Логотип
Проза

Зәңгәр кашлы көмеш алка (5)

Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4508
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4633
Өченче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4664
Дүртенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4690
 
 “ Икенче парга өлгерәм әле... Башта – философия...”
        ...Көмеш алкалы кызның  сүзләре бик тиз исенә төште. Кызның студент булуы бәхәссез иде. Уку йорты, тәгаен, “Кәҗә бистәсе” тукталышында булырга тиеш...
       Айдар Гаязович дәрәҗәсендәге түрә өчен көмеш алкалы кыз турында мәгълүмат туплау уен эш кенә. Өч көн дигәндә, көтелгән дискны аның кулына китереп тә тоттырдылар:
    -Рәхим итегез, Айдар Гаязович! 
     Айдар эчке тетрәү һәм дулкынлану белән дискны алды, үзен борчымауларын кушып, кабинетына кереп бикләнде.
    ...Хезмәткәре кыз турында мәгълүмат туплауны исемләп тә өлгергән. ”Зәңгәр кашлы көмеш алка”операциясе икән... 
       Беренче биттә көмеш алканың егерме тапкыр зурайтылган фотосурәте урнаштырылган... Икенчесе – кыз үзе! Зәңгәр күзләрен тутырып аңа - Айдар Гаязовичка төбәлгән!
         Айдар Гаязовичның бөтен тәне чымырдап, эсселе-суыклы булып китте, калтыравык бармаклары яңадан-яңа клавишларга кагылды...
       ...Зарипова... Нәзирә... Айдаровна!!!
... Зарипова!!! Зәйтүнә фамилиясе бит!!!...
      ... Айдаровна!!! ...
      ...  Айдар Гаязовичның бөтен тәнен вак калтыравык биләп алды.
      ...Әнисе – Зарипова Зәйтүнә!!!
      ...Әтисе ? Бу графага сызык куелган иде! Сызык куелган, димәк, юк! Кызның әтисе юк!
      ... Туган елы... Вакыты... Барысы да туры килә...
      ...Айдар Гаязович, хәлсезләнеп, кәнафиенә авып төште.
      Кыз - аныкы иде! Аның кызы! Нәзирә исемле! Аның Нәзирәсе!!!
      Әллә нәрсә, ачыттырып, күздән сытылып чыкты. Айдар Гаязович соңгы тапкыр кайчан елаганын да оныткан иде. Сулкылдый-сулкылдый рәхәтләнеп елады ул, сафланып, әллә ничек бушанып, җиңеләеп калды.
     ...Аның кызы –Нәзирәсе бар икән бит!
    ... Бераз тынычлангач, бармаклары тагын клавишлар буйлап йөри башлады...
   ... Энергетика университетында икенче курста укый икән Нәзирә...
     ...Менә зачет кенәгәсенең күчермәсе... Гел бишлеләр! ...
     Айдар Гаязович канәгать елмаеп куйды. “Молодец, Нәзирә! Үземә охшаган!”
    ...Менә Нәзирәнең коммерция бүлегеннән бюджетка күчерүне сорап язган гаризасы... Кәгазь читендә “Отказать!” дигән язу да чекрәеп тора...
     Алдагы файл кызның әнисе турындагы мәгълүматлар белән шыплап тулган иде...
    ...Институтны Ижевскида тәмамлаган Зәйтүнә. Кияүгә чыкмаган. Педагогик көллияттә укыта. Мактаулы мәгариф хезмәткәре дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән... һәм башкалар... һәм башкалар...
    ...Менә Зәйтүнә конференциядә чыгыш ясый. Үз-үзенә ышанган көр тавышы нинди ягымлы аның. Колакны иркәли торган җылы тавыш... Кулындагы кәгазенә дә күз салмый... Сөйли дә сөйли ...
    Айдар Гаязович видеога төбәлде дә, Зәйтүнәгә мөкиббән китеп тынып калды. Бу шул Зәйтүнә иде. Моннан егерме ел элекке зәңгәр күзле Зәйтүнә. Ничек үзгәргән ул! Һәм бөтенләй үзгәрмәгән дә кебек... Айдар Гаязович үз гомерендә чибәр-чибәр кызларның затлы матур ханымнарга әверелүен күп күрде. Әмма Зәйтүнәдәге үзгәреш аны шаккатырды: ханым күз явын алырлык сылу һәм ... затлы иде.
*   *   *
           Соңгы көннәрдә Айдар Гаязович әллә ничек тынып, басынкыланып калды. Андагы үзгәрешне Фәйрүзәкәй-гөлкәй дә сизенде:
       -Нәрсә булды? – дип, кызыксынуын да белдерде.
      -Юк... Берни юк...
       Ныклабрак караса, Айдар Гаязовичта яшеренгән эчке бәхетне, күзләренә сеңгән яшерен рәхәтлекне тоемлар иде ул. Әмма Фәйрүзәкәй-гөлкәйнең андый ваклыкларга исе китми, аңа үз рәхәте – мөһим. Әйтте дә онытты: Айдар Гаязовичны иректә калдырды.
       Ә Айдар Гаязович үз уйларына чумды. Аның уйларында Фәйрүзә-гөлкәйгә дә, фәнни җитәкчесе Илдар Нуровичка да урын юк иде. Нәзирә һәм Зәйтүнә! Зәйтүнә белән Нәзирә! Бу ике зат моңарчы әһәмиятле саналган бик күп, бик күп башка исемнәрне аның күңеленнән кысрыклап куып чыгарды да, бөтен вөҗүден биләп алып патшалык итә дә башлады.
       Җаны сафланып, гәүдәсе каядыр югарыга очып китәрдәй җиңеләйгән бер мизгелдә Айдар Гаязович катгый карарга килде: “Очрашырга! Нәзирә белән дә, Зәйтүнә белән дә күрешергә кирәк! Аның кызы, аның Нәзирәсе бит ул! Зәйтүнә дә каршы килмәс. Ник карышсын ди? Аның, Айдар Гаязовичның мөмкинлекләре нинди зур. Иң беренче, ул Нәзирәсен бюджет бүлегенә күчертер! Моның өчен аның бер сүзе җитә. Аннары кызына яхшы квартира, машина алып бирер. Акчасы андый гына вак-төякләргә җитәрлек аның. Сасы тулай торакларда яшәп, ул метроларда күпме йөрергә була!? Аның кызы бит ул! Аның Нәзирәсе!
        Нәзирәнең дәресләр тәртибе белән дә хәбәрдәр иде Айдар Гаязович. Кара тәрәзәле “Лэнд Ровер”ы университет янына килеп туктаганда, Нәзирәнең дәресе бетәргә төгәл ун минут калган иде. Айдар Гаязовичның кызны беренче тапкыр гына каршылавы түгел.Тик менә күрешү генә һаман кичектерелеп киленә.  Ул инде аның дусларын да таный башлады. Нәзирәнең көлүе, елмаюы, ишарәләре, сөйләшү манерасы, тавышы да – болар барысы да Айдар Гаязовичка бик якын иде...
      Ниһаять, Нәзирә чыкты. Иптәш кызлары белән елмаеп саубуллашты да, дивар буенда тукталып, кемнедер көтә башлады.
      Айдар Гаязовичның күптән болай дулкынланганы юк иде. Күкрәген шыплап тутырган утлы давылны басарга омтылып, ул тирән итеп сулыш алды, аякларының егәре кире кайтуын көтеп, машинасында тагын бераз утырып торды. Менә ул чыгар, Нәзирә каршында пәйда булыр. “Мин синең әтиең, кызым,” - дияр, Нәзирәнең йомшак кулын җылы учына кысар... Нәзирә аны кабул итәр, билгеле. Мәһабәт матур иргә сокланып һәм хөрмәт белән карар. Дөрес, бүген үк кочагына ташланмас, билгеле. Алай булырга тиеш тә түгел. Барысы да алда – киләчәктә... Ул , һичшиксез, Нәзирә янәшәсендә булыр...
       Айдар Гаязовичның кесә телефоны чылтырап, уй-фикерләрен чуалтып ташлады.
Ул башта чылтыратучының тавышын да танымый торды.
       -Айдар Гаязович, мин әле бу...
       “Ә-ә-ә... Илдар Нурович икән...”
      -Тиз генә минем кабинетка килеп җитә күр. Это не телефонный разговор... Николай Максимовичны пенсиягә озаталар... Өстәгеләр күрсәткән кандидатураның берсе - син  дигән хәбәр бар. Тизрәк бул, баҗай, форсатны кулдан ычкындырмыйк, чарасын күрә башларга кирәк...
        Бу минутта Нәзирә “Лэнд Ровер”ның кара тәрәзәсенә төбәлеп, чәчләрен рәтләп тора иде. Кызның йөзе Айдар Гаязовичка шундый якын, янәшәдә генә, әгәр ике арада шул кара тәрәзә булмаса, Нәзирәнең зәңгәр күзләрендә ул – Айдар Гаязович - хәтта үз шәүләсен дә күргән булыр иде. Әмма Айдар Гаязовичта кубарылган теге дулкынландыргыч халәт  кинәт сүнеп, теге мизгел  дә мәңге кире кайтмаслык  ниндидер билгесезлеккә чумып  югалган иде инде.
     Кисәк кузгалган “Лэнд Ровер” чыелдавыннан сискәнгән Нәзирә аздан гына читкә тайпылып өлгерде: тәгәрмәч астыннан сибелгән асфальт тузаны катыш пычрак яңгыр суы кызны баштан-аяк коендырып ташлады.
     Икенче көнне Айдар Гаязович “Зәңгәр кашлы көмеш алка” операциясен башкарып чыккан хезмәткәрен эштән алу турындагы приказга кул куйды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жебеган шул да булдымы ир ат?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик эйбэт язасын Гузэл.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бер акыл кермэсэ керми икэн инде ул...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чын ир булсаташламый да индк ул Зэйтунэнне....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Куркак

            Хәзер укыйлар