Беркайчан да мошенниклар корбаны булганым юк дип әйтә алмыйм мин үземне. Акчаның тиенен-тиенгә санап торган студент елларында чегән хатынының бөтен стипендиямне алып калуын да, тиз генә, җиңел юл белән акча отам дип, ниндидер уенга кереп китеп, шактый күп акчамны шунда калдырып китүем дә, инде моңа дистә еллар узып китсә дә, һаман да бер искә төшеп, гарьләндереп куя. Җиңел акчага капканмын инде мин. Үзем гаепле.