Логотип
Камыр ашлары

Тәбикмәк




“Хөрмәтле редакция!

Мин тәкъдим иткән тәбикмәкнең бар сере әче камырда. Әче камыр тәм бирә, ә чүпрә камырны тишекле итеп ка­барта. Шуның өчен элегрәк куелган камырдан тавык йомыркасы зурлыгында әче камыр калды­рырга кирәк. Тәбикмәк коры табада пешерелә, шуңа күрә ашказаны өчен дә җиңел ризыктан санала. Тишекле-тишекле булып пешкән тәбикмәкләрне атланмай белән майлап яисә варенье­га манып ашарга кирәк.
Гөлчәчәк әбиегез.
Яр Чаллы шәһәре”.

1 литр җылы сөткә 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, әче камыр, 25 г чүпрә салып болгатыгыз. Аннары, он өсти-өсти, куе коймак камыры хәленә китерегез. 2-3 сәгать әчеткәч, тугланган 2 йомырка кушып, яңадан болгатыгыз. Монысы камырны яңарту дип атала. Кабартырга куйган камыр эченә аш чүмечен салып калдырырга кирәк. Камыр күбек­ләнеп кабарырга тиеш.
Шуннан соң кыздырылган табаны берничә тапкыр сыек май белән майлагыз. (Таба башка майланмый!) Кабарган камырны болгатмый гына чүмеч белән шул табага салыгыз. Бер ягы пешкәч, икенче ягын әйләндерегез. Пешкән тәбикмәкләрне чиста тасты­малга тезә барыгыз. Майлагач, бер-берсе өстенә өегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар