Сугыш хәсрәте никадәр генә зур булса да, дөнья барыбер әкрен генә үз җае белән барган: ул елларда да нәниләр дә туган, яшь йөрәкләрдә беренче мәхәббәт утлары да кабынган. Тәүге үбешүләр, очрашулар, сүзгә килешүләр - бар да булган. Хәтта сугыш гарасатын оныттырып, туйлар да гөрләгән.