Логотип
Сәламәтлек

​Эчемдәге — тышымда

Әгәр дә безгә эчебездә ниләр барлыгын, организмның нинди шартларда яшәргә азаплануын белү мөмкинлеге бирелгән булса, чәчләребез үрә торыр иде.
Галимнәрнең әйтүенә караганда, кеше организмында йөзләгән төр вирус һәм аннан да күбрәк паразитлар — гөмбәчекләр, суалчаннар, күзгә күренмәс челиләр «йокымсырап» ята. Чак кына чир эләктердең исә, алар шундук хәрәкәткә килә, сәламәтлеккә зыян салу өчен барысын да эшли. Бөтен төр чирләрне уятучылар да шулар: бу — йөрәк һәм кан-тамырлары авырулары да, диабет, инсульт, артрит, склероз, псориаз да...

Организмдагы төрле хроник чирләр нәтиҗәсендә агулы матдәләр аерылып чыга башлый. Ул, үз чиратында, төрле аллергик (эндоген — ашаган ризык аша, экзоген — косметика, кер юу порошоклары аша һәм башкалар) авыруларга сәбәпче була. Югары категорияле табиб-дерматолог, гөмбәчек авырулары белгече — миколог Рузалия ГАЛИМҖАНОВАның сүзе шул хакта.

Күп очракта авыруларның 80 процентын организмда яшәп яткан яшерен вируслар китереп чыгара. Бертуктаусыз дару эчү авыруның хәлен тагын да кискенәйтергә мөмкин. Чирнең сәбәбен ачыкламыйча, дөрес диагноз куеп булмый. Бөтен бәланең чыганагы паразитлар булуы ихтимал.

Иң элек, шуны әйтергә тиешмен: организмга теге яки бу вирус кереп урнашкан икән, ул инде беркая китми. Әйе, ул озак вакытлар зыян салмыйча яшәргә дә, аны котырта торган (иммунитет какшаганда, чирләп киткәндә) хәл килеп чыкканда, үзен чын барлыгы белән күрсәтергә дә мөмкин. Соңгы елларда медицина
бу йогышлы вирусларны өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирә. Башкача булмый бит. Чөнки чир кузгатучы сәбәпләрне ачыкламый торып, дәвалап булмый.
Йогышлы, паразитар чирләр исәбенә аскаридоз, лямблиоз, токсокароз, описторхоз ише чирләр керә. Шуларның берничәсенә генә тукталыйк.

Паразитлар организмны эчтән «кимерә»: иммунитет зәгыйфьләнә, чирләргә каршы тора алучанлык кими. Алар аллерген матдәләр бүлеп чыгара. Тире авыруларына шулар сәбәпче була да инде: тән кычыта, ялкынсына башлый. 

Бу билгеләр хәлсезлек, тиз аручанлык, ашказаны авыртулары белән дәвам итә. Мондый очракта ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә, чиреңнең килеп чыгышын ачыкларга киңәш итәр идем. Организмда берничә мең төрле паразит яши. Дөресен әйткәндә, хәзер аларны гадәти ысул белән генә белеп бетереп тә булмый. Күп очракта табиблар чирнең билгеләренә генә тәэсир итә ала, ә аның сәбәбенә төшенеп җитә алмый.

Мәгълүматларга караганда, тикшеренү узган пациентларның 65 процентыннан күбрәге баш миенә оялаган вак паразитлар белән агуланган. Аларны башкача — баш мие күзәнәкләрен җимерүчеләр дип тә атыйлар. Кеше аны мәче, эт, кошлар аша йоктыра. Ул шулай ук сөт аша да күчәргә һәм организмда еллар, дистәләгән еллар буе яшәргә дә мөмкин. 

Әйткәнемчә, иммунитет кимегәндә – каты авырудан, стресстан соң, начар экологик шартлар, медикаментлар тәэсирендә, тәртипсез яшәү рәвеше алып барганда – паразитлар активлаша. Сырхаулый башлауга организмны чистартырга һәм шундук паразитлардан котылырга кирәк.


Лямблиоз


Бу чир аеруча йогышлы. Бер кеше чирли башласа, ул гаиләдәгеләрнең башкаларына да күчә. Микроблар бавырга, үт куыгына, эчәкләргә кереп урнаша да агулы матдәләр бүлеп чыгара башлый. Тәнгә аллергия чыга, кеше ябыга, ашказаны, бавыр авырткалап куя, сәбәпсез костыра, укшыта... Чөнки ашаган ризыклар тиешенчә үзләштерелми. Мондый авыруларны инфекционистлар дәвалый. Дәваланганнан соң, анализны кабат тапшыру мәҗбүри.


Хеликобактериоз


Микроблар ашказанының лайлалы тышчасында яши. Алар ашказаны ялкынсынуы китереп чыгара. Шул рә-вешле ашказанының күпмедер бер өлеше эшләми – азык эшкәртүдә катнашмый башлый. Нәтиҗәдә, эчәкләргә дөрес эшкәртелмәгән ризык күчеп, тышчаның ялкынсынуына китерә. Дисбактериоз шуннан килә, ягъни эчәкләрдәге нормаль микрофлора үзгәрә, файдалы матдәләр дөрес үзләштерелми. Хеликобактериоз, вакытында дәваламаганда, яман чиргә әйләнергә дә мөмкин. Бу очракта пациентка бары гастроэнтеролог булыша. Кыскасы, хроник чирләрне табиб күзәтергә тиеш. 


Псориаз (тәңкәле тимрәү)


Тиренең бу хроник чире кавыкланып торган ак тәңкәчекләрдән гыйбарәт. Сәбәбен ахыргача белеп бетермәсәләр дә, иммунитет һәм эндокрин системасының торышы нәселдәнлеккә бәйле булуы бәхәссез. 

Псориазны стресслар, йогышлы чирләр, салкыннар, аллергеннар, дөрес тукланмау, еш дару куллану, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, серкәле ризыклар, борыч һәм шоколод кузгата. Ул, үз-үзеңне тотышыңа карап, әле көчәя, әле азая. Тәңкәле тимрәү арка, күкрәк, муен, җилкә тирәләренә чыга. Бетә торган авыру түгел бу. 

Шуңа аның белән янәшә дөрес итеп яши белергә – хроник чирләрдән арынырга, күренекле Джон Пегас  диетасын тотарга кирәк. Авыру нәрсә ашарга ярый, ә нәрсә ярамый, хәтта ничек пешерергә кирәклеген дә белергә тиеш.


Экзема


Бу чир — аллергиянең бер төре. Аны дәвалау бик озакка бара. Ничек дәваланыргамы? Ул комплекслы алып барылырга тиеш: мисалга, диета тоту, эчәкләрне чистарту, аның микрофлорасын тәртипкә китерү, әлеге дә баягы иммунитетны күтәрү, физик активлык, тән гигиенасын саклау һәм яхшы кәеф... Экзема ультрафиолет нурларына да бирешә. 

Экзема белән авыручыларга су ярамый димәсәк тә, ваннада артык озак утырырга да ярамый. Ни дисәң дә, су тирене ялкынсындыра. Эфир майлары өстәп, салкынча ваннада коену файдалы. Ә сабынның сизгер тире өчен булганын гына кулланырга кирәк. Шулай ук шәрә тәнгә йон кием кимәгез, кычыттыра. Киҗе-мамык тукымалардан тегелгән озын җиңле кием яхшырак. Эчтәге чирләрнең шундук тышка бәреп чыгуын беләбез инде. «Эчемдәге – тышымда» дигәннәре бу очракта бигрәк тә туры килә шул.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар