Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Лилия Хәйруллина өченчегә әни булган

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина бүген иртән өченче тапкыр әни булган. Лилия ире белән ике малай тәрбияли иде инде. Әлегә җырчы сабыйның җенесен хәбәр итмәде. Тик безнең чыганаклар буенча, гаилә хәзер тагын бер нәсел дәвамчысына арткан. Без исә бәхетле әнине котлыйбыз һәм улларына хәерле гомер телибез.

Лилиянең әнисе, Татарстанның атказанган артисты Гөлдәния Хәйруллина да тамашачылар белән сөенечле яңалык белән уртаклашып, баласын котлады.

– Урррааа... Бүген кызым Лилия безне бәхетле итте. Аллага шөкер!
Минем халәтемне, бу хисләрне кичергән кешеләр аңлыйдыр...
Кызым-бәгырем, котлыйм, әни булуың белән!!!
Балаң үзең кебек акыллы, тәүфыйклы, игелекле булсын! Хәерле, сәламәт, озын гомерле булыгыз! Молодец, кызым! Котлыйм!!! Яратам барыгызны да!!! – дип язган бәхетле дәү әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар