Логотип
Яңалыклар

​Туфан Миңнуллин сәхнәгә "кайтты"

Моннан дүрт дистә ел элек язылган әсәре рәвешендә кайтты танылган драматург сәхнәгә. Туфан аганың "тавышы"н ишетергә дип, аның җәмәгате Нәҗибә ханым Ихсанова белән кызы Әлфия Миңнуллина да Тинчурин театрына килгән иде.

Дүрт студент егет җәйге каникулда тик ятмаска уйлыйлар, бер авылга мәдәният йорты салырга киләләр. Бар да яхшы гына башлана кебек. Тик хезмәт килешүендә каһәр төшкән 5 нче  пункт бар: иртәнге 5тә торып эшли башларга, кичке 9дан да калмый йокларга ятарга, кызлар белән бер авыз сүз дә сөйләшмәскә... Яшьлек дәрте ташып торган егетләр килешүне башкарып чыга алырмы - "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклендә менә шул сорауга җавап эзләнә дә инде.

Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре беренче тапкыр кырык ел элек сәхнәләштерелгән булган. 1976 нчы елда Тинчурин театрының баш режиссеры Равил Тумашев куйган спектакльдә яшь Наил Шәйхетдинов, Нуриәхмәт Сафин, Луара Шакирҗанова, Зөләйха Хәкимҗановалар уйнаган. 19 ел элек режиссер Рәшит Заһидуллин пьесаны кабат сәхнәгә чыгарган. Ә хәзер менә яшь режиссер Резидә Гарипова әсәргә яңа сулыш өрергә булган.

"Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" дип исемләнгән спектакльгә, чыннан да, заман сулышы үтеп кергән. Актерлар сәхнәдә "селфи" төшә, электр гитарасында һәм барабаннарда уйный, яшьләрчә җырлар башкара. Сүз уңаеннан, әлеге спектакльдә яңгыраган өч җырның сүзләрен шушы ук театрның артисты Илфак Хафизов иҗат иткән. Ә көйләре - режиссер Резедә Гарипованыкы.

Заманча яңгыраш алса да, пьеса Туфан абый сурәтләгән романтиканы югалтмаган. Яшь артистлар Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Булат Зиннәтуллин, Илнур Байназаров, Салават Хәбибуллин, Гүзәл Галиуллина, Диләрә Фәттахова, Камилә Галиева, Айсылу Мөсәлләмова ике сәгать дәвамында халыкны рәхәтләндереп көлдерде, уйландырды, яшьлек дөньясына алып кайтты. Программада "Һәрчак 20дә булганнарга багышлана" дип язылган әлеге спектакльнең чираттагысы 28 нче декабрьгә билгеләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар