Логотип
Икенче ашлар

Булдыклы хуҗабикә табыны



Бүген заманча кибетләрдән кыйммәтле ризыклар сатып алу берни түгел. Әмма һәрбер хатын-кыз алай эшли алмый һәм эшләми. Ә менә булдыклы хуҗабикә хәзинәдә барыннан телеңне йотарлык нигъмәтләр пешерә. Акчаны да акыл белән сарыф итә. Әйе, андыйлар һәрьяклап хәстәрле булалар. Мәсәлән, өйдә ярма яисә кер юу порошогы бетсә, якындагы ки­беткә чыгып чапмыйлар. Һәм кышын ки­беттән катырылган яшелчәләр дә сатып ал­мыйлар, бик шәпләп кенә аларны җәйдән үк үз суыткычында катырып куялар. Аннары кыш буе шуларны кулланып, үз гаиләсен төрледән- төрле ризыклар белән сыйлап яшиләр. Мәсәлән, андый хуҗабикә инде күнеккән токмач­ны да яшелчәләр кыздырып яисә сыр кисәге белән яңача хәзерли. Ит юк, дип аптырап тормый, кул астында булганыннан яшелчәле кайнар шулпа пешерә. Суыткычтагы 200-300 грамм ит фаршын боткага яисә бәрәңгегә кушып менә дигән икенче аш әзерли.
Менә безгә хат юллаучы бу ханымнар да нәкъ шундый булдыклы хуҗабикәләр. Алар тәкъдим иткән ризыкларны якыннарыгызга пешерегез, һич үкенмәссез.

Итсез яшелчә ашы
Саламлап туралган кишер белән башлы суганны майлы табада кыздырып алыгыз. Шуны кәстрүлдәге суга салып кайнатып чыгарыгыз. Аннары кисәкләп туралган кәбестә, кузаклы фасоль, бәрәңге, тоз са­лып 15-20 минут кайнатыгыз, һәм туралган поми­дор өстәп, яңадан 5 минут утта тотыгыз. Пешеп җитәр алдыннан яшелтәмләткечләр салыгыз.
Дүрт өлешкә: ярты кәчән кәбестә, 2 поми­дор, 2 бәрәңге, 1 стакан кузаклы фасоль, 1 ки­шер, 1 баш суган, 50 г атланмай, тоз һәм яшелтәмләткечләр кирәк.
Зифа ХӘКИМОВА.

Ташкабактан пылау
Кишер белән суганны ваклап, ә кабыгы әрчелгән ташкабакны | шакмаклап турагыз. Дөгене яхшылап юыгыз.
Кәстрүл төбенә иң элек үсемлек мае, аннары катламлап суган, кишер, ташкабак, ваклап туралган яшел укроп салыгыз. Өстенә дөге, борыч һәм 1 стакан кайнар су салып болгатыгыз. Пылауны уртача утта 25-30 минут пешерегез. Табынга каймак яисә кетчуп белән бирегез.
Пылау өчен: 1 стакан дөге, 1 зур ташкабак, 2-3 кишер, 1 баш суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, борыч, тоз, укроп, 4 аш кашыгы каймак яисә кетчуп кирәк.
Нәфисә КӘРИМОВА.

Бәрәңге “тунлы” кабымлык
Кабыкта пешкән бәрәңгене әрчеп, эре угычта уыгыз. Шуңа тоз, борыч, эре угычта уылган пешкән йомырка, вак итеп туралган башлы суган кушып болгатыгыз.
Аннары шул боламыкны күмәч телемнәренә тигезләп ягыгыз, һәм ягыл­ган ягы белән майлы табага каплап, бер яклатып кына кыздырыгыз.
Бәрәңге боламыгына пешкән ит фаршы кушсагыз да ярый.
Алты өлешкә: 1 күмәч, 3-4 бәрәңге, 2 йомырка, 1 баш суган, 4 аш кашы­гы үсемлек мае, тоз, борыч кирәк.
Айгөл НАСЫЙБУЛЛИНА.

Сельдь балыгыннан кызыл “уылдык”
Пешкән кишер һәм сельдь балыгын иттарткычтан чыгарыгыз. Ә туңдырылган атланмай белән сырны угычта уыгыз. Аннары шуларның барысын бергә кушып, майонез салып болгатыгыз. Барлыкка килгән “уылдык”ны ипигә ягып, табынга куегыз.
“Уылдык” өчен кишернең кызгылт төслесе, ә сельдьнең майлыра­гы яхшырак санала. “Уылдык”ны табынга салат итеп тә куярга мөмкин.
Сигез өлешкә: 300 г сөяксез сельдь, 100 г атланмай, 100 г йом­шак сыр, 3 кишер, 150 г майонез һәм 400 г икмәк кирәк.
Ләйсән ӘНВӘРОВА.

Бәрәңгеле котлет
Котлетларны ике яклатып үсемлек маенда кыздырыгыз. Аннары куе бәрәңге бола­мыгы ясагыз. Суынган котлетларга шул кайнар бәрәңге боламыгы сылап ягыгыз. Шуны майланган табага тезеп, өстенә каймак яисә майонез сибеп, 5-7 минут тоты­гыз һәм кызарганчы мичтә пешерегез.
Тиз кирәк булганда, котлет урынына сосиска салып пешерегез.
Сигез өлешкә: 8 котлет, 1,5 кг бәрәңге, бер стакан сөтнең 3/4 өлеше, 200 г каймак яисә майонез, 2 аш кашыгы үсемлек мае, тоз кирәк.
Әлфия СӨЛӘЙМАНОВА.


Алма боламыгы
Телемләп туралган 4 кг алманы иттарткычтан чыгарыгыз. Барлыкка килгән боламыкка ярты стакан су салып кайнатыгыз. Ә кайнап чыккач, өстенә 1 кг шикәр комы салып, яңадан 10-15 минут болгата-болгата кайнатыгыз, һәм алма боламыгын кайнар килеш стерилизацияләнгән банкаларга тутырып капкачлагыз.
Боламык ясау өчен аеруча антоновка алмасы яхшы. Боламыкны төрлечә ашарга мөмкин. Ә мин бу алма боламыгыннан менә мондый пәрәмәчләр пешерәм.
Иң элек 3 йомыркага 2 аш кашыгы шикәр комы салып туглыйм. Ан­нары шуңа 1 стакан каймак, 1 грамм чәй содасы, ярты чәй кашыгы тоз,
1 стакан алма боламыгы, 1 стакан геркулес оны (иттарткычтан чыга­рылган), 2-3 стакан он кушып, куе коймак камыры ясыйм. Һәм майлан­ган табага салып, уртача кызулыктагы мичтә 15 минут пешерәм.
И. ИСХАКОВА.

Яшелчәле һәм итле ботка
Юылган ярманы кәстрүлдәге суга салып, кайный башлаганчы утта то­тыгыз һәм тоз белән май өстәп болгатып куегыз.
Аннары шуңа вак шакмаклап туралган бәрәңге һәм туралган суган белән бергә кыздырылган ит фаршы өстәгез. Шуларның барысын бергә 20-25 минут пешерегез.
Ботка өчен төрле ярма кулланырга мөмкин.
Дүрт өлешкә: 1 стакан ярма, 200 грамм ит фаршы, 2 бәрәңге, 1 баш су­ган, 2 аш кашыгы атланмай, тоз кирәк.
Мөнәвәрә ХӘМИТОВА.


Шоколадлы печенье
Иң элек йомыркага шикәр комы салып туглагыз һәм он өстәп коймак камы­ры ясагыз. Шуңа угычта уылган шоколад кушып, камырны яңадан туглагыз.
Әлеге камырны кашык белән коры табага салып чыгыгыз һәм мичтә 10-12 минут пешерегез.
Алты өлешкә: 1,5 стакан он, 8 йомырка, бер стакан шикәр комының 2/3 өлеше, 100 г шоколад кирәк.
Эльмира ШӘРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар