Чөгендер - табын патшасы

Чөгендерле тәбә
Ипине ярты сантиметр калынлыкта кисәкләп кискәләгез дә, җиңелчә суга манчып алыгыз. Ә пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз. Шуңа бер йомырка, йөзем кушып, болгатыгыз.Аннары маргарин белән майлап, төелгән сохари сибелгән табага иң элек ипи телемнәрен тезегез. Шуңа йөземле чөгендер катнашмасын тигезләп салыгыз һәм өстенә тагын бер катлам ипи тезегез. Шулар өстенә тугланган өч йомырка сибеп, 40 минут мичтә пешерегез. Табынга каймак белән куегыз.
Тәбә өчен: 400 г каты ипи, 300 г чөгендер, 4 йомырка, 3 аш кашыгы сохари, 100 г йөзем, 50 г маргарин, каймак кирәк.
Чөгендерле гарнир
Чөгендерне эре угычта уып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Кишерне дә эре угычта уыгыз, суганны эре итеп турагыз. Шуларның барысын бергә кушыгыз да, өстенә томат пастасы, тоз, борыч салып, болгатыгыз. һәм барлыкка килгән катнашманы 15-20 минут табада кыздырыгыз. Әзер булыр алдыннан маринадланган гөмбә һәм туралган яшелтәмләткечләр кушып, болгатыгыз.Гарнир өчен: 500 г чөгендер, 500 г кишер, 3 баш суган, 1 банка маринадланган гөмбә, үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы томат пастасы, туралган яшелтәмләткеч, төелгән кара борыч, тоз кирәк.
Тутырылган чөгендер
Чөгендернең кабыгын әрчеп, очлы пычак белән уртасын чокырлап алыгыз. Һәм шуңа дөге, ит фаршы, тоз, борыч катнашмасы тутырыгыз. Тутырылган шул чөгендерләрне майланган табага утыртып тезегез дә, өстенә эретелгән атланмай сибеп, әзер булганчы мичтә пешерегез.Табынга куяр алдыннан чөгендергә тугланган каймак салып, берничә минут мичтә тотып алыгыз.
3-4 чөгендергә: 600 г сыер ите фаршы, 4 аш кашыгы (100 г) дөге, 200 г каймак, 1 аш кашыгы атланмай, тоз, борыч, яшелтәмләткеч кирәк.

Чөгендерле балык кыздырмасы
Сөяксез балык итен кисәкләп турагыз да, тоз белән борыч кушып, болгатыгыз һәм майланган табага салыгыз. Шуңа боҗралап туралган суган һәм эре угычта уылган чөгендерне тигезләп салыгыз. Аннан соң өстенә каймак яисә майонез һәм угычта уылган сыр сибеп, 15-20 минут мичтә пешерегез. Табынга куйганда өстенә ваклап туралган укроп сибегез.Кыздырма өчен: 500-600 г минтай ите, 3 пешкән чөгендер, 2-3 баш суган, 2-3 аш кашыгы каймак яисә майонез, 50 г каты сыр, үсемлек мае, тоз, борыч, укроп кирәк.
Җимешле чөгендер салаты
Табада кыздырылган арахисның кабыгын әрчеп, кофетарткычта ваклагыз. ә пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз. Кайнар суда бүрттерелгән төшсез караҗимеш белән күрәгәне саламлап турагыз. Сарымсакны пресс аша чыгарыгыз. Аннары шулар өстенә майонез салып, барысын бергә болгатыгыз. Салатны табынга чыгарганчы суыткычка куеп торыгыз.
Салат өчен: 500 г пешкән чөгендер, 250 г арахис, 100 г төшсез караҗимеш, 100 г күрәгә, 1-2 төш сарымсак кирәк.
Көнҗетле салат
Пешкән чөгендерне эре угычта уыгыз да, көнҗет чикләвеге, майонез һәм бераз тоз кушып, барысын бергә болгатыгыз. Салатка башка бернәрсә дә өстәргә кирәкми, ул болай да тәмле була.Чөгендерне каты кара ипи кисәге белән пешерү яхшы. Шулай эшләгәндә чөгендернең исе азрак чыгар. Ә инде чөгендерне мичтә пешерү тагын да яхшырак.
Һәр хуҗабикә винегретны үзенчә ясый, әмма һәркайсы чөгендер белән. Ә менә бер төр винегрет бөтенләй тозлы кәбестәсез ясала. Болай ясаганда чөгендергә гөмбә, тозлы балык, фасоль, маринадланган яисә яшел кыяр һәм яшел борчак салырга кирәк.
Башка яшелчәләрдән аермалы буларак, чөгендерне тозлы суда пешермиләр, төсен югалта һәм тәме дә тәмсезләнә төшә. Шул сәбәпле чөгендернең төбен-тамырын кисмичә генә пешерергә кирәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
Бергә булырга язмаган безгә... Хәзер аңлыйм: мин бик тырыш, яхшы укучы бала булганмын. Һәм шуның өстенә соң өлгергәнмен. Мәктәптә кайберәүләр бишенче класстан ук егетләр белән аралашып, егет сөйгәнгә исләрем китеп карый идем. Артык хисләнеп тормыйча гына дөньяны җигелеп тартучы әти-әни үрнәге дә шул булгандыр. Алар артык мәхәббәт маҗараларыннан башка гына, димләп өйләнешкән кешеләр иде. Егет сөю бер оят эш төсле тоелган миңа.
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.