Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бүген иртән өченче тапкыр әни булган. Лилия ире белән ике малай тәрбияли иде инде. Әлегә җырчы сабыйның җенесен хәбәр итмәде. Тик безнең чыганаклар буенча, гаилә хәзер тагын бер нәсел дәвамчысына арткан. Без исә бәхетле әнине котлыйбыз һәм улларына хәерле гомер телибез.