Логотип
Икенче ашлар

Көрпәле оннан пешергән авылча пилмәннәр

Ирем кич буе рәхмәт укыды, баксаң, мин аның балачак пилмәннәрен пешергәнмен икән. Әле малай вакытында ук  урамнан ачыгып уйнап кергәч, әбисенең пилмәннәрен ашаганын исендә калдырган ул. Кара оннан бөгелгән, пәрәмәч кадәр булып пешкән шул пилмәннәрнең тәме гомере буе тел очында сакланган аның. Ул аларны ничек ашап бетергәнен дә сизми калган. Искиткеч тәмле булган шул! Булмый ни! Авыл йомыркасы сытып, чишмә суына көрпәле оннан басылган булган бит алар. Ирем ул пилмәннәрне еш искә алганлыктан, минем күптәннән аның шул теләген тормышка ашырасым килә иде. Пилмән бөгәргә керешкәч, бертөрле каушап та калдым, нәкъ шундый булып чыгар микән? Ит кибетеннән чак кына майлырак яңа чалынган ит алып кердем... Гадәти булмаган бу пилмәнне бик файдалы оннан пешерергә тәкъдим итәм. Башлыйбызмы?

Кирәк:

(камыр өчен)
* 300 г бөтен килеш тарттырылган бодай оны (цельносмолотая). Икенче төрле аны көрпәле он дип тә йөртәләр;
* 2 данә йомырка;
* 100 мл җылымса су;
* 1/4 чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен:
* 300 г сыер ите;
* 2 баш суган;
* 1 тырнак сарымсак;
* 1/2 чәй кашыгы эре бөртекле диңгез тозы;
* тәменчә төелгән кара борыч;
* 1 чәй кашыгы тимьян;
* өстен бизәр өчен петрушка.
 

Эш барышы:

1. Онны илибез, тоз кушабыз. Уртасын чокырлап, ике йомырка сытабыз.


2. Азлап-азлап кына суны куша барып, камыр басабыз.


3. Камырны 10-15 минуттан да кимрәк басмыйбыз. Баскан вакытта бераз он яки су кушарга туры килүе мөмкин. Аннары камырның өстен полиэтилен элпә белән каплап, ярты сәгатькә өстәл өстендә калдырабыз.


4. Сыер итен иттарткычтан чыгарабыз, суган белән сарымсакны вак итеп турыйбыз, эре бөртекле тоз, төелгән кара борыч, кипкән тимьян салып, барысын бергә яхшылап болгатабыз.


5. Бу вакыт эчендә камыр үзләнә. Андый камырны җәюе дә җайлы. Аны юка җәем итеп җәеп, чәй тәлинкәсе кадәр түгәрәкләр кисеп алабыз. Камыр шактый ук йомшак килеп чыкканга, үсемлек мае салу ихтыяҗы юк. Кискәннән соң, камыр бик тиз җилли, шуңа күрә кулларны әледән-әле салкын суга тыгып, юешләп алырга кирәк.


6. Һәр түгәрәк уртасына эчлек салып чыгабыз.


7. Камырның читләрен ябыштырып, баусыман итеп матурлап бөрәбез.


8. Пилмәннәрне кайнап торган тозлы суга салып пешерәбез. Игътибар: мондый камырдан бөккән пилмәннәр гадәтиенә караганда озаграк пешә, пилмән салган су кайнап чыкканнан соң, якынча 15 минут пешерергә кирәк.


9. Әзер пилмәннәрнең өстенә ваклап туралган петрушка сибеп, каймак белән табынга чыгарабыз. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Вкусные, как в детстве! Спасибо за рецепт!

    Хәзер укыйлар