Логотип
Икенче ашлар

Макарон өчен соус

Әлеге рецептны җыеп алып куегыз. Аны һәр ел саен әзерләсәгез дә, ул туйдырмас. Бары тик ике  генә ингредиенттан (ташкабак һәм баллы борыч) торган әлеге соусны әзерләве бик гади.
Ә аның тәмлелеге!.. Искиткеч! Мин аны макарон ризыклары белән ашар өчен соус дип атасам да, асылда, ул – яшелчә икрасы. Ничек кенә дип атасаң да, ул бик тәмле.
Тагын бер мөһим киңәш: вок-табада әзерләсәгез, көйдерми, бары тик болгаткалап кына алырга кирәк. Таба үзе әзерләп бирә диярсең...
 

Кирәк:

* 3 кг чистартылган – әзер ташкабак;
* 5 данә баллы борыч;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 4 аш кашыгы шикәр комы;
* 500 г томат пастасы;
* 3-5 тырнак сарымсак;
* 1 данә әче борыч;
* 10-15 рәйхан (базилик) яфрагы;
* 100 мл аш серкәсе (уксус).
 

Эш барышы:

1.  Ташкабак белән борычларны чистартып, орлыкларыннан арындырабыз.


2. Иттарткычтан чыгартып, тоз, борыч өстибез.


3. Болгатып, вок-табага салып, утка куябыз. Кайнау кергәч, капкачы томаланган килеш бер сәгатьләп сүрән утта кайнатабыз. Аннары, уттан алып, тәмам суынып беткәнен көтәбез. Артык булган шулпа сеңеп бетәргә тиеш. Шуннан соң гына томат пастасы кушабыз, болгатып, тагын утка куябыз һәм тагын шулай ук кайнау кергәч, сүрән утта 20 минут кайнатабыз.


4. Шул арада аерым бер савытка чистартылган 3-5 тырнак сарымсак, 10-15 рәйхан яфрагын, орлыкларыннан арындырылган әче борыч салабыз, 100 мл аш серкәсе агызабыз. Шуларның барысын да блендер белән издерәбез.


5. Барлыкка килгән катнашманы яшелчәләр янына кушып,  әзер булганчы – 15 минут чамасы кайнатабыз.


6. Әзер булгач, стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлыйбыз да әйләндереп куябыз. Өстен җылы әйбер белән каплап, суынганын көтәбез. Аннары суыткычка алып куеп суытабыз. Бүлмә температурасында сакларга да мөмкин.

Тәмле булсын!
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар