Логотип
Проза

Зәңгәр кашлы көмеш алка (4)

Беренче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4508
Икенче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4633
Өченче өлеш: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4664

*    *    *
      ... Бераздан Айдар Гаязович метродагы  вакыйгага бәя бирерлек халәткә кайтты.   
       Бу кыз Зәйтүнә түгел һәм ул Зәйтүнә була да алмый иде. Дөрес, аның тавышы да , кыяфәте дә Зәйтүнәнекенә бик тартым, тик ул Зәйтүнә түгел. Теге үткән тормышта ук калган Зәйтүнәгә хәзер, мөгаен, кырык яшьләрдер. Ә бу кыз – яшь. Күп булса – егермеләрдәдер. Шулай да охшашлык бар... Зәйтүнә... Эх! Зәйтүнә! Кайда икән ул? Теге чакта кинәт юкка чыгып, Айдарны тынычлыкта калдырган, шул ук вакытта борчу-шөбһәгә дә салган Зәйтүнә! Айдар Гаязовичның кинәт әнә шул кырык яшьлек Зәйтүнәне күрәсе килеп китте.  “Күзләренең зәңгәрлеге һаман да сакланды микән? Зәңгәр кашлы көмеш алкасына охшаш иде бит алар...
     “Зәңгәр кашлы көмеш алка!?” Шулчак Айдар Гаязовичның күкрәгендә ниндидер бик зур бер ялкын пәйда булды да, тамырлары буйлап, үрли-үрли, бөтен күзәнәкләренә таралды. Аңа кинәт эссе, бик эссе булып китте.
     “Кызның колагындагы көмеш алка Зәйтүнәнеке бит! Шул алка! Аны башка алка белән бутау да, ялгышу да мөмкин түгел. Ничек сөйләгән иде әле Зәйтүнә? Бабамны “Көмешче Зариф” дип йөрткәннәр... Бу алка әбиемә туй бүләге итеп ясалган... Кызганыч, туй көнендә үк сугыш башланган... Әнием дөньяга аваз салганда, бабамның үлгән хәбәре килгән булган инде... Ә әбием үлгәч, алканы миңа киерттеләр... Зәңгәр күзле оныгыма – зәңгәр кашлы колакалкам, - дип әйтеп калдырган әбием...”
      Алка, тәгаен, Зәйтүнәнеке иде... Димәк аның бу кызга ниндидер катнашы булырга тиеш...
 *    *    *                                                             
      Ә теге чакта дуга-капка янында Зәйтүнә белән очрашкач, кызның ниндидер мөһим хәбәр әйтәчәген сизенеп, Айдар тетрәнеп китте. Зәйтүнә һич аңлап булмаслык  бер халәттә иде. Я бик бәхетле кешедәй тыела алмыйча көлеп җибәрә, я, кинәт моңсуланып, сүзсез генә тынып кала. Серле, бик серле иде Зәйтүнә...
      Әмма Айдар алдан планлаштырган тактикасыннан читкә тайпылмаска булды: өзәргә икән – өзәргә.  Тик менә Зәйтүнә җиткергән хә -б-ә-ә-әр ...
      -Айдар абый, мин бәби көтәм...
     Кыз, зәңгәр күзләре белән балкып, томырылып аңа карады.
     Аспирант егет тетрәнгән иреннәреннән бары тик бер сүзне генә сытып чыгарды:
      -Кемнән?
      Кыз , кисәк дертләп, аңа төбәлде:
      -Аңламадым...
     -Авырың ...  кемнән дим? 
      Зәйтүнәгә кинәт әллә нәрсә булды. Ул кисәк агарынып киткән , таштай катып калган йөзе белән егеткә төбәлде, калтыранган иреннәре белән нидер әйтте дә сымак, тик сүзләре ни аңа, ни Айдарга барып ирешмәде. Аннан кисәк борылды да,  йөгерә-атлый, тукталышка таба чапты.
      Бу бик куркыныч һәм көтелмәгән хәбәр иде. Айдарның йокысы качты. Дөрес, хәзер партия заманы түгел. “Син - коммунист яки комсомол”, дип мәҗбүри өйләндерә торган чорлар артта калды, әмма - ре-пу-та-ция! Ә ул репутация дигән нәрсә - ай-һай ваҗный нәрсә бит, заразы. Бүген-иртәгә диссертация яклыйм, фәннәр кандидаты булам дип йөргән егетнең анкетасын пычратырга күп кирәкме! Шул ук Зәйтүнәне иртәгә, елап, Илдар Нурович янына кермәс дип кем әйтә? Анда гына кереп калса бер хәл! Ышанма хатын-кызга, ректоратка кадәр барып җитүе бар!.Ул чакта инде – үтү-ү-ү-т! - репутацияләрең.
      Айдар тактиканы үзгәртергә булды: әлегә араны өзәргә һич кенә дә ярамый! Ярамый! И – баста! Тиз арада  Зәйтүнәне күрергә, тынычландырырга кирәк. Хәзер иң мөһиме – вакытны оту. Диссертацияне яклап, башта теге “катырга”ны кулга төшерергә. Алдагысын –күз күрер! Зәйтүнә Айдарны ярата! Монысы - бәхәссез! Димәк, кызның мәхәббәтеннән тагын бер тапкыр файдаланырга була. Матур сүзләрне кызганмаска. “Әлегә бик мәшәкатьле чак, диссертацияне яклагач та туй итәбез”, - дияргә! Кызны шуңа ышандырырга кирәк! Ә ул ышаначак! 
        Дуга-күпер янында Зәйтүнәгә үзенең нәрсә әйткәнен дә ачык кына хәтерләми иде ул. Ә менә кызның зәңгәр күзләрендәге сөю катыш өметнең   кисәк кенә аптырау һәм рәнҗүгә әверелеше күңелдә уелып калган. Ай-һай, каты рәнҗеткән ахры Зәйтүнәне. Ике көн үтте, кыз һаман да күренми. Тизрәк эзләп табарга кирәк үзен... Табарга да вәгъдәләргә күмеп ташларга... Ышансын... Тынычлансын...Тик “бузить итеп” кенә йөри күрмәсен! 
       Әмма Айдарга алдашырга да, ялган вәгъдәләр бирергә туры килмәде. Барысы да бик  тиз хәл ителде. Бүлмәсендә аны Илдар Нуровичның телеграммасы көтә иде. Ниндидер үз эшләре белән Мәскәүгә киткән җитәкчесе, бөтен язу-сызуларын җыйнап, тиз арада башкалага килеп җитәргә боерган. Кушмаган да, үтенмәгән дә, нәкъ менә “приказываю!”дигән.
         Зәйтүнә дә, аның теге рәнҗүле карашы да, әйтелергә тиешле ялган вәгъдәләр дә – барысы да онытылды. Айдар Мәскәүгә очты...
        Ә Мәскәү аны гына көтеп торган диярсең! Илдар Нурович бөтен эшләрне шундый итеп көйләп куйган:диссертация яклау көтмәгәндә-уйламаганда шулкадәр тиз һәм җиңел хәл ителде, Айдар аңына килергә дә өлгерә алмый калды. Соңрак шундый “уңышлы яклау”ның серенә төшенде төшенүен: Мәскәүдә тәкъдим ителгән  кәнафине биләү өчен, Илдар Нуровичка Айдар кебек аспиранты булуын шарт итеп куйганнар икән! 
         Казанга ул ике айдан соң гына “фәннәр кандидаты” дигән кызыл тышлы катырганы тотып кайтып төште. Ул чакта инде бу катырга үзенең төп вазыйфасын башкарып та өлгергән, Илдар Нурович үз постыннан бик канәгать булып, Айдарны да онытмаган. Бик җыйнак һәм кечкенә генә булуына карамастан, эчендәге сүзләре шактый кыйммәт йөргән икенче бер катырга – Илдар Нуровичның ярдәмчесе дигәне -Айдар Гаязовичның түш кесәсенә кереп  оялаган иде инде. 
        Самолет җиргә төшү белән, ул Зәйтүнәне искә төшерде. Казан Зәйтүнә белән бәйле иде. Бу бәйлелекне берничек тә инкарь итеп булмый. Башкаладагы җылы  кәнафигә бик оста гына кереп урнашкан Илдар Нуровичның уң кулы булсаң да, бу дөньяда әле Зәйтүнә дә бар бит! Зәп-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, “Бәби көтәм!” – дип пышылдаучы Зәйтүнә! Айдар ни әйтсә дә, баланың аныкы булуы хак, анысы, тик Айдар Гаязович янәшәсендә бу икәүгә дигән урын гына тәгаенләнмәгән шул. Бик үк мәшәкатьләнмичә, тавыш-гауга чыгармыйча гына кыздан арынырга кирәк иде.
       Үзе Зәйтүнәгә бер генә хат-хәбәр юлламаса да, бүлмәсендә Айдарны Зәйтүнәнең исәпсез-хисапсыз хатлары көтәдер кебек тоелган иде. Юк! Берни дә юк! Бу фаразының акланмавы аны бераз аптырашта да калдырды.”Үзе бәби көтәм ди, ә үзе... Әллә баладан котылу җаен да табып куйганмы?”  Аның кызга ачуы килеп китте, күңеле һаман Зәйтүнәнең ялваруларын, “бергә булыйк” дип үтенүләрен көтә, шуңа өметләнә дә иде. Шул ук вакытта Зәйтүнәне юллап, тулай торагына бару, бүтәннәр күзенә күренеп йөрү дә кирәкмәгән  урынсыз вәзгыят булып тоелды аңа. 
       Ашханәгә әбәт ашарга кергәч, Зәйтүнәнең иптәш  кызыннан  ишеткәннәре Айдар Гаязовичны бөтенләй шаккатырды:
       “Зәйтүнә бүтән вузга күчкән! Зәйтүнә Казаннан киткән! Айдарга бер сүз тә әйтеп торуны кирәк санамаган!Менә, ышан син кызларга!”
       Әле кайчан гына репутациясе тапланудан куркып , йокысыз төннәр үткәргән, Зәйтүнәдән котылу өчен төрле планнар корган Айдарга кызның шулай көтмәгәндә-уйламаганда юкка чыгуы бик сәер һәм шомлы булып тоелды. 
    “Ышанма кызларга! Берәр үч алуга әзерлеге булмасын тагын. Алай дисәң, Айдар хәзер беркемнән дә һәм бернидән дә курыкмый. Казан белән алыш-биреше бетте аның. Алда – Мәскәү!”
     Ул тагын кесәсендәге теге кечкенә таныклыгын барлап куйды. Әмма үзенең дулкынлануын, эчендә кайнаган вулканнарны Зәйтүнәнең дустына сиздермәскә тырышты: белмәве, сизмәве, аңламавы кулай дип тапты.
        - “Хат язармын “,-дип вәгъдә итте дә, онытты Зәйтүнә... Сез язышасыздыр бит... Адресын бирмәссез микән... 
        Айдар үзен бик тиз кулга алды:
       -Бирәм, билгеле.Тик йорт номеры хәтердән чыккан. Соңрак , яме...
        Айдар кыздан шулай дип качты. Тиешле эшләрен тиз-тиз тәмамлады да Мәскәүгә очты. 
       ... Башкала тормышы аны башка  төрле мәшәкатьләргә алып керде, алдарга да, елмаерга да, ялган вәгъдәләр бирергә дә өйрәтте. Башкала – Зәйтүнә түгел, аңа бар да сыя. Кайда – хаклык, кайда ялган икәнен, бар, исбатлап кара син! 
        Егерме ел эчендә Айдар Гаязовичка төрле кәнафиләрдә утырырга туры килде, күкрәк кесәсендәге таныклыклар да алмашынып торды. Хәзер ул менә Казанда. Казан – үз казаның инде! Дөрес, тагын да югарырак дәрәҗәгә ирешү өчен әле соң түгел: кырык биш яшь – самый егет чак, дип, юкка гына әйтмиләр лә.
         Зөбәрҗәт ханымдай затлы Фәйрүзә-гөлкәй белән култыклашып, дәрәҗәле тантаналарга барганда түбәнрәк даирәдәге түрә хатыннарының  :
       -Аһ, Айдар Гаязовичның хатынын күрәсезме? Нинди гүзәл! – дип пышылдашуларына да күптән инде күнегеп бетелгән.
        -Шушы балның гүзәл королевасын биергә чакырырга мөмкинме? – дип, Фәйрүзә-гөлкәйнең нәфис биленә кул салган ялагайларлардан да көнләшми ул хәзер.
         Бии бирсеннәр, Фәйрүзә ханымның күңелен күрсеннәр, әйдә. 
         Фәйрүзә-гөлкәй һаман да яшь, затлы һәм ... ымсындыргыч. Айдар Гаязович аның һаман бертөрле затлылыгына да күптән ияләште.  Үзгәрәк булсын иде ул. Вакыт-вакыт аның күз алдына битенә тут төшкән, иреннәре шөшенгән, корсагы иләмсез бүлтәйгән Фәйрүзә-гөлкәй килеп баса. Булсын иде! Берәр вакыт шундый булсын иде ул! Әмма Фәйрүзә-гөлкәй һаман нәфис, зифа һәм ... кысыр.
        Барысына да күнегелгән, күбесе гадәткә әйләнгән инде. Тик менә Илдар Нурович кына һаман да Илдар Нурович булып кала бирә: сессиядә дә, конференциядә... мунчада да...  “Баҗай” дигән кадерле сүзне, бер булмаса бер, үзенең фәнни җитәкчесенә әйтәсе килә Айдар Гаязовичның. Тик Илдар Нурович кына, ни сәбәпледер, һаман да  кичектереп килә, Айдар биләгән кәнафинең аныкыннан шактый кайтыш булуын искәртеп алудан да бер дә тайчынмый ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамын кэтэм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамы булачакмы? Рэхэтлэнеп укыдым.

      Хәзер укыйлар