Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Алмаз Мирзаяновка яла якканнар

Танылган җырчы Алмаз Мирзаяновны туган ягында Сабантуй уздырмауда гаеплиләр


Танылган җырчы Алмаз Мирзаяновны туган ягында Сабантуй уздырмауда гаеплиләр. Артист менә нинди эчтәлектәге хат алган:


– Танылган артистлар гадәттә туган авылларына кайтып Сабантуй үткәрәләр, ә Сез Бүләргә кайтасы урында акчага алданып, чит җирдә Сабантуйда җырлап йөрисез. Аңа җавап итеп, җырчы берничә ел төрле бәйрәмнәр оештыруын һәм киләчәктә дә шундый күңелле чара үткәрү теләге барлыгын язган. Тик бу хатны алганнан соң Алмазның фикере үзгәргән.
– Зуррак сәхнәгә беренче адымнарымны ясаган вакыттан ук авылда бәйрәмнәр оештырдым, – дип яза ул. – Беренче елны клуб каршындагы мәйданчыкта, аннары артистлар җыелышып, Сабантуй мәйданында Камаз арбасын сәхнә итеп зуур концерт куйдык! Хәтта юри утны аерулары да, юктан сугыш чыгарулары да тагын бәйрәм оештырасы килү теләген бетермәде. 30 яшь тулу хөрмәтенә, 3 автобуска утырып популяр артистлар кайтып, меңләгән тамашачыга тамаша күрсәттеләр. Бик күп рәхмәт сүзләре ишеттем! Кыек сүзләр дә булды, аларына игътибар бирмәскә тырыштым! Ел саен уздырып була торган чара түгел ул. Бигрәк тә җирлек җитәкчелеге һәм хәллерәк кешеләр: “Әйдә, Алмаз, эшлик әле”, – дип тормаганда. Мин аларны хәзер бик яхшы аңлыйм. Күпме генә яхшы булсын дип тырышсаң да, барыбер бер буклы сыер бөтенесен боза икән ул. Киләсе елга 35 яшьлекне тагын да шәбрәк итеп уздырырга кирәк, дигән уйларым бер мизгелдә юкка чыкты. Быел, Аллаһы боерса, әйткән нәзеремне үтәп, әниемнең туган авылында авылдашлар, туганнар җыены ясап алсам, шул җитәр.
Алмазны башка җырчылар да куатләгән. Комментарий калдыручылар арасында Илсөя Бәдретдинова, Әбри Хәбриев һәм башка танылган иҗатташ дуслары бар.
– Яздым-яздым да, сыздым. Сүгенмичә аңлатып булмый икән.. Чөнки авылыма бәйрәм ясыйм дип, янып йөрүләреңне әле дә хәтерлим, Алмаз. Мин дә кайткан идем ул Сабантуйга! Биик матур булган иде.. Аның аңлаганы аңлый инде.. – дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар