Логотип
Яңалыклар

ИХ, ФЛЁРА АПА, СӨЙЛӘШӘСЕ СҮЗЛӘР КАЛГАН...

Бүген иртәдән кайгылы хәбәр йөрәкләребезне талкыды: Флёра ТАРХАНОВА вафат!...
Матур буй-сыны, чибәр йөзе, килешле итеп вәкарь генә атлап килеп керүләре күз алдыннан үтте. Безнең редакциягә килергә, хәлләребезне белешергә ярата иде ул. Хатын-кызларны тетрәндерә торган гыйбрәтле язмалары, тормышчан хикәяләре «Сөембикә»дә һәрчак басылып тора иде. «Бер җыр тарихы» сәхифәсенә «Сәламәтлек телим мин сиңа...» җырын китерде. Җырның язылу тарихын и тизрәк чыгарасы килеп алгысыды инде!

Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта
Бу җырымнан шифа табарсың...
– дип җырлап та күрсәтте. (Хәзер исебез китеп, шул җыр сүзләреннән тирән мәгънәләр эзләп утырабыз....)

Узган ел, юбилей көннәрендә, «Күзләремдә – яшәү чаткысы...» исеме белән бер шәлкем шигырьләре дә урын алган журнал битләрендә. Фотосында Флёра апа актрисалар кебек: елмаеп тора!  
Их, Флёра апа! Сөйләшәсе сүзләр калган... Язылган журналларыңны редакциябезгә кереп ала идең – журналларың үзеңне көтеп калган...  Без соңгы арада сине еш искә ала идек: сагынып, юксынып... үзеңне күрәсе килеп, ягымлы сүзләреңне ишетәсе килеп... Мәңгегә соңардык!..

Хуш, Флёра апа! Син күңелләребездә сылу хатын-кыз образы булып мәңге балкырсың!..

Флера Тарханованың шигырьләрен биредә укый аласыз: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/poeziya/?id=6055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар