Логотип
Проза

​Тарту көче

Аның хикәяләрен журнал укучылар яратып кабул итә. Теле матур, укырга җиңел, вакыйгалар шундук бөтереп алып кереп китә... Гүзәл Әдһәм белән якыннанрак таныштыруыбызны сорыйлар. Шакирова Гүзәл Әдһәм кызы Арча районы Наласа авылында туган. Арча педагогика көллияте, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге, Актаныш районы мәктәпләрендә укыту, Казан пединститутында укып, икенче диплом алу, халык театры режиссеры булып спектакльләр куеп йөрү, үзешчәннәрнең Бөтенроссия смотрлары лауреаты булу, татар драматургиясе буенча Алабуга педуниверситетында диссертация яклау, студентлар белән эш... Болар һәммәсе, әлбәттә, аның иҗатында үз урынын таба – Гүзәл Әдһәм повестьлар, хикәяләр, пьесалар яза. 


Яз кояшы җебеткән көпшәк кар кисәк убылып китте дә, кыз тездән карга чумды, тигезлеген саклый алмыйча, җемелдәвек юрганга йөзе белән капланды. Кулындагы бавын әллә ныграк тартып җибәрдеме, тыңлаусыз чана юлдан читкә шуышты. Җылы нурдан эреп, йокымсырап киткән Зариф та, чанасы-ние белән янтаеп, кар өстенә ауды. 
Асия каушады, өстендәге карны да кагып тормый, чанага ябышты.
Нишләргә?
Чананы турылап, басу юлына чыгарып бастырды, аннан йөзтүбән яткан Зарифка таба иелде. Егетне биленнән кочып, бар көченә үзенә тартты, кузгатып, чанага утыртырга азапланды.
Ир-ат гәүдәсе шулай авыр була микәнни?

Кыз, йөрәксенеп, кабат егеткә ябышты: өстерәде, тартты, йолыкты, ничек кирәк алай егетне чанага утырту җаен тапты.
Яралы кулы җайсыз каерылдымы, Зариф ыңгырашып куйды. Юк, ыңгырашу түгел, ә шуңа охшаш ниндидер бер ым иде бу. Ир-егетнең әлеге халәттәге чарасызлык белән ризалаша алмавы, бәгырьдә кайнаган утлы ялкыннарны яшерергә омтылуы шуннан туган җан иңгерәве иде бу.

Күзләр шунда очрашты... Һәм шул мизгелдә үк бер-берсеннән качарга ашыкты... Аларның инде күптән күзгә-күз төбәп сөйләшкәне юк иде. Теге чактан... Кырык бердән бирле...
Ә хәзер әнә – урамда кырык бишнең язы. Март кояшы күзне чагылдыра, әллә ниләр вәгъдә иткәндәй, күңелне уйната... Йөрәк каядыр ашкына... Каядыр омтыла...
Госпитальдә дә Асия егетнең күзләренә карамаска тырышты, Зариф үзе дә гел читкә төбәлеп сөйләште, Тәзкирә турында да берни сорашмады. Ярый әле сорамады. Кыз аңа ни дип җавап бирер иде? 

 ...Сугыш инде күп нәрсәне оныттырган иде. Укытучы егет Зарифның хәбәрсез югалуы турында хат килү, хатыны Тәзкирәнең районнан килгән вәкилгә кияүгә чыгып, Казанга китүе авылда инде әкренләп онытылып килә иде. Әйтерсең, болар барысы да үткән гасырдагы вакыйгалар булган да, сугыш сөременә уралып, күңелдән җуела башлаган.
Бары тик бер кеше – Асия өчен генә болар бик тә, бик тә яңа иде әле. Мәңге искермәс, хәтердән җуелмас хатирәләр булмыймыни? Кызның бәгырен тырнап, җан яраларын гел яңартып торган хатирәне онытырсың, бар!

...Зариф авылга сугыш башланырга бер ел кала кайтып төште. Бөтен халык шаккатты: егерме беренче елгы ачлыкта ятим калып, Казандагы балалар йортына озатылган сабый, ир-егеткә әверелеп, авылына кайтсын әле! Авылдашларының исә институт бетергән кешене беренче генә күрүләре иде. Менә нинди була икән ул укыган кеше!

Мәчеттән үзгәртеп корылган мәктәпнең бер почмагына егет өчен бүлмә әтмәлләп бирделәр. Күрше классның зур миче бүлмәнең бер стенасы булып, ул кышны егет җылыга тиенде. Ашау-эчү ягы да әллә ни мәшәкать тудырмады, күрше авыллардан йөреп укучылар өчен оештырылган ашханәдә тамак ялгарга җай чыкты. Укы­­тучылар да, балалар да яратты үзен. Ничә еллар директор йөген тарткан Галимулла шатланып туя алмады:
– Менә дигән кадр! Югары белемле! Минем кебек педучилище гына бетермәгән. Мәктәп тормышын өйрәнеп җитүгә, директор итәбез үзен!
Җитмәсә, егет гармунчы да икән. Кирәк чакта ялындырмый гына тальянын сыздырып җибәрә.

Шул кышта егет Тәзкирәгә гашыйк булды. Чибәр иде Тәзкирә. Авылның иң абруйлы кызы – колхоз идарә­сендә хисапчы булып эшли. Идарәгә кемнең генә гозере төшмәс! Кызый үз дәрәҗәсен бик белә, вакыт-вакыт артыгын да белеп җибәрә бугай. Кыскасы, Тәзкирәгә укытучы егетнең игътибар итүе бик ошап куйды. Берәү­дән дә оялмыйча, Тәзкирә белән Зариф авыл урамы буйлап култыклашып үттеләр. Ул чакта сала җирендә ир белән хатын да болай йөрми иде. Болар беренче булды, әмма аларны берәү дә гаепләмәде. Чөнки авылда Зариф­ны яраттылар, үз иттеләр. Анна­ры – ул бит Казанда институт бетергән егет! Шәһәр кешесенә бар да килешә! Иптәш кызлары Тәзкирәгә кызыгалар, аның бәхетеннән көнләшәләр иде.

Шул кышта авыл яшьләре клубта спектакль куярга булды. Нәрсә куйсыннар инде, билгеле, «Галиябану»ны! Хәлил белән Галиябануны уйнарга менә дигән артистлар да бар. Зариф гармунын сыздырып җибәрсәме? 
Ә Тәзкирәнең чибәрлеге – коеп куйган Галиябану инде менә! Кызганычка каршы, Тәзкирәсе җырлый белми икән. Тегеләй дә, болай да өйрәтеп карады «Хәлил» үзенең «Галиябануын»... Тик, булмагач, булмый икән ул...

Елап-ярсып, клубтан пырылдап чыгып чапты Тәзкирә. Шул кичтә егет белән кыз беренче тапкыр ачуланыштылар. Зарифның:
– Алайса, яучы карчык булып уйна, син аны булдырасың! – дигән сүзенә Тәзкирә үлә язды:
– Нәрс-ә-ә-ә! Яучы карчык булыпмы? Минме!
...Тамаша башланыр алдыннан сәхнә артына директор Галимулла килеп керде.
– Йә, ничек? Бар нәрсәгез дә җитешме? – дип, яшьләрнең хәлен белеште.
«Артист»ларның төс-кыяфәтләрен тикшергәч, Зарифка карап:
– Хәлил кебек егеткә матуррак күлмәк кигерсәң дә ярыйсы икән, – дип куйды.
Моны исә яшьләр үзләре дә сизенгән иде, тик, нишлисең, авылда шуннан да шәбрәк күлмәк табылмады шул. Галимулла озак уйлап тормады, өстендәге ак күлмәген салып, егеткә тоттырды.
– Мә, ки!

Галиябануны Асия бик килештереп уйнады. Әллә ни чибәр булмаса да, күз-кашларын каралтып, ирен-битләрен алсулаткач, бөтенләй үзгәрде кызый, карап туймаслык чибәркәйгә әйләнде дә куйды. Бүтәннәр дә:
 – Мондый матур Галиябануны күргән юк иде, – дип тел шартлатты.
Тавышы бик матур иде шул Асиянең. «Сандугачтай өздерә» дип шундыйларга әйтәләрдер инде. Соңгы күренештә, Хәлилнең күкрәгенә капланып күз яшен түккәндә, бөтен клуб аңа кушылып үкседе.
Яшьләр бу кадәр уңышны көтмәгән иде. Күңелләре көр булып, шатлыктан шау-гөр килделәр, тик Тәзкирә генә клубка килмәгән булып чыкты...
Әле ул чакта да Асия Зарифка гашыйк түгел иде. Ни­чек булсын, ди! «Подручком» йөргән Тәзкирәсе бар бит!  

Барысы да соңрак башланды. Директорның ак күлмә­генә «Галиябану» битендәге буяулар шактый бизәк са­лып өлгергән булып чыкты. Зариф күлмәкне өч-дүрт кат юып та, теге тапларны бетерә алмагач, Асиягә төбәлде. Дөресрәге, күлмәк юып маташканда, Асия аның ишеген үзе шакыды. Директор абыйсы пионервожатый кызны Зарифка йомыш белән җибәргән иде. Күлмәкне, бергә­ләп, биш-алты кабат юдылар, тик барыбер агарта алмагач, Асия аны кайнатып карарга булды. 

Шикәр кебек ак күлмәкне егеткә тапшырганда, Асия аңа гашыйк иде инде.
– Галиябануың юсын! – дип, Тәзкирәнең күлмәкне йөзенә атуын Зариф кызга әйтеп тормаган иде.
 Асия исә гыйшкын берәүгә дә сиздермәде, эчтән генә янды, эчтән генә көйде кыз, шулай да теге күлмәк ике арага дуслык күперен салып өлгергән иде. Тик дуслык кына шул... Кыз төннәр буе йоклый алмый борсалана:
– Нинди бәхетле бу Тәзкирә!

...Укытучылар бүлмәсендә икәүдән-икәү генә газета чыгарып утырганда Зариф Асияне шаккаттырды.
– Минем кебек егеткә кияүгә чыгар идеңме син?
Асия бермәл тынсыз торды.
Егет газетага иелә төште:
– Ә менә Тәзкирә чыкмыйм ди!..

Кызга әллә нәрсә булды, кулындагы карандашы да, кәгазьгә төртелеп, «шырт» итеп сынды.
Зариф Асиядәге үзгәрешне сизмәде дә, егетнең үз хәле хәл иде:
– Йортсыз-җирсез, туган-тумачасыз бер килмешәккә чыгарга, син мине кем дип белдең ди.
Асиянең тез буыннары калтырады, егылып китмәс өчен өстәл читенә чытырдатып ябышты. Бары тик иреннәр генә сүзсез пышылдады:
«Мин чыгар идем... Чыгар идем!»
Билгеле, егет аның җан авазын ишетмәде, тырышып-тырышып сызык сызуын белде.
Егетне Тәзкирәгә бәйләп торучы кылларның соң чик­кәчә тартылуы һәм, бу киеренкелеккә чыдамый, берәм-берәм өзелә баруы әнә шул чакта башланмады микән?

...Ишек алдында кырык бернең җәе чәчәк атты. Уку елы тәмамлану уңаеннан урман аланында укытучылар өчен бәйрәм оештырдылар. Учак ягып, шулпа пешер­деләр, кайнар көлгә бәрәңге тәгәрәттеләр, самавырлары гөжләп кайнап торды. Зариф тальянын тартып җибәрде, җыр-бию, уен-көлке гөр килде.

Күңел ачып туйгач, өлкәннәр ат арбасына утырып кайтырга чыкты. Яшь-җилкенчәк, җырлый-җырлый, тәпиләп кенә авылга юнәлде. Зариф белән Асия арткарак калды.
Ашыкмый гына сөйләшмичә атлады алар. Иңбашлары бер-берсенә орынып киткән мизгелләрдә, Асия, каушап, читкәрәк тартылды. Бөтен тәненең эсселе-суыклы булып чемердәп куюы кызны әллә нишләтә, бу халәтеннән ул үзе дә читенсенә, ояла иде. Егет кыюлана төште, кызның бармак очларыннан тотып, учына кысты...
Учы җылы иде Зарифның, шундый рәхәт, җылы уч...
 – Бүген кич клубта кино була... «Цирк» дигән... Барасыңмы?
Кыз ишетелер-ишетелмәс пышылдады:
– Әйе-е-е...
– Мин сезгә керермен... Бергә барырбыз... Бәлки әле чәй дә эчертерсең...
Асиянең йөрәге «жу-у-у» итеп китте.

Казан кебек җирләрдә әллә шулай микән? Йа Хода! Өйгә үк керсә! Бигрәк оят! Тәрәзә пәрдәләрен чайкап эләргә кирәк! Кичкә кадәр өлгерәм үзе... Чәй дә эчертергә туры килсә? Ничек тә сер бирмәскә иде!
Кыз каушады, ни дип җавап бирергә белми тилмерде.
Ә «юк!» диясе килми, бер дә килми!

...Ашыгып кайтты да пыр тузып җыештырына башлады. Югыйсә өйләре болай да «ялт» иткән чиста иде. Тәрәзәгә кетер ак пәрдәләр эленеп, идән-сәкеләр кырып юылды. Самавыр да әллә кайчаннан бирле җырлап утыра. Иң матур күлмәген киеп, көзге каршына килде.
«Сөйгәнеңне көтү» дигән бик ләззәтле дә, газаплы да халәт башланды.
Инде караңгы төшеп, күктә йолдызлар кабынгач та көтте әле ул. Клубтагы кино тавышы монда кадәр ишетелеп торды, әллә нинди таныш түгел матур җыр ачык тәрәзәдән өйгә агылды:
Я другой такой страны не знаю-ю-ю...
Где так вольно дышит челове-е-е-к...
Җыр тынды, халык әкренләп өйләренә таралды...
Түбән очта ук (әллә Тәзкирәләр өе тирәсендә инде?) тальян аваз салды. Болай итеп бары тик Зариф кына уйный белә иде...
Иртәгәсен әнисе урамнан яңа хәбәр ияртеп керде:
– Укытучы Зариф өйләнә икән бит. Иртәгә Тәзкирәне сорарга төшә, ди... Тәзкирәнең әнисе чишмә янында сөйләп торды: «Нык хуҗалыклы, баерак кешегә бирәсебез килгән иде дә, «җаны теләгән – җылан ите ашаган, диләр»...
Асия өнсез калды.

 Асия белән Зарифның урамда җитәкләшеп йөрүе турындагы хәбәрнең Тәзкирәгә «чыбыксыз телефон» аша бик тиз килеп ирешүен кыз белми иде.
Ишетүе булган, Тәзкирә Зарифның мәктәптәге теге бүлмәсенә чапкан, ди. Килеп тә кергән, егетнең муенына да сарылган, ди. Яратам, дидең бит! Мин сиңа кияүгә чыгам! Өйлән миңа, дигән ди!
Монысын, «чыш-пыш» итеп, колактан-колакка гына сөйләделәр. Күпмесе дөрес, кайсысы ялган булгандыр – белгән юк! Чыны шул: егерме беренче июнь көнне яшьләр авыл советына барып язылышып та куйдылар.
 Икенче көнне килеп ирешкән сугыш хәбәре туй мәшәкатьләрен бик тиз оныттырды. Бер атна үтәр-үтмәс, Тәзкирә дә ирен сугышка озатты...

 Сугыш авылны үзгәртте. Үзен дә, кешеләрен дә, уй-фикерләрен, хыялларын да әллә нишләтеп бетерде. Үзгәрмәгән бары бер генә нәрсә калды – Асиянең мәхәббәте.
 Кырык бернең августында фронттагылар турында беренче хәбәр килеп иреште. Иң беренчесе – Зариф турында иде... «Хәбәрсез югалды» дигән язу күпләрне аптырашта калдырды.
 «Хәбәрсез югалды»! Ни дигән сүз була соң бу? Кеше югала микәнни? Әллә хат язалмый дигәнне аңлатамы? Үлде димәгән ич, исәндер бит», – дип баш ваттылар. 
 Соңрак мондый хатлар ешайды. Инде берәү дә гаҗәпләнми башлады. Тагын кем турында «кара кәгазь» килер икән дип, шомлана-шомлана куркып көттеләр.

Тәзкирә исә, колхозга килеп йөргән «уполномоченный» егеткә кияүгә чыгып, Казанга ук китеп барды. Аны берәү дә гаепләмәде. «Хаты-хәбәре юк, үлүе хак булды, ахры», – дип, Зарифны кызганучылар күп булды. Тәзкирә ишек-тәрәзәсенә такта кадаклады. «Әти-әнисен дә сугыш алган кызның бәхете бар икән, нинди егетне эләктерде бит», – дип, көнләшүчеләр дә табылды әле.
Асияне пионервожатый гына димәделәр, ир укытучылар фронтка киткән саен, яңа дәрес өя тордылар. Укыта-укыта, үзе дә остара барды, балалар белән бергәләп, үзе дә өйрәнде.

Инде сугыш бетәр дигән өметләр уянып килгәндә, Тәзкирә исеменә бер хат килеп төште. Хатны иясенә тапшырырга кирәк иде, чөнки конвертындагы кара пичәте, әллә ничек сискәндереп, шуңа ишарә итеп тора. Әмма Тәзкирәнең шул китүдән авылга кайтып күренгәне дә юк. Сораша-белешә торгач, ачыкланды тагын: ире хәзер бик зур түрә икән, ике катлы зур йортның болын кебек бай фатирында яшиләр, ди. Ниндидер йомышы төшеп Казанга баргач, персидәтел Сафаның Тәзкирәләргә кергәне бар булып чыкты. Керү генәме! Тәзкирә язып биргән телефон номеры күлмәк кесәсендә һаман йөри икән.
Теге кәгазьне табып, идарәдәге коммутатор аша Казанга шалтыраттылар. Тиктомалдан, бер хат өчен генә Казан тикле Казанга чыгып чапмассың бит!
– Конвертын ерт та, хатын кычкырып укы! – диде чыбыкның теге очындагы Тәзкирә тавышы.
Персидәтел Сафа, күз күрмәүдән зарланып, хатны идарәгә килеп кергән Асиягә төртте. Хат рус телендә язылган иде. Асия күзләрен генә йөгертеп чыкты да, бугазына нәрсәдер килеп бөялүдән, бермәл тын алалмый, сулышы буылып торды.
– Исән! – диде. – Зариф исән икән! Госпитальдә, ди! Ампутация обеих ног, дигән...
Бу сүзнең мәгънәсен Асия аңламады.
 – Ярасы зур, ахры... Военврач килеп алырга кушкан... Арча госпиталенә кайтарганнар, ди! Тәзкирә! Алло! Алло, дим! Тәзкирә! Ишетәсеңме мине?
Теге якта эндәшмәделәр: элемтә өзелгән иде.
Колхоз идарәсендәге хатын-кыз мышык-мышык килде.
– Исән, ди, бит! Менә бәхет! Миңа да шундый хат килсә икән!

Сугышның нәрсә икәнен белгән Сафа гына авыр сулап куйды:
– Да-а-а-а... Җиңел булмас егеткә яшәүләре...
Ике аяксыз, ди, бит...

Асиянең тәннәре чымырдап китте. Кышын Арча вокзалында күргән аяксыз солдатны хәтерендә яңартып, кыз өстәлгә сыгылып төште.
Телефон исә тынып калган, Тәзкирәнең хаттагы хәбәрне ишетеп җиткермәве көн кебек ачык иде. Асия кат-кат шалтыратса да, Казан белән яңадан тоташтырмадылар.
Коммутатор кыз:
– Аптыратмагыз инде! Трубканы алмыйлар бит! – дип кычкыргач кына, уеннан кире кайтты ул. 
– Эх, белми калды бит! Зарифның исәнлеген ишетмәде бит! – дип өзгәләнде бар хатын-кыз.
Бер мизгелгә барысы да, әллә ни әһәмияте булмаган нәрсәдәй, Тәзкирәнең инде бүтән кеше хатыны булуын истән үк чыгарып ыргыткан лабаса...
Персидәтел Сафа хатны бирергә, хәбәрне җиткерергә кирәк дигән фикергә килде.
– Әдрисе ансат кына иде, чукынмыш... Бауман урамында... кызыл чиркәү янындагы йорт... беренче кывартир... Нумиры истән чыккан, каһәрнең... Нишләмәк кирәк, мин үзем китәлмим... Иртәгә райкомда җыелыш... Бөтен ышаныч синдә, сеңлем... Арчага кадәр минем белән барырсың. Син инде Казанга баручы берәр пуезга эләгү җаен карарсың...
Персидәтел сүзе – закон.

...Эзләде, тапты, Тәзкирәне күрде. Озын ялтыравык халат кигән, корсагы түгәрәкләнеп килгән Тәзкирә үзенә охшаган да, охшамаган да иде. Сүзне кыска тотты:
– Киләсең калмаган. Телефоннан әйттең бит инде... Ни дим... Мин анда барып тормам инде...
– Ул сине көтә бит...
– Көтми. Ирем шалтыратты. Менә шул: мин Зарифка сиңа үч итеп кенә чыктым!
Олы авыр ишек «дык» итеп ябылды.

...Асия Арчага кайтучы поездга утыра алмады, төнне вокзалда үткәрде.
Бик озын, чиксез озын төн булды ул.
Иртәгәсен, Арчага кайтып җиткәндә, ялт итеп кояш чыккан, көн дә җылытып җибәргән иде. Асия башын күтәрде дә, кояшка таба йөзе белән борылып, чытырдатып күзләрен йомган килеш, бераз гына шулай басып торды. Йомык күз белән дә тоемлана алган ниндидер җылы яктылык рәхәт итеп битен сыпырды... 

...Шул рәхәт яктылыкта коенып, Асия атлады да атлады. Чанадагы Зарифның сөйләшмәвенә дә әллә
ни исе китмәде аның.

«Җанланыр, ул да тернәкләнеп китәр әле. Ничә еллар үткәч, туган авылына тартылып кайткан егет бит ул. Хәзер инде авылы аны бервакытта да ташламас».
Ә Арчадан авылга кадәрге ара әллә ни ерак та түгел –
бары тик егерме чакрым гына...

Хикәяне смартфон яки планшетта укырга: ePub   fb2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады. Их, дәвамы булсын иде... Гүзәл апа, рәхмәт сезгә!

    • аватар Без имени

      0

      0

      рэхмэт сезгэ-бик ошады.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Болгар бар да торсы штатн алынган. Ряхмят сезгя. Дявеме дя булса , ряхятленеп укыр идек.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Жинел генэ ,рэхэт кенэ укыла торган хикэя..монын дэвамы кирэкми инде.. барысы да анлашыла бит..эйтэсе фикер анлатылган

          • аватар Без имени

            0

            0

            мина бик ошады Дэвамын бик рэхэтлэнеп укыр идем Рэхмэт

            Хәзер укыйлар