Логотип
Яңалыклар

Май бәйрәменнән соң үзизоляция режимы үзгәрә. Ничек?

12 майдан автосалоннар, ЗАГС органнары һәм мәйданы 400 квадрат метрдан артмаган кибетләр эшли башлый.

Татарстан Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралу шартларында  үзизоляция режимы турындагы карарны яңартты. Май бәйрәмнәреннән соң бер айдан артык сузылган режим үзгәрә башлый.

Тик әлегә сәүдә нокталары объектларында, транспорт, шул исәптән таксида, җәмәгать урыннарында медицина битлекләрсез һәм перчаткаларсыз йөрү тыела.
Шулай ук әлегә спорт һәм балалар мәйданчыкларында йөрү рөхсәт ителми.


Документта әйтелгәнчә, ЗАГС органнарында бары 10 кеше генә була ала. Бу яшьләрнең никахын рәсмиләштерергә мөмкин, тик кеше күп җыелырга тиеш түгел дигән сүз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар