Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Иркәне хастаханәдән чыгарганнар

Берничә көн элек җырчы Иркәнең Себердәге гастрольләре вакытында хәле авыраеп, ашыгыч рәвештә операция ясаулары турында хәбәр иткән идек.

Берничә көн элек җырчы Иркәнең Себердәге гастрольләре вакытында хәле авыраеп, ашыгыч рәвештә операция ясаулары турында хәбәр иткән идек. Бүген аны хастаханәдән чыгарганнар. Иртәгә ире белән гаиләсе янына, Казанга кайтуын әйтте Иркә. 

– Мин бүген хастаханәдән чыктым, Аллага шөкер. Иртәгә туган ягыма юл тотабыз. Минем белән янәшә басып торган, гомеремне саклап калган кешегә Олег әфәндегә рәхмәтләребез чиксез. Артымнан тормыш иптәшем Артур килде. Бу җиде көн эчендә мин сездән бик күп смслар, теләкләр кабул иттем. Рәхмәт сезгә, дусларым. Барысын да елап укыдым. Мине үз итеп яратканыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын, – дип рәхмәт сүзләрен җиткерә ул.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар