Логотип
Сәламәтлек

Фейхоа турында фактлар

Көз җиттеме, фейхоа җиләге өстәлебезгә менеп кунаклый. Тәмле, файдалы җиләк сезонын ычкындырмыйбыз! Әмма бу җиләк турында күп беләбезме?

Көз җиттеме, фейхоа җиләге өстәлебезгә менеп кунаклый. Тәмле, файдалы җиләк сезонын ычкындырмыйбыз! Әмма бу җиләк турында күп беләбезме?


*  Йөкле хатын-кызларга җимешне артык күп ашарга ярамый, чөнки алар болай да йод препаратлары эчә, зыян килүе бар.

* Фейхоаның кабыгын да ашарга ярый, анда да файдалы элементлар байтак. Әмма гадәттә җимешне урталайга кисеп, эчен чәй кашыгы белән ашыйлар.

* Җимешне үзен генә дә, җиләк-җимеш салатына кушып та ашарга була.

* Фейхоаның кипкән кабыгын чәйгә кушып карагыз әле!

* Фейхоада организмга кирәкле барлык витаминнар да бар диярлек. С витамины күп булуын истә тотыгыз – ОРЗ, грипп эпидемияләре вакытында ярдәме тия!

* Әгәр дә сездә гипертиреоз бар икән, җимешне ашамавыгыз хәерле.

* Диабеттан интегүчеләргә фейхоа сатып алганчы врачтан киңәш алуыгыз яхшырак.

* Фейхоаны сөт белән кушмагыз – ашказан системасына бу бик тә ошамас...

* Бер яшькә кадәрле балаларга ашатырга ярамый!


Ничек сайларга?

* Сытылган-ярылганнарын алмагыз.

* Каты жимешләр эләккән икән, өйдә бүлмә температурасында яткырыгыз. Бер-ике көндә пешеп җитәчәк.

* Артык пешкән җиләкләрне сайламагыз – файдасы да аз, кайнатма да ясый алмассыз.

* Куе яшел кабыклысын сайлагыз. Көрән төстәге таплар җиләк сыйфатын югалтканлыгы турында сөйли.

* Җитешкән фейхоа эче ак, хуш исле, куе желега охшаган була. Төcе саргылт булса да ярый. Ә менә эче көрән төстә булса, димәк, җиләк бозыла башлаган дигән сүз.

* Җиләкнең койрыгы бар икән, димәк аны бик иртә җыйганнар – андыйны алмагыз.

* Фейхоаны иснәп карап сайлагыз, пешкән җиләктән ананас исе килер.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар