2016 ел нинди мәдәни вакыйгалары белән истә калды?

Мәдәниятне без милли асылыбызны ача торган әхлакый-этник кыйммәтләр җыелмасы буларак кабул итәбез.  Буыннан-буынга күчеп, безне башка мәмләкәтләр, дөнья халыклары белән берләштереп тора торган көч ул.

РОССИЯДӘ – КИНО ЕЛЫ

Әлеге темадан Татарстан да читтә калмады. Казанда да, республикабызның башка район үзәкләрендә дә шул уңайдан проектлар оештырылды. Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Казан. Кинематограф. Гасырдан гасырга» дигән зур күргәзмә эшләде.



Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үз продукциябез зур прокатка чыкты. «Семейные хлопоты» дигән  фильм республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтелде. Картинаның куючы-режиссеры – Алексей Барыкин.

Август аенда Татарстанда беренче тапкыр «Кино төне»  Бөтенроссия акциясе узды. Ачык һавада оештырылган сеанслар шәһәр халкы һәм кунакларның күңеленә хуш килде. Урам киносы халыкара фестивалендә 700 кеше Россия киноларын тамаша кылды. Ә Казан мөселман киносы фестивалендә 7 көн эчендә 6 мәйданда 258 киносенас тәкъдим ителде. Фестиваль программасын 21 мең тамашачы карады.

2016 елда Тәтеш, Әгерҗе, Менделеевскида  3 кинозал сафка басты. Декабрьдә Зәй, Мамадыш, Лениногорск һәм Баулыда да кинозаллар беренче тамашачыларын кабул итәргә әзерләнә. Кукмара, Мөслим, Алексеевск халкы да 2017 ел башында заманча, яңа залларда кино карый алачак.

«Авыл клублары» республика программасы уңаеннан 2016 елда 45 клуб төзелгән. 43 клубта капиталь ремонт эшләре башкарылган, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, аларның барысы да тавыш техникасы белән җиһазландырылган.

БӨЕК ТУКАЕБЫЗГА 130 ЕЛ

Төп чаралар гадәттәгечә  әдипнең һәйкәле янында узды. Казан дәүләт Яшь тамашачы театры бинасына мемориаль такта урнаштырылды. Биредә 1908 елда Г.Тукай беренче тапкыр «Печән базары, яхуд Яңа  Кисекбаш» поэмасын укыган. Юбилей уңаеннан Арчада Тукай ядкәрханәләре дә реставрацияләнде.



САБАН ТУЕ...

Федераль Сабан туен – Түбән Новгородта, Бөтенроссия авыл Сабан туен Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында гөрләтеп уздырдык. Татарстаннан читтә гомер итүче милләттәшләребезгә сәнгать шатлыгын ирештерүдә Татарстан артистлары да актив катнашты.

ЮБИЛЯРЛАР

Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдуллина 85 яшьлеген Казанда да билгеләп узды.

Халык шагыйре Ренат Харис  75 яшьлеген яңа уңышлар белән каршы алды.

Шулай ук Фатих Әмирханның – 130, Муса Җәлилнең – 110, Николай Фешинның – 135, Сара Садыйкованың 110 еллыклары билгеләп үтелде.

ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ – ЯҢА ҖИТӘКЧЕ

Татарстан Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда драматург Данил Салихов берлек рәисе итеп сайланды.
    
Г.ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕ...

Филармония тарихында беренче тапкыр концерт оешмасына ГабдуллаТукай исеме бирелүнең түгәрәк датасы билгеләп үтелде. Татар филармониясендә Г.Тукайның тууына – 130 ел, концерт оешмасына шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичә, филармония паркында истәлек агачы утырту мизгелләре сәнгать сөючеләр күңеленә хуш килде.

2016 ел филармония өчен шактый нәтиҗәле узды. Абонементлар сериясе бермә-бер артты. 2016 елда тамашачылар планы 200 процентка үтәлүдә дә әлеге система эшләп китүнең әһәмияте зур, ди филармония директоры Кадим Нуруллин.

Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Анатолий Шутиковның – 70, оркестрның солисты, Татарстанның халык артисты Резидә Галимованың 50 яшьлегенә багышланган бәйрәм концертлары да республикабыз мәдәният тормышы тарихында үз эзен калдырды.



Филармония ветераннарының «Илһамият» клубы кысаларында Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Фердинанд Сәлахов, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Ганс Сәйфуллинның юбилей концертлары, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевне искә алу кичәсе, Татарстанның халык артисты Зиннур Нурмөхәммәтовның тууына 75 ел тулуга багышланган кичәләрне җыр-моң яратучылар җылы кабул итте.

Филармониянең музыкаль-әдәби лекторий бүлеге күренекле җырчы һәм композитор, Татарстанның халык артисты Гали Ильясовның тууына 80 ел тулуга багышланган «Синең өчен» дигән истәлек концерты оештырды.

Татарстанның халык артисты Гали Ильясов, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның исемнәрен мәңгеләштерү максатында, филармония Казанда артистлар яшәгән йорт диварларына истәлек такталары урнаштыру эшен башлады. Әлеге инициатива Татарстан Хөкүмәтендә хуплау тапты. 2017 елда бу изге эшнең нәтиҗәсе булачак, ди филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова.

Филармония паркында, 2015 елда башланган күркәм гадәтне дәвам итеп, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова тарафыннан истәлек агачлары утыртылды. Беренче ике агач 2015 елда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалова тарафыннан утыртылган иде.

Россииянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 2016 елның 5-25 декабрь көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә «Зәйед шәех мирасы» фестивалендә катнашты. Ансамбль тарихында чит илләргә гастрольләр бихисап, ә болай озакка сузылганы – әлегә беренче.

КАЗАН ҺӘЙКӘЛЛӘРГӘ БАЕДЫ

Башкалабызның «Казан» гаилә үзәге янында  дүрт мифик хайван композициясе урнаштырылды.  Казаныбыз символын гәүдәләндергән касә, ягъни казан рәвешендә ясалган бина янында хәзер ике зилант белән ике юлбарыс басып тора. Композициянең авторы – «Саклаучы» сыны белән Татарстан халкында танылу алган бурят скульпторы Даши Намдаков. Казан савытына охшатып эшләнгән Гаилә үзәге бинасын автор аждаһалар композициясе белән тулыландырды. Капма-каршы ике җенесне гәүдәләндергән композиция бирегә никахын теркәргә килүчеләрне сәламли, аларга фатиха бирә сыман...



Декабрь аенда «Истанбул» паркы татарның атаклы улы, мәгърифәтче, юрист, дәүләт эшлеклесе Садри Максуди һәйкәле белән баетылды. Һәйкәлнең авторы – Асия Миңнуллина.

МИРАСХАНӘБЕЗ ТОРМЫШЫННАН...

«Татарстан Милли музее өчен 2016 ел берничә вакыйга белән тарихка кереп калачак, – ди Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. – Атап әйткәндә, А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда реконструкция эшләре төгәлләнгәннән соң яңа экспозиция эшли башлады. Е.А.Боратынский музеенда «Пушкин һәм Казан: Казан коллекцияләре Россия музейларында» дигән күргәзмә проекты – ТР Милли музееның А.С.Пушкин музее (Санкт-Петербург), А.С.Пушкин Дәүләт музее (Мәскәү), В.А.Тропинин музее һ.б. Мәскәү рәссамнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Ростов өлкәсенең Вешенская станицасындагы М.А.Шолохов Дәүләт музей-тыюлыгында «Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә  Бахчасарайда Кырым тарихи музей-тыюлыгында һәм Симферопольдәге Этнография музеенда да күрсәтелде».

Бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларда да музей хезмәткәрләре актив катнашты.



«Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» исемле музей белем бирү проекты 19 августта Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында Мәскәү халыкара музыка йортында тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин аңа югары бәя бирде. Күргәзмә 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә үз эшен  дәвам итәчәк.

ТАТАРСТАН РӘССАМНАР БЕРЛЕГЕ ОЕШУГА – 80 ЕЛ

Әлеге күркәм юбилей уңаеннан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында зур күргәзмә эшли башлады. Биредә графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын алган.

«ҮЗГӘРЕШ ҖИЛЕ»

2016 ел татар эстрадасына да яңа сулыш өрергә тырышты. 5-6 ноябрь көннәрендә Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында беренче тапкыр «Үзгәреш җиле» дип аталган татар җыры фестивале узды. Гасырлардан килгән татар моңы белән сугарылган милли әсәрләребезне яшь буын вәкилләре башкарды. Мәскәүдән чакыртылган белгечләр ярдәмендә татар җыр сәнгатен югары баскычка күтәрергә омтылдылар...



В.КАЧАЛОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ТЕАТРГА – 225 ЕЛ

Россия мәдәнияте тарихында да зур роль уйнаган театр коллективы  гасырлардан килгән традицияләренә тугрылык саклавы белән тамашачыны үзенә җәлеп итеп тора.

Мөршидә КЫЯМОВА

сылтама: ИНТЕРТАТ


 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кайгыда да, шатлыкта да бергә без Мин иң бәхетле хатын идем. Яраткан ирем, кызыбыз туды. Әмма Аллаһы Тәгалә безгә сынау әзерләгән булган икән. Ирем түзәр микән дигән сорау белән башланды һәр көнем ул вакытта...
    16713
    3
    105
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    5490
    7
    58
  • Баллы кирпеч 1861 нче елда Болын-Балыкчы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә Ибәтулла исемле бер малай туа. Язмышына сынаулы еллар кичерәсе сабый чагыннан ук язылган була, күрәсең, Ибәтуллага өч яше дә тулмаган чагында кинәт кенә авырып әтисе үлеп китә. Ялгыз тормыш тарту ул чакта, хатын- кызга имана бае да бирелмәгән чорда, әнисенә авыр булгангамы, әллә инде башка сәбәпләр булганмы, сабыйның әнисе биш яшендәге Ибәтулланы әтисенең абыйсы Зиннурга калдырып, Кормаш авылындагы хатыны үлгән бер татарга кияүгә чыга.
    4931
    3
    44
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    3804
    0
    39
  • «Ә мәхәббәт гомерләрдән озын...» Хәдичә хәзрәтләре үлем түшәгендә ятканда, Мөхәммәд пәйгамбәребез аның янына килә һәм хәл-әхвәлен сораша, аннан болай ди: «Хәдичә! Анда баргач, синең кыямәттә көндәшең булачак – фиргавен кызы Асия белән Мәрьямне күрерсең... Аларга миннән сәлам әйт!»
    3498
    0
    37
Реклама
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 ноябрь 2022 - 13:01
    Без имени
    Ирегез чыгып кит дигэн сузне котеп кенэ торган инде, анын чыгып китергэ дигэн уе куптэн булган, сез тизлэткэнсез генэ. Всё равно китер иде, икенче жае чыгар иде. Сез, узем куып чыгардым диеп узегезне гаеплэп яшисез. Ирегезгэ шулай жайлы булган балалар алдында да.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 24 ноябрь 2022 - 09:46
    Без имени
    Хыянәтне бернәрсә белән дә аклап булмый. 40 ел үтте хыянәтенә, менә кичә булган кебек кенә. Йөрәктән китми. Кабат бәрепләр үтерәсе килә. Сез ханым, ялгыз калгансыз хәзер, шуңа кичерәсе калган, дип уйлыйсыз. Ләкин кире кайтара торган хәл түгел бит инде. Гел уйлап тагын психушкага китәсез бит. Вакытыгыз күп мени шулай?
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 24 ноябрь 2022 - 11:41
    Без имени
    Мин балаларым алдында нык гаеплемен шундый атай белән үскәннәренә. Аерылышу элек оят иде.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 25 ноябрь 2022 - 00:24
    Без имени
    Ғәфү итергә булыр ине, әгәр ҙә ирегеҙ ғәфү һораһа, бик үкенһә,башҡа ҡабатланмаясаҡ тип һүҙ бирһә, ант итһә. Алдығыҙҙа торҙомо тубыҡланып, баш эйеп. Юҡ. Юҡ бит!!! Ул ғүмер буйы йөрөр ине, һеҙ ғүмер буйы яфаланыр инегеҙ, әле һеҙ бер ауырып алғанһыҙҙа һауыҡҡанһығыҙ, ә ирегеҙ менән йәшәһәгеҙ сәләмәтлегегеҙ ҡаҡшар ине, йөрәк ауырыулы булып ҡалыр инегеҙ. Балаларығыҙ әтиһеҙ, әммә тыныслыҡта үҫкән. Көн һайын талашлы- ыҙғышлы өйҙә йәшәү тамуҡҡа тиң булыр ине барығыҙ өсөн дә. Был осраҡта ғаиләне һаҡлап ҡалыу дөрөҫ булмаҫ ине.
    «Иреңне берәүгә дә бирмә!»
  • 23 ноябрь 2022 - 18:41
    Без имени
    Хатыннар ирлэрне кичерерхэ тиешме!
    Мин хыянәт иттем... 
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда