Уяну

Таң атып килә. Күгелҗем күктәге берән-сәрән йолдызлар да таң нурында эреп юга лалар. Иртәнге кояш нурлары агач башларына, биек йорт ларның тәрәзәләренә кунып, яңа көн уянганны хәбәр итәләр. Шәһәр йоклый әле, шәһәр тып-тын.
Шул тынлыкны ярып, унар катлы йортлар янына көмеш төсендәге шәп машина килеп туктады. Ишек ачылды, аннан бер кыз күренде. Әллә этеп төшерделәр, әллә үзе җиргә җайсыз басты, ул, чайкалып китеп, юл буендагы яшел чирәмгә ауды. Машина ишеген шапылдатып ябып, кузгалып китте.
Буйга җитеп килә торган бу кыз бала исерек иде. Көн дә шулай, кичтән алып китәләр, иртән китереп куялар. Дөресрәге, элек шулай иде, хәзер китереп ташлыйлар. Көндез ул йоклый, ял итә: юына, бизәнә, тагы ниләрдер эшли, кич җиткәнне көтә.
Баштарак ул матур киенә, үзеннән күпкә олы яшьтәге ир-атлар белән затлы рестораннарда була, талгын музыка тыңлый, вальс әйләнә, үзенә сокланып караган, ягымлы сүзләр әйткән кешеләрне ярата иде. Соңгы айларда элекке матур абзыйлар каядыр югалды, аларны әрсез егетләр, тозсыз шаяртулар, усал күз карашлары алыштырды. Аны көчләп эчертәләр, төн үткәрергә әле берсенә, әле икенчесенә бирәләр, таң атканда гына бөтен хәлен, котын алып өенә китереп ташлыйлар...
Ярый әле матурлыгы бар. Анысы да бетсә... Кыз инде аягына баскан, якындагы каенга барып сөялгән иде. Әле генә башына килгән уйларын бер җепкә тезәргә тотынды. Иртәнге салкынча җил аны айнытып җибәрде бугай, кыз бала, сәдәпләре ычкынган кофтасын рәтләргә азапланып, балчыкка буялган кулларына карады да елмайгандай итте: “Йә, ярар, имиеңне күрәләр дисеңмени, күренмәгән җирең калмады бит инде, күрсеннәр...” — дип сөйләнде. Озын буйлы, ак каендай сылу гәүдәле кыз өстендәге затлы кофтасына пычрак кулын сөртте. “Барыбер юасы, майлы куллар өс-башымны гына түгел, тәнемне, җанымны да пычраттылар инде”, дип уйлады бугай.
Шул арада әллә каян гына чыгып кыз янына килгән көчек, нечкә койрыгын болгап, кызыксынып аңа карап тора башлады.
– И бәгырькәем, — диде кыз, — карама миңа, мин дә
синең хәлеңдә бит. Урам эте бит без икебез дә, иясез җаннар. Бар, бар кит, ачуымны китереп торма...
Көчек китмәде. Әллә аңламады, әллә үзе ише бәхет сез җанны ташлап китәсе килмәде: кызның аякларына борынын төртте. Кыз иелде, салкыннанмы, куркуданмы дер-дер килгән көчекнең башыннан сыйпады, ак муенындагы кара муенчагын рәтләде.
– Кыскан бит муеныңны, китер, салдырыйм әле, менә ничек матур булдың, Акмуен, исемеңне әйтмисең инде син, Акмуен булырсың, яме?
Ягымлы, назлы тавышны сагынган иде бугай көчек. Ярар, дигәндәй, нечкә генә итеп өреп куйды.
– Сине дә куып чыгардылармыни? Ни гаебең булды соң синең? Өйгә кайтмый йөрдеңме, хуҗаңны тыңламадыңмы? Сезгә, этләргә, ни эшләсәң дә ярый бит, безгә, кешеләргә генә ярамый ул, ярамый. Кеше күзеннән төшкән, пычрак кулъяулык хәлендә калган кызларга бездә “урам эте” диләр. Әни әйтә иде, кыз бала таслап салынган ефәк, дип. Кыз баланың хәле кыл өстендә, кылдан төшсә ил өстендә, дип тә әйтә иде. И әни, энекәем, белмисең бит хәлләремне...
Кыз бала үксеп елап җибәрде. Каршысында аны тыңлап торган көчекне кулына алып күкрәгенә кысты.
– Ә син беләсеңме, мин ничек бу хәлгә калдым? Сөйлимме? Тукта, төшми тор, җылын. Мин бит аны башка беркемгә дә сөйли алмыйм, ул минем газаплы серем, җанымны суырып алган язмышым.
...Зарема исемле мин, шәһәргә килгәч, шундый кушамат тактылар. Әни кушкан исемем Зарифа — зар- моң, сагыш, күз яшьләре — туганда ук исемемә язып куйганнар. Әтием мин кечкенә чакта ук үлгән, мин үги әти кулында үстем. Мин аның тәти курчагы идем. Башта иркәләде, ни теләсәм шуны алып бирде. Аннары... аннары үзенеке итте. Син аңлый сыңмы, унике яшемдә мин хатын идем инде. Яшьлек мәхәббәтендә янмадым, дус кызларым, иптәш егетләрем булмады, бер тапкыр да “яратам” дип әйткәнемне хәтер ләмим. Әнием берни сизмәде, ул мине элеккечә “кызым” дип саклый, ярата иде. Мәктәпне әйбәт тәмамладым. Әти-тәти мине институтка кертте, һәм, озакта үтмәде, үзенең начальнигына “төртте”. Әйе, син аңлыйсыңмы, мине сатып ул үзенә акчалы урын алды. Әлеге начальник, менә мондый дәү корсаклы, пеләш башлы бабай, миңа әнә теге йорттан бер бүлмәле фатир алып бирде. Шуннан китте инде. “Зарема, Заремочка, син минем куанычым, юанычым”, — кыз әлеге картның кыланмышларын күз алдына китереп, җирәнеп төкереп куйды.
Көчек, акыллы күзләрен аңа төбәп, кызны тыңлагандай тора иде.
– Нигә тешләмәдең, ник куркытмадың ул явыз бәндәләрне? — дип сорыйсың инде син, әйеме? Юк шул, куркыта алмыйм, ихтыярсыз мин, күндәм. Кечкенәдән үк әнием олылар кушканны тыңларга өйрәтте: “Карышмаска, үз сүземне әйтмәскә кирәк, олылар синнән күбрәк беләләр”, — ди иде. Менә шулай үз-үземне яклый алмыйча үстем, хәзер дә куркам. Әйдә, дисәләр — барам, кит, дисәләр — кайтам. Хәзер минем теге бабаем да юк инде, төн саен яңа кешеләр ала мине, кая барганымны да, кем белән булганымны да белмим.
– Ник качмадың, дисеңме? Качып карадым, әни янына авылга кайткан идем. Атна дигәндә килеп җиттеләр. “Синең өчен без акча түләдек, кайтмасаң, үтерәбез”, — дип куркыттылар. Әниемне кызганам, җир үкереп елап калды мескенем. Инде үземә дә ошый бу хәлем. Эш дип, акча дип баш ватасы юк, киендерәләр, ашаталар, эчертә ләр. Бер дә эчмәс идем дә... Ә минем шундый да яратасым килә, Акмуен, ярата-сы-ым...
Таң атып килә. Бәлки, Зарифаның да таңыдыр бу. Моңа кадәр беркайчан да үзе турында болай ачынып уйлан ганы юк иде бит әле аның...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
23 февраль 2021 - 21:22Без имениФагыйлэ Талип бабай турында язманны укыдым эле.Бик ошады.«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
20 февраль 2021 - 13:53Без имениПрощай, кадеремне белмәгән ир. Шуның белән бетәдер инде азагы)))Төнге яңгыр сере
-
20 февраль 2021 - 14:07Без имениБәхетле булсыннар, әлбәттә. Бабай яшәвен яшәп калыр ул үзе теләгәнчә. Тик тол хатынның ике бала үстерәсе булыр.Чәчәкле көзге мәхәббәт
-
20 февраль 2021 - 14:20Без имени"Акыллылар меңгә бер генә туа", Акыллы кешенең язмасын укуы да рәхәт. Рәхмәт.Яшәп кенә карыйм...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.