Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.

Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Чаллыда бәйрәм тантаналары  – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.

ТР Министрлар кабинетына һәм җирле үзидарә органнарына бәйрәм чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар