Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Замирә Рәҗапова беренче мәртәбә кызының фотосын күрсәтте

Безгә бүген 5 Ай!!! Беренче тапкыр халыкка чыгабыз!

 

«Безгә бүген 5 Ай!!! Беренче тапкыр халыкка чыгабыз! Таныш булыгыз Камилә Максовна! Безнең «ямьсез» кызыбыз!? Ул безнең бер дә Принцесса түгел?! СөбханАллаһ, МашАллаһ дияргә онытмагыз!» – дип язган Зәмирә Инстаграм битендә.

Комментарийларда баланың бәхетле, сау-сәламәт булып үсүен телиләр.

«Кеше сүзенә ник игътибар итәсез сез. Бала ямьсез буламы инде. Исән-сау булсыннар».  

«Тьфу-тьфу күзләр тимәсен, ничек принцесса булмасын, куколка бит бу».

Күбесе Камиләне Зәмирәгә охшаталар: «Кечкенә Зәмирә, собханалла, әти-әни тигезлегендә, бәхетле бала булып үссен».

 

Кемдер Данилның – Макска, ә Камилә Зәмирәгә охшаган дигән фикер дә калдырган. Ә кемдер: «Бу матур кыз Данил абыйсына охшаган», – дип язган. Камилә кемгә генә охшаса да, без бар матур теләкләргә кушылып, Зәмирә белән Макска бәхетле балаларның бәхетле әти-әнисе булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар