Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Фәридә Төхфәтуллина дүртенче тапкыр әни булган

«Яңа гасыр» каналында «Синнән миңа сәлам» тапшыруын алып баручы Фәридә Төхфәтуллина гаиләсендә зур яңалык бар.

 

«Яңа гасыр» каналында «Синнән миңа сәлам» тапшыруын алып баручы Фәридә Төхфәтуллина гаиләсендә зур яңалык бар. Алып баручы дүртенче тапкыр әни булган. Гаиләнең тагын бер уллары бар. Бәхетле әни бу хакта инстаграмында хәбәр итте.

– Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы, бүләге! Тугыз ай буе карыныңда һәр талпынышын тоемлап көтү, борчылу, дулкынлану. Аллаһы Тәгалә балаларыбызның һәрберсенә бәхет ачкычлары насыйп итсен. Дүрт саны төгәл, акыл-зиһене камил булып, әтисе белән тигезлектә үстереп, игелекләрен дә пар канатта күрергә язсын, – дип язган Фәридә.

Фәридә белән Илшат ике кыз һәм бер малай үстерәләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар