Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Гөлназ Асаева бәби көтә?

Интернет киңлекләрендә бер бик тә кызыклы фото пәйда булды.

 

Интернет киңлекләрендә бер бик тә кызыклы фото пәйда булды. Анда Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчылары Элвин Грей белән Гөлназ Асаеваның сөйләшеп торган мизгелләре суратләнгән. Һәм Элвин Грей әлеге фото астына “Шоу дәвам итә” дип язып куйган. Моның нәрсәсе бар инде, диярсез? Бар шул. Фотода Гөлназ бәби көткәнгә охшап тора. Иркен күлмәге астында түгәрәкләнеп килүче корсагы шәйләнә төсле. Моны комментарий калдыручылар да сизеп алган. Җырчыны бәби көтүе белән тәбрик итүчеләр дә күп. Язылучылар Гөлназның йөзе үзгәрүенә, танып булмавына да басым ясый. 

Яшь парларга бу сорауны моңа кадәр дә биргәннәре бар иде инде. Күптән түгел Гөлназ аларга: 

– Виль йортны төзеп бетерүгә, бәби алып кайтабыз. Әлегә юк. Мин әле әни булырга әзер түгел, – дип җавап биргән иде. 

Гөлназ үзе әлегә бу хакта берни дә әйтмәде. Ә бәлки күлмәге генә шулай күрсәтәдер? Ни генә булса да, Вилли белән Гөлназга бәхет телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар