Логотип
Икенче ашлар

Тылсымлы чүлмәктәге ит

Әкияттәге тылсымлы чүлмәк исегездәме? Хәзерге мультиваркалар да нәкъ шул чүлмәкне хәтерләтә. Турадың, салдың — эше бетте..

Әкияттәге тылсымлы чүлмәк исегездәме? Хәзерге мультиваркалар да нәкъ шул чүлмәкне хәтерләтә. Турадың, салдың — эше бетте. Бераздан килеп карасаң, хуш ис бөркеп утырган итле боткаң әзер. 8 Мартта күп хатын-кызларыбыз мультиваркага тиенгәндер. Әйдәгез, шушы тылсымлы чүлмәкнең серләренә бергәләп төшеник әле.

Кирәк: (фото 1)

  • (дүрт-биш кешелек гаилә өчен):
  • 1 кг сөяксез ит;
  • 1 кг помидор;
  • 1 баш сарымсак;
  • икешәр аш кашыгы кара һәм яшел зәйтүн җимеше;
  • үсемлек мае, тоз-борыч.

Эш барышы:
(Фото 2) Итне юка гына итеп зуррак кисәкләргә турыйбыз. Помидорларны дүрткә бүләбез, сарымсакны чистартабыз.

Мультиварканы 15 минутка кыздыру режимына көйлибез. Төбенә бераз сыек май тамызып, итне тезеп салабыз. 7 минут кыздыргач, икенче ягына әйләндерәбез. Ике ягы да кызгач, итне тәлинкәгә бушатабыз.

(Фото 3) Мультиварка казанына помидорларны, зәйтүн җимешен, сарымсак тырнакларын салып, капкачын каплыйбыз һәм 15 минут «Выпечка» режимында пешерәбез.

(Фото 4) Тәлинкәгә бушаткан итне помидор янына салып, тоз-борыч сибәбез һәм «Выпечка» режимында пешерүне янә 30 минутлап дәвам итәбез.

Ит янына яшелчәле дөге пешерик. Язын витаминнар талымлаган организм өчен бик файдалы ризык булыр ул.

Кирәк:

  • 400 г туңдырылган яшелчәләр;
  • стакан ярым озынча дөге;
  • 3 стакан кайнаган су, тоз, үсемлек мае.


Эш барышы
(Фото 5) Мультиварканы кыздыру режимына көйләп, сыек май тамызабыз һәм яшелчәләрне салып, болгаткалап кыздырабыз. Биш минуттан дөгене салып, тоз сибәбез, яхшылап болгатабыз һәм су өстибез. «Крупа» режимында 30 минут пешерәбез.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар