Андрей Большаков: Үзара салым – демократия принципларын тормышка ашыру

Татарстан халкының үзара салым буенча референдумда катнашуы Россия һәм Татарстан конституцияләрендә язылган демократия принципларының гамәлгә ашырылуы. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына шундый фикерен җиткерде. "Чынлыкта ул (референдум - ТИ.) демократиянең һәм аның принципларының гамәлгә ашырылуы. Кешеләр үзләре ясаячак адымнар һәм гамәлләр өчен тавыш бирә. Бүгенге референдум безнең конституцияләрдә - Россиянекендә дә, Татарстанныкында да язылганнарны тормышка ашыру", - диде Большаков. Аның сүзләренчә, хәзерге үзара салым буенча референдум системасы күптәннән әзерләнгән. Механизм күзәтелгән һәм хәзер яхшы эшли. Шул ук вакытта, ди белгеч, бу процесс закон кысаларында башкарыла. Ул 1990 елларда Татарстанда җирле үзидарә системасының Россиянең башка төбәкләрендәге системалардан аерылуын билгеләп үтте. Хәзер исә барысы да бер закон кысаларында эшли. Шул ук вакытта дәүләтнең үзара салым процессында катнашуы мөһимлеген дә искәртеп үтте А.Большаков. "Бу бик җаваплы мәсьәлә. Безнең беребез дә, дәүләт тарафыннан бер нинди дә ярдәм булмаган әйбергә үз өлешен кертәсе килмәс иде. Әмма монда халыктан җыелган һәр бер сумга дәүләт дүрт сум өсти. Ягъни, система халыкка файда китереп эшли", - диде эксперт. Ул референдумның җайлаштырылган система буенча эшләвен дә искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, процесс халыкка уңай йогынты ясый. "Гомумән алганда, бу процесс уңай, чөнки кешеләр референдумда катнашып, үзләре өчен кертемнәр ясый", - диде Андрей Большаков.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/18/175416/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    11438
    5
    143
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7050
    1
    93
  • 8004
    2
    53
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9044
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2020 - 01:53
    Без имени
    Мин Дэ нэкъ шулай 32 яшемдэ 2 кызым белэн ялгыз калдым,ирем бер хатын бн чыгып китте ,1 елдан кире кайтты, гафу итэ алмадым,шартлатып араны оздем.Ул хатыннан-хатынга йореп,45 яшьтэ асылынып улде,чыгып киткэн хатын 10 еллап, психбольницада яши.Э мин ,Аллага шокер ,ирлэр булдыра алмаган ирлэр эшен эшлэп,кызларымны устереп,эле Дэ исэн- сау эшлэп ятам.Хатын-кыз ялкау булмаса,беркайчан да югалмый,аларга АллахеТэгалэ безгэ коч бирэ.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 25 сентябрь 2020 - 02:10
    Без имени
    Минем кияу Дэ нэкъ шулай качып-посып ,никах укытып,узенен классташы белэн 5 ел инде яшэп ята.10 еллык классташлар очрашуыннан сон айный алмады.Бик тырышып яшерсэ дэ,тэжрибэле кузгэ куренеп тора.Ул да шуннан сон дин юлына кереп китте.Имеш диндэ 4 хатын да рохсэт ителэ.Узлэре бугенге кондэ БИК рэхэт яшэсэлэр дэ,ата-ананын азгынлыгы очен балалар узлэренен авырулары,газаплы тормышлары ,улемнэре белэн жавап бирэ.Чонки рэнжу,куз яшьлэре узенэ тошмэсэ,балаларга тошэ.Хэр кеше шуны онытмасын Иде.Алар бит ойгэ кайтасы акчаны,гаилэнен зур ойлэр салып,иркен тормышта яшисе доходларын илтеп икенче хатынга бирэ.Гаилэдэ беркайчан да артык акча булмый.Ойдэге хатын белэн бергэлэп эшлэп,чит хатынны содержать итэлэр.2 нче хатын булып яшэргэ ризалык бируче хатыннар,акылыгызга килегез,ул ирлэрнен акчасы тозлы куз яшьле,рэнжешле акчалар,беркайчан сезгэ бэхет китермэячэк,авырлык,авырулар белэн корэшу очен тотылып бетэчэк.
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 23 сентябрь 2020 - 15:08
    Без имени
    👍👍👍
    ​ Адашкан шәүләләр
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
    Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин
  • 23 сентябрь 2020 - 15:25
    Без имени
    Шундый тәрбияви әсәрләр иҗат итүчеләр бик сирәк шул.Урының җәннәт түрләрендә булсын иде,Туфан абый
    Сиңа дигәне...
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...