Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Җырчылар җәе: Илсөя җәй килгәнен сизмәгән дә, Данирның гаиләдә проблемалар, Ризат каен җиләге җыя

Җәй – яллар чоры. Әмма коронавирус инфекциясе аркасында ил чикләре ябылып бетте диярлек. Әмма ялны туган ягыңда да оештырырга була. Без эстрада йолдызларыннан быелгы җәйгә планнары белән кызыксындык. 


Җәй – яллар чоры. Әмма коронавирус инфекциясе аркасында ил чикләре ябылып бетте диярлек. Әмма ялны туган ягыңда да оештырырга була. Без эстрада йолдызларыннан быелгы җәйгә планнары белән кызыксындык. 


Данир Сабиров: 
Җәй зур проблемадан башланып китте. Гаиләбез эчендә булган проблема. Моның хакта әлегә әйтмим. Әмма тиздән барысын да сөйләргә туры киләчәк. Инстаграмга пост куярмын. Шуңа да җәй турында уйларга кәеф тә, вакыт та юк. Ялга килгәндә, Төркиягә бик барыр идек тә, әмма юллар ябык – әллә кертмиләр, әллә чыгармыйлар...


Алсу Абулханова:
 Бернинди планнар кормыйбыз. Җәй буена Сабантуйлар. Июльдә Тверь шәһәренә бик чакыралар, шунда барырга исәп. Алла боерса, чикләрне япмасалар, Польшага барып милли бәйрәмдә җырлап кайтырга планлаштырам. Күбрәк эшләргә исәп. Без болай да бик озак өйдә утырдык. Тәкъдимнәр булганда эшлисе, тамашачылар каршысына чыгасы килә. Авылга кайтырбыз инде. Анда без йорт салдык. Шул өйгә, өй янындагы бакчага мөкиббән без хәзер. Күбрәк вакытны анда уздырырга телибез. Чит илгә чыгып ял итү турында уйлаган да юк. Бәлки җәй ахырларында машинага утырып кына гаилә дусларыбыз янына Абхазиягә барып кайтырбыз. 


Зинира һәм Ризат Рамазановлар:
Сабантуйлар узгач, Башкортстанга кайтырга исәп бар инде. Күптән кайткан юк. Зинира бәби көткәч, ерак юлга чыгарга ярамады. Зинира бик сагынды туган ягын. Караидел районында каен җиләге бик мул. Өлгергән инде. Шунда кайтып каен җиләге җыя торган традициябез бар. Сабага даими кайтып торабыз. Әкренләп мәҗлесләрдә эшли башладык. Бәбине әнием, сеңелкәш карап тора. Анда мунчалар кертәбез. Шулай матур гына яшәп ятыш, Аллага шөкер. Чит илләргә чыгу турында уйлаган юк – күкрәк балабыз бар бит. Быел үзебездә генә җайлап кына ял итәрбез. Җәй көне – ямьле вакытта – клиплар төшерергә дә уйлыйбыз. Планнар бар җәйгә анысы!


Алсу Фазлыева:
Быел тормышыбызда зур вакыйга көтелә – ишәергә торабыз. Шуңа күрә каядыр ялга бару турында планлаштырмыйбыз. Эш буенча сентябрьдә барырга җыенабыз. Җәйге чит илдә бару сентябрьгә күчереләчәк, Алла боерса. Авылга кайтачакбыз. Җәйне саф һавада, якыннарыбыз белән үткәрәчәкбез.


Филүс Каһиров: 
Сабантуйлар үткәч, авылга кайтып килү – традиция. Авылда ял ничек булсын инде? Табигатьтә! Әткәй-әнкәйгә ярдәм итәргә. Анда нидер эшләп йөрсәң дә ял бит инде ул. Быел юбилей сезоны, җәй көне ял итеп ятып кына булмас. Аңа әзерләнергә кирәк. Яңа концерт программасы төзисе бар. Чикләр ачылса, чит илгә дә барып ял итеп кайтырга теләк бар барын. 


Илсөя Бәдретдинова: 
 Кара әле, җәйнең беренче ае узып китә икән, минем әле ял турында уйлаганым да юк. Сизелми дә үтеп бара икән бит! Һәр көнне иртән чыгып китәм дә, кичкә кайтып егылам. 


Әсхәт Дөбер-Шатр:
Эшеңне ничек кенә яратып эшләсәң дә, эшләүнең чиге бар икән. Бертөрлелек үзәк нерв системасына тискәре тәэсир ясамый калмый – арый башлыйсың. Ял итәсе килә иде инде. «Авылга Сабантуйга кайтып, кунактан кунакка йөрисем килә», – дип йөргән идем, хыялым чынга ашты. Айгөлнең туганнарына – Актаныш ягына кайтып, рәхәтләнеп кунак булып килдек. Аштан ашка йөрдек. Ике көн эчендә ике атна ял иткән кебек булып кайттым. Бу атнада безнең якка Шыгырданга Сабантуйга кайтырга исәп. Киләсе айларда чит илдә ял итеп кайтырга да хыялланабыз. Былтыргы җәйдән бирле гаилә белән диңгез буенда ял иткән юк бит инде. Алган юлламаны да көзгә күчерергә туры килде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар