Бу көннәрдә Кыш бабай белән Кар кызының «урак өсте» вакыты. Шушы 10-15 көн эчендә шактый мая туплап калырга өлгерә алар. Кыш бабайның ниндие генә юк: яшел киемлесе дә, кызылдан киенгәне дә, зәңгәре дә. Хәер, кигән киеменең төсе белән генә аерылмый алар. Араларында эшне намус белән башкаручылары да, вазыйфаларына бармак аша гына караучылары да бар.