәндә ялтырап күренеп тора торган изо-топлар кертеп, йөрәктә үлгән тукымалар булу-булмавын ачыклый алалар.
 
! Йөрәкне контрольдә тотуның тагын бер ысулы — йөрәк ритмын төгәл күзәтеп тору. Моның өчен берничә көн дәвамында кардиограмма төшереп торыла. Бу ысул бик күп гомерләрне саклап калды инде.


Киңәш

Дошман № 1 — холестерин
Әгәр ул нормадан күбрәк булса, йөрәккә янаган куркыныч бермә-бер арта. Иренмәгез, кандагы холестеринны тикшертеп торыгыз. «Начар» холестерин микъдарын белеп тору аеруча мөһим. Анализлар әйбәт түгел икән, майлы ризыклар ашамаска тырышыгыз. Бигрәк тә терлек майлары зарарлы. Актив хәрәкәтләнегез. Спорт белән шөгыль-ләнүче хатын-кызлар «ялкау»ларга караганда дүрт мәр-тәбә сирәгрәк авырый.

Дошман № 2 — югары кан басымы
Нормада кан басымы 120/80 булырга тиеш. Аны үлчәп кенә торыгыз. Шушы ике санның берсе генә булса да өскә таба үрмәләсә, бу хакта үз табибыгызга әйтегез. «Гипертония» дигән диагноз куелган очракта гәүдә авырлыгын киметергә тырышыгыз, тозлы, майлы ашамагыз. Көнгә ике чакрым җәяү йөрү дә инфаркт ихтималын 25 процентка киметәчәк.

Дошман № 3 — тәмәке тарту
Бөтен сәбәпләр бертөрлерәк булган чагында да тәмәке көйрәтүче хатын-кызларга куркыныч 2-4 мәр­тәбә ешрак яный. Тәмәкене ташлаган көннән куркыныч кими барачак һәм өч елдан соң ул тәмам юкка чыгачак. Дөресрәге, тәмәке тартмаган кешеләрнеке белән бер дәрәҗәдә булачак.

Дошман № 4 — алкоголь
Тормыш проблемаларын шешә ярдәмендә хәл итәргә тырышмагыз. Хатын-кызлар хәмердән ир-атларга караганда күбрәк зарар күрәләр. Даими рәвештә «каба» торган биш хатын-кызның икесе йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан интегә.

Дошман № 5 — диабет
Шикәр авырулы кешеләр йөрәк чире белән башкаларга караганда 3-7 тапкыр ешрак авырыйлар. Бу куркынычны сызып ташлап булмый, әмма аны киметергә мөмкин. Моның өчен симермәскә, спорт белән шөгыльләнергә, диета сакларга кирәк.

Дошман № 6 — нәселдәнлек
Әгәр нәселегездә йөрәк чирле кешеләр бар икән, бу хәл сезнең табибны сагайтырга тиеш.
Кемгә кемгә, ә менә сезгә табибка сукмак салырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше сезнең өчен кагыйдәгә әйләнергә тиеш.
Битлеген салган дошманнардан тыш, әле тагын яшерен «дошманнар» да бар. Болар исәбенә психологик халәт, күңел төшенкелеге, аралашмый яшәү, дошмани хисләр тоткынлыгында булу кебек халәтләр керә. Ә бит күңел төшенкелеге кичереп яшәүче кешенең йөрәктән үлеп китү ихтималы шат күңелле кешенекегә караганда 3-4 мәртәбә ешрак. Күңел төшенке чагында мидәге серотонин матдәсенең микъдары нык кимеп китә.

Шунлыктан кеше йөрәк чирләренә каршы тору сәләтен югалта.

Проблемаларыгызны хәл итәргә өйрәнсәгез, чиргә бирешмәссез. Табиб киңәшләре ярдәмгә килер. Дусларыгыз, җилкәсенә башын салып елап була торган якын кешеләрегез булу да бик әйбәт. Күз яшьләре белән бергә күңелсез уйларыгыз да агып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар