Болгарда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы башланып китте

Болгар шәһәрлегендәге “Ак мәчет” комплексында Мәүлид ән-Нәбигә багышланган дини бәйрәм чарасы башланып китте. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдинов, хакимият органнары вәкилләре, Россия төбәкләре мөфтиләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.

Өйлә намазыннан соң бәйрәм ителә башлаган чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Шуннан соң гарәп телендә нашидләр яңгырады, Мәүлид ән-Нәби хакында, әһәмияте турында бәян ителде.

12 декабрьдә һиҗри календаре буенча өченче ай – Рәбигүл әүвәл ае башланды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең туган көне әлеге айның 12 нче көненә туры килә. Рәбигүл әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә дини мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итә, сәдака өләшә

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...