Логотип
Проза

Соңгы шәм. № 4.

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7500

Өлкәннәр Юкәлектән таралды, яшьләр аяк табаннары ут кебек янганчы биеп тә алдылар.
...Юкәлек янына җитәрәк, Госман машинасын туктатты, себерке бәйләргә килүчеләр су буена сибелде.
– Илдан абый, кеше башына ничәшәр пар себерке бәйлибез?
Ир, еракта калган яшьлек иленнән бүгенге көнгә кайтты. Аның белән бергә килгән хатын-кызлар җитәкченең күзенә карап җавап көтә.
– Утызар пар дисәм күп буламы? Кечкенә генә, җыйнак, бик сусыл ботаклардан гына, шифалы үләннәрне дә кушып бәйләсәк, агрофирмага менә дигән ярдәмебез булачак, җаннарым!
– Юк инде, көне буена күп булмый ул, Илдан абый! – диештеләр кызлар.
Хатын-кызлар себеркеләрне бәйләп торды, Госман агач төбе өстендә, артык ботакларны чабып, себерке сапларын тигезләп, парлап урнаштыра торды. Илдан үзе дә әнисе төшендә өйрәткәнчә файдалы себеркеләр бәйләүдә үрнәк күрсәтте.
Себеркеләрнең санын алып бара торган Зөлфия шул чакта кычкырып ук җибәрде:
– Кызлар, Илдан абый барыбызны да уздырды! Кырык пар себерке – беренче урын Илдан абыйга! Ура !Кызлар, әйдәгез җиңүчене бүләклибез!
– Ничек итеп?
– Бәлки Илдан абыйның битеннән үбәргәдер? – дип шаяртты берсе.
– Юк ла инде, нинди үбү ди ул? Илдан абый примерный семьянин!
Зөлфия кызларның колагына нидер пышылдады. Барысы да чаркылдап көлешеп алдылар.
Әй бу хатын-кыз дигәннәрен һич аңлап бетермәссең! Илдан сәгатенә күз төшерде. Вакыт шактый узган икән инде: унберенче ярты булып килә.
– Кызлар, әйдә бит-кулларыгызны әнә чишмә суында юыгыз да, кайтабыз, минем әле бүген эшләрем бихисап, өлгерергә кирәк, – дип, су буена таба атлады.
Госман белән чишмә буена төштеләр. Кабат җиләкчеләр ярышы булган көн күз алдына килде.
Шушы чишмә буенда туктадылар алар теге чакта.
Илдан Гөлсөярнең кулыннан алып:
– Әйт әле, Гөлсөяр, син миңа әни сораганга гына кияүгә чыкмыйсыңдыр ич?!Безнең бит әле кеше төсле юньләп очрашып та йөргән юк.
– Ә син чакырып кара свиданиегә!
– Чыгарсыңмы соң?
– Уйлап карармын. Ә сине башка кызлар урласа?
– Ничек урласыннар инде? Мин бит бер кызны гына яратам... Бик яратам... Әйтеп тә аңлатып булмый! Төннәр буе аны гына уйлап ятам.
– Бәхетледер ул кыз!
– Я, карыйм әле күзләреңә, бәхетлеме икән минем сөйгәнем? – дип, Илдан Гөлсөярне чишмә өстенә салынган басмада үзенә чак кына тартып куя.
– Шартма әле, Илдан! Басмадан бергә очып төшәбез хәзер.
– Синең белән биек кыядан да очарга әзер мин! Менә күрерсең, бөркет сыман менә болай канатларымны җәярмен дә, – дип, егет искәрмәстән генә кызны кочаклап алды. Гөлсөяр бөркет канатлары астында калган тургай сыман, кинәт булган бу хәлдән калтырап куйды.
– Яратам мин сине, Гөлсөяр! Күптәннән! – Илданның да тыны кысылды...
...
– Илдан абый, Илдан абый!
Ир матур уйларыннан бүленеп, тавыш килгән якка борылды. Гөлнара белән Зөлфия болын чәчәкләреннән матур бәйләмнәр тотып басып тора. Кызлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә тотындылар:
– Илдан абый! Бүген сез иң күп яфрак себерке бәйләүче булдыгыз! Менә уйладык та сезгә иң матур болын чәчәкләрен җыеп, бүләк итәргә булдык. Кабинетыгызга алып кайтып куегыз әле. Бүлмәгезгә хуш исе таралып торсын!
– Үзегезгә дә рәхәт булыр, көне буе кәефегезне күтәреп торыр! Сез бит, без беләбез, чәчәкләр яратасыз. Гөлсөяр апага нинди генә чәчәк орлыклары яздырып алмыйсыз?! Бакчагыз җәй буе салкын көзгә кадәр җәннәт бакчасы сыман чәчәкләргә, гөлләргә күмелеп утыра.
– Ай наяннар, ай кызлар!
 Илдан кызлар биргән болын чәчәкләре бәйләмен борын төбенә үк китереп иснәде. Гөлсөяр белән басмада басып торган көнне дә болыннан биш кыңгырау чәчәк өзеп биргәне исенә төште. Кызның күлмәге дә кыңгырау чәчәкләре төшкән, кулында да зәңгәр кыңгыраулар! И сокланып торган иде дә инде Илдан Гөлсөяргә ул көнне!
Илдан абыйларын сөендерүләренә үзләре дә куанып, кызлар чишмәдә битләрен юдылар да, машина кузовына күтәрелделәр.
– Илдан абый, бу үләнне ник бәреп калдырмыйсыз инде, – дип көлде Госман.
– Нинди үлән булсын, Җир-ананың асыл гөлләре ул, энем! Кызларның ихлас матур теләкләрен җиргә ташлап калдырыйммы? Бүген минем кабинетта бу чәчәкләрнең урыны! Бик урынлы бүләк! Авыл советында бүген Салих белән Дилбәрнең никахын теркисе бар бит! Безнең тагын 40 минут вакытыбыз бар!
Мин себеркеләрне тапшыруны Зөлфия белән сиңа тапшырам, үзем өс-башны алыштырып киләм. Яшьләрнең тантаналы көнендә тузанлы кием белән булу ярамас.
– Килештек, Илдан абый! Була ул! – диде Госман.
Илдан өйләре янында машинадан төшеп калды. Өйдә уллары Фәнис кенә тәмләп чәй эчеп утыра. Вакытлыча имтиханнарына әзерләнергә дип Әлмәттән өйгә кайткан егет уку белән бергә физик күнегүләрен дә онытмый – бакчадагы турник көнгә ничә тапкыр Фәниснең көчле беләкләреннән дер калтырап тора. Әтисе төсле үк таза бәдәнле спортчы егет кечкенәдән Сабантуйларда көрәшеп, бокс, баскетбол кебек уеннарны да бик үз итеп, чынлап торып шөгыльләнә.
– Ә, әти, иртәләгән әле син! Әни төшке ашка гына кайта. Менә бәрәңге бөккәне пешереп калдырды, бик тәмле. Әйдә чәй ясыйммы? – дип каршылады улы.
– Чәйләп торырга вакыт аз-азын, әмма әниең бөккәнне бик тәмле пешерә, улым, берәрне бөгәргә булыр ул бөккәнне! – дип шаяртып алды Илдан.
Ата белән ул бергәләп гөрләшеп, улының уңышлары турында сөйләшеп алдылар.
– Әти, бүген мәктәп спортзалында ни дә булса буламы ул?
– Бездә һәр көнне берәр чара уза, улым, – диде Илдан. – Волейбол ярышы уздырабыз кичкә.
Илдан ак күлмәген киеп, зәңгәрсу галстугын тагып куйгач, көзгегә күз төшерде. «Еллар бара, кара чигәләрдәге бөдрәләргә көмеш төшкән түгелме соң? Менә җиләкче кызлар турында уйланып йөр!»
– Әти, кем килә?
– Кая? Беркем килми, улым, бүген никах теркисем бар. Авылыбызның бер дигән комбайнчы егете белән бик талантлы укытучы кызын кавыштырам.
– О! Шәп! Син яшьләрне кавыштырып, үзең дә яшәреп китәсеңдер? Супер кыяфәтең! Горурланам, әти, синең белән! – дип улы Илданның аркасыннан кагып куйды. Әле кайчан гына улының аркасыннан үзе кагып мактый иде, ә бүген әнә улы!
Илдан кызлар биргән кыр чәчәкләре букетын да онытмады. Эш өстәле читендә торган тумба өстендәге вазага кыр чәчәкләре ямь, бәйрәм төсе өстәде.

Озак та узмады, авыл советы бинасы янына берничә җиңел машина килеп туктады. Сәркатип кыз кирәкле кәгазьләрне, бүлмәгә керүчеләр өчен урындыкларны әзерләп куйган. Илдан кияү белән кәләшкә ишекне үзе ачты, аның артыннан ук бүлмәгә кунаклар кереп тулды.
Илдан дистәләгән еллар бу вазыйфада бик күпләрнең гаиләләрен теркәгән, кайнар котлавын җиткергән – дулкынланып торырлык түгел! Җитәкченең кешегә сүзгә кергәне юк, эшли дә, сөйли дә белә – әнисе тәрбиясе!

Илдан үзе алдында басып торган Салих белән Дилбәргә карап сүз башлады:
– Хөрмәтле кунаклар! Салих һәм Дилбәр өчен бик мөһим булган бу вакыйга белән менә бу матур залда сәламләү – минем өчен зур шатлык!
Кадерле кунаклар, кияү һәм кәләшнең туганнары, якыннары! Бүгенге бәхетле көннең сөенечле мизгелләрен уртаклашырга риза булганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм.
Сез бүген бер-берсен яраткан ике кешенең – Салих белән Дилбәрнең гаиләсе тууның шаһитлары булырсыз. Бу минутлар аларның мәхәббәт тарихының иң истәлекле мизгелләре булып истә калсын.
 Кадерле кунаклар! Бүген Салих һәм Дилбәр йөрәкләрендә йөрткән кайнар мәхәббәтнең шатлыклы мизгелләре белән уртаклашырга сезне дә чакырдылар. Табигать кешеләрне төрле хис-тойгылар белән бүләкләгән. Без аларны кичерәбез, сөенәбез. Ә кайбер хисләргә аерым кешеләр генә лаек була. Тормышны бизәүче, матурайтучы кайнар хисләр хакында без бар кешегә дә сөйләп йөрмибез. Мәхәббәт хисләре – әнә шундый серле дә, кайнар да, самими дә хисләр! Тормышта күңелне кузгаткан шул хисләрне аңлаучы кеше очрау бәхетле итә. Шул сайлап алган кешең белән бөтен гомер юлын бергәләп узасы килә. Бер-берсенә гашыйк затлар хөрмәт һәм тирән ихтирам аша җитәкләшеп,парлашып олы тормыш юлына чыга.

Хөрмәтле кияү һәм кәләш!
 Сезнең никахыгызны теркәү алдыннан бүгенге тантанада катнашучы һәркем алдында мин, Салих, синнән сорыйм: син авылыбызның эшчән кызы Дилбәрне законлы хатының итеп алырга, аны хөрмәт итәргә, яратырга, аңа тугрылык сакларга, тормыш юлында аның белән шатлыгын да, борчуын да бүлешергә ризамы?
 Илдан Салихка текәлде. Егетнең булачак хатынына шулкадәр яратып каравы Илданны таң калдырды. «Бар икән ул ярату хәзерге заманда да! Бар икән! Ә без яшьләребез гамьсез, уйсыз, бар нәрсәгә битараф дип гаеплибез...»
Никахны теркәгәч, егетнең якыннары, кызның туганнары да ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Илдан сүзләрен бетергәч, өйләнешү турындагы таныклык белән бергә укытучы кызга тумба өстендә торган кыр чәчәкләре бәйләмен дә тоттырды.
– Ал,сеңелем! Болар үзебезнең туган җир куенында үскән чәчкәләр!Тормышыгыз да шул гади, әмма бик матур чәчкәләр сыман кадерле мизгелләрдән торсын! 
Илдан шулай диюгә, кунаклар гөрләтеп кул чапты. Ә Дилбәрнең күзләрендә яшь тамчылары күренде.
 Туй кунакларын озаткач та, Илдан кабинетының тәрәзәсе каршында озак уйланып торды. «Менә бу яшьләрнең авылдагы тормышын көйле итү аңардан да тора бит! Юллар әйбәт, яшәү шартлары уңайлы, мәктәбе, мәдәният йорты, кибетләре, эше булган авылда яшьләр калачак, авылның киләчәгенә балта чабылмаячак!»
Шул чакта кесә телефоны зеңләде.
– Әтисе, төшке ашка көтәбез!
 Гөлсөяр икән. И ярата да инде Илдан хатынының шулай эндәшүен!Сабантуе чабышкысы сыман ыргылып Гөлсөяр янына кайтып җитәсе килә башлый.
 Инде кабинеттан чыгам дигәндә генә, күзе-башы тонган савымчы Рәфидә килеп керде. Күз төпләре кара янган, аскы ирене янындагы җәрәхәттән кан саркып тора.
– Илдан абый, түзәр хәлем калмады!
– Ни булды, Рәфидә!
Илдан өстәлендәге графиннан стаканга су салып хатынга сузды.
– Мә, су эчеп куй, менә урындык, утыр да, яхшылап сөйлә!
 Илданның колак төбендә әнисенең һәр көнне улын эшкә озаткандагы сүзләре ишетелеп киткәндәй булды: «Улым, синең яныңа кем генә гозер белән керсә дә, тынычландырып, сабыр гына тыңла син! Сиңа кеше шатлыктан килмәс, борчуы белән килер, тыңларга өйрән! Бүлдермә! Аннары гына үзеңнең карарыңны әйт, балам!»
 Әнисенең киңәшләре ирне гомер буе озата. Югалып калган чакларда, дөрес юл табарга юнәлеш бирә. Кайчакта Илдан әнисенең шәүләсен бүлмәдә гел аны күзәтеп торгандай сизә. Шуңа күрәдер, ир бик сирәк ялгыша.
– Я, ни булды?
– Илдан абый, китәм мин аңардан, тормыйм, бер көн дә, ярты сәгать тә! Һәр көнне исереп кайтып мине тукмаганы җитмәгән, инде балаларны да куркытып бетерде. Кызым әнә атасыннан куркып тотлыга башлады. Кечкенәбез бөтенләй сөйләшми. Аңа бит инде өч яше тулып килә...
– Фарил һәр көн эчәрлек акча каян ала соң?
– Каян дип, күрше Сарилә эчерә! Мең иргә җитте бит инде, хәзер менә минеке кирәк булган! Фарилгә шул Сарилә сарылды бит инде, Илдан абый!Бөтен тормышыбызның астын-өскә китерде ул иблис! Чия суына алданып безнең хәчтерүш шуңа йорт эшләрендә булыша, тегесе көне буе мытыр-мытыр Фарилнең колагына җыен чүп-чар тукый. Имеш, мин завферма белән гуляйть итәм икән, шуңа миңа сөтемне арттырып яза икән! Чеп-чи ялган бит бу, Илдан абый! Мин бит үз гомеремдә сыңар стакан су да кушканым юк сөткә! Бар тапканым – үз күкрәк көчем белән. Менә бүген өйгә кайтып керсәм, нәсел үгезе сыман ишек төбендә күзләрен кызартып ирем басып тора.
– Себерке! Нишләп кайтмый ятасың! – ди.
Күлмәгем дә алыштырып өлгерә алмадым, изүемә килеп ябышты. Бусагага ничек барып төшкәнемне дә сизми калдым. Типкәләргә тотынды. Балалар елап килеп ябышкач кына, өстемнән атлап чыгып китте. Булмый болай яшәп, Илдан абый! Булмый! Булышыгыз әле миңа!
Илдан өстәл тартмасыннан салфетка чыгарып хатынга сузды.
– Сөрт битеңне! Иреңне чакыртыйммы? Уртага салып сөйләшикме?
– Исерек ич ул, Илдан абый! Тыңлата алырсызмы, килерме? Эчмәгәндә, кулы алтын бит аның үзенең! Йорттагы бар нәрсәне үз кулы белән ясады ич ул!
Шул Сарилә генә бозып ята аны...
– Гаиләне таркатуы тиз ул, ә менә саклап калуы җиңел түгел, Рәфидә акыллым! Ирең белән мин үзем сөйләшеп карыйм әле, яхшылап аңлатып, алай гына аңламаса, башка юлларын табып... Килештекме?!
Хатын өстәл өстендәге суны эчеп куйды.
– Ярар, Илдан абый! Бөтен өметем сездә! Булышыгыз инде, балалар бик кызганыч бит, курыксалар да, әтиләрен бик яраталар алар. Айнык чакта ул бит аларны тезеннән дә төшерми. Урманга, балыкка алып бара. Малайларга уенчыгына кадәр ясап бирә. Әйтәм бит алтын куллы ул безнең, шул аракы гына харап итә аны... Аннары Сарилә белән дә сөйләшә алмассызмы, ник тыгыла ул безнең гаиләгә? Үзенеке булмагангамы? Илдан абый, аны да чакыртыгыз! Сезне тыңлар бәлки. Сез бит – авыл җитәкчесе!
– Әйдә!
– Кая, Илдан абый?
– Кая булсын – сезгә!
 Илдан, кабинетын бикләде дә, хатынны машинасына утыртып, китеп барды.
Күз ачып йомганчы, авыл советы рәисенең машинасы Рәфидәләр йорты алдына килеп туктады. Яшелгә буялган рәшәткәләргә агач бизәкләр төшереп беркетелгән. Өйнең тәрәзә кашагалары да чат бизәк кенә – әйтерсең, болын чәчәкләрен беркетеп куйганнар! Капка төбендәге челтәрле эскәмия дә бу йортта алтын куллы ир яшәгәнен искәртеп тора. Илдан белән Рәфидә машинадан төшеп, капкадан йорт эченә уздылар. Ишек алдында бер көтү тавыкларын ияртеп йөргән кызыл кикрикле зур кызгылт әтәч: «Бу нинди көтелмәгән кунак, монда мин командир!» – дигәндәй, бугазын киереп бер кычкырып алды да хатыннарын ияртеп ян бакчага кереп китте.
– Фарил кайда калды соң? Өйдәме? – дип сорады Илдан.
Рәфидә дә сораулы карашлары белән рәискә төбәлде.
– Өйдә калган иде, – диде тын гына.
 Ишек төбенә җитәрәк веранда ягыннан бик каты гырлаган тавыш ишетелгәч, ирнең өйдәлегенә ышанып, Илдан эчкә узды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7533
фото: https://pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик гыйбрэтле эсэр,дэвамын котэбез.

    Хәзер укыйлар