Логотип
Яңалыклар

Чемпионатка ничек барып җитәргә?

23-27 августта Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты көннәрендә шәһәр шау-гөр килеп торачак!

 

23-27 августта Казанда узачак эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Кazan 2019 чемпионаты көннәрендә шәһәр шау-гөр килеп торачак!  Шәһәр паркларында аерым программалар каралган, ярышларны карарга теләүчеләр өчен WorldSkills объектларына  кадәр махсус автобуслар билгеләнгән. 

 Ярышлар узачак «Казан Экспо»халыкара күргәзмәләр үзәгенә һәм ачылыш һәм ябылу тантаналары узачак «Казан Арена» стадионына түләүсез шаттллар йөриячәк. 

«Казан Экспо»га автобуслар  өч җирдән – Оренбург тракты урамына урнашкан «Леруа Мерлен» кибете һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкаларыннан, «Дубравная» метро тукталышыннан китәчәк. Шулай ук  ярышларны карарга «Казань-1»  тимер юл вокзалыннан электр поездларында да барырга була. Электр поездлар тамашачыларны 20 минут эчендә күргәзмәләр залына илтеп җиткерәчәк. 

Чемпионатның ачылу тантанасын Горки-Әмәт урман-паркында зур экраннан турыдан-туры эфирда күрсәтәчәкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар