Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркә: «Диагнозны сорамагыз – барыбер әйтмим» 

Себергә гастрольләр вакытында Татарстанның атказанган артисты Иркә чактан гына үлемнән калган. Җырчының хәле начараеп, хастаханәгә эләккән. Бу хакта Иркә үзе хәбәр итте. 

Себергә гастрольләр вакытында Татарстанның атказанган артисты Иркә чактан гына үлемнән калган. Җырчының хәле начараеп, хастаханәгә эләккән. Бу хакта Иркә үзе хәбәр итте. 

– «Туган як сәламнәре» дип аталган программа белән 6 җырчы Себергә юл тоттык. Көлешә-сөйләшә беренче концерт үтеп китте, тик нигәдер җырлап кергәч мин үземдә үзгәреш сиздем. Ярар, мин әйтәм, тын кысылып баш әйләнү озын юлдан соң була торган хәл, дип, беркемгә сиздерми генә икенче, өченче көн дә үтеп китте. Соңгы дүртенче концерт зарлануның мәгънәсе юк, кайткач туп-туры Казан хастаханәсенә барырмын, дип, табибыма да әйтеп куйдым. Эш бетте, елмаясы, беркемгә сиздермичә тыныч кына поездга кереп ятам да, үтә ул, дип уйладым. Әнә-ә 9 нчы вагон ерак та түгел кебек, тик аксата, нигәдер уң аяк тотмый башлады. Лилия ипләп кенә култыклады, Ильнат сүзсез генә чемоданымны үзенә алды. «Иркә, калыйк, бәлки», – дигән сүзгә мин: «Си-и-ин нәрсә, Казаныма кайтам үтә ул», – дидем. Поезд кузгалды, 1,5 сәгать без баткаклык чолгап алган юлдан бардык. Нинди туктау анда, телефон да тотмый. Хәл авырайды, авыртудан аң югала башлады. Шул вакытта безгә: «Поездда медицина хезмәткәрләре юк. Без үз өстебезгә мондый проблеманы калдыра алмыйбыз. Үзегез «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз», – диделәр. Шул ук Лилия белән Ильнат мине бер минут калдырмады. Башка вагоннардагы пассажирлар арасыннан табиб эзли башладылар. Булмады. 112 номеры белән чыгып, кем беләндер сөйләштеләр. Поезд ике сәгатьтән соң туктады. Бер авылның «Ашыгыч ярдәм» машинасы килде. Мин яхшы хәтерләмим, тик алар минем ни хәлдә икәнлекне күреп, 100 км ераклыктагы Пыть-Ях бистәсенә озаттылар. «Барып җитәрбезме-юкмы, ышандыра алмыйм», – дигән сүзләрне генә хәтерлим. Җиткерделәр. Лилиям иртәнге 4 тә Себердәге бөтен дусларны аякка бастырырга өлгергән. Тиз арада мине операция бүлмәсенә озаттылар. 2,5 сәгать җиңел булмаган операцияне табиблар уңышлы эшләп чыкканнар. (Диагнозны сорамагыз, әллә нәрсәләр фаразламагыз – әйтмим.) Күпмедер вакыттан соң мин аңыма килә башладым. «О-о-о, бу кеше яңадан терелде», – дигән сүзләр колакта әле дә яңгырап тора. 

Бүген мин аякка баса башладым. Әкрен генә алга барам. Якыннарыма мең рәхмәт. Мин исән-сау, үз аңымда. Әйтергә теләгән сүзем шул: хастаханәгә авыртудан егылгач кына барасы түгел. Аз гына борчылуга ук йөгерегез, күренегез, тикшеренегез! Сузмагыз! Саклагыз үзегезне!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар