Филүс Каһировтан баскча пешерелгән тавык

Филүс Башкортстанның Бүздәк районы Килем авылында туып-үскән егет.
Аш-су әзерләү серләренә студент елларында өйрәнгән. Моңарчы авыз итмәгән ят ризыклар пешерергә, башка халыкларның кухняларына күз салырга ярата ул. Филүснең бүген безгә тәкъдим итә торган ризыгы да, Франция, Испания якларында яратып әзерләнә икән. Сез дә пешереп, авыз итеп карагыз әле, сезгә дә ошар ул.
* 1 зур болгар борычы;
* 2-3 зур помидор;
* 1 баш суган;
* 1 кишер;
* тоз-борыч.
Тавыкның бот өлешен урталайга бүлеп (артык зур булмаса, бүлмәсәң дә ярый), үсемлек мае салынган табада һәр ягын да кыздырып алабыз.
Икенче бер табада ярым боҗралап туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Шуның янына саламлап туралган кишер салабыз. Кишер йомшаргач, озынча итеп туралган болгар борычын өстибез.
Кызган яшелчәләр янына кабыгы салдырылган помидорларны турап салабыз, тоз-борыч сибәбез. Капкач белән каплап, сүрән утта 10 минут томалап тотабыз.
Яшелчәләрне тавык ботлары янына кушып, янә 10-15 минут чамасы пешерәбез.
Тавык янына өстенә сыр сибелгән бәрәңге әзерлик.
* 7-8 бәрәңге (яшь бәрәңге булса, бигрәк тә яхшы);
* 100–150 г кибет каймагы;
* 1 тырнак сарымсак;
* 100 г каты сыр;
* тоз-борыч.
Бәрәңгене юып, кабыгы белән яртылаш әзер булганчы пешерәбез.
Сарымсакны вак угычтан уып, каймакка кушабыз. Тәменчә тоз белән борыч сибәбез, яхшылап туглыйбыз.
Бәрәңгене бераз суытып, кабыгын әрчибез (яшь бәрәңгенекен әрчемәсәң дә була) һәм урталай бүләбез.
Төбенә аз гына май тамызылган табага бәрәңгеләрне кискән ягы белән өскә каратып тезеп, өстеннән сарымсаклы каймакны ягабыз.
Аның өстенә уылган сыр сибеп, 10-15 минутка 200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.
Сыр кызаргач, сыебыз әзер.
«Сөембикә», № 6, 2015.
Аш-су әзерләү серләренә студент елларында өйрәнгән. Моңарчы авыз итмәгән ят ризыклар пешерергә, башка халыкларның кухняларына күз салырга ярата ул. Филүснең бүген безгә тәкъдим итә торган ризыгы да, Франция, Испания якларында яратып әзерләнә икән. Сез дә пешереп, авыз итеп карагыз әле, сезгә дә ошар ул.
Кирәк:
* 4 тавык боты;* 1 зур болгар борычы;
* 2-3 зур помидор;
* 1 баш суган;
* 1 кишер;
* тоз-борыч.
Эш барышы:
Тавыкның бот өлешен урталайга бүлеп (артык зур булмаса, бүлмәсәң дә ярый), үсемлек мае салынган табада һәр ягын да кыздырып алабыз.Икенче бер табада ярым боҗралап туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Шуның янына саламлап туралган кишер салабыз. Кишер йомшаргач, озынча итеп туралган болгар борычын өстибез.
Кызган яшелчәләр янына кабыгы салдырылган помидорларны турап салабыз, тоз-борыч сибәбез. Капкач белән каплап, сүрән утта 10 минут томалап тотабыз.
Яшелчәләрне тавык ботлары янына кушып, янә 10-15 минут чамасы пешерәбез.
Тавык янына өстенә сыр сибелгән бәрәңге әзерлик.
Кирәк:
* 7-8 бәрәңге (яшь бәрәңге булса, бигрәк тә яхшы);* 100–150 г кибет каймагы;
* 1 тырнак сарымсак;
* 100 г каты сыр;
* тоз-борыч.
Эш барышы:
Бәрәңгене юып, кабыгы белән яртылаш әзер булганчы пешерәбез. Сарымсакны вак угычтан уып, каймакка кушабыз. Тәменчә тоз белән борыч сибәбез, яхшылап туглыйбыз.
Бәрәңгене бераз суытып, кабыгын әрчибез (яшь бәрәңгенекен әрчемәсәң дә була) һәм урталай бүләбез.
Төбенә аз гына май тамызылган табага бәрәңгеләрне кискән ягы белән өскә каратып тезеп, өстеннән сарымсаклы каймакны ягабыз.
Аның өстенә уылган сыр сибеп, 10-15 минутка 200 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз.
Сыр кызаргач, сыебыз әзер.
«Сөембикә», № 6, 2015.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.