Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Соңгы шәм. № 5

Соңгы шәм. № 5

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
08 мая 2018
833 карау
башы: 1 – http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7500
2 – http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7502
3 – http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7507
4 – http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7509

Ап-ак мендәрләр өстендә өс-башы тузанга баткан Фарил йоклап ята иде. Ул хәтта аяк киемнәрен дә салып тормаган – караватның яшькелт җәймәсенә пычракта йөргән кроссовкасыннан кипкән балчык кисәкләре коелган. 

– Сариләнең бәрәңгесен сызган ул бүген, тегесе иремне эчергән, колак төбендә такылдаган. Аңардан чыгып, тавыш күтәрде бит инде, Илдан абый! 

– Шундый тырыш, алтын куллы ир шушылай аунап ятсын әле! Моңа чик куярга кирәк!» – дип, Илдан Сабантуйда көндәшләре белән көрәшкән чагын күзаллап, көрәк кадәр зур куллары белән Фарилне караватыннан сөйрәп алды да алдына торгызып бастырды. Тегесе күзләрен угалап, аңга килгәнче, рәис көчле куллары белән авызыннан көмешкә исе бәреп торган ирне бер-ике тапкыр дер селкетеп алды. 

– Ә, Илданннн абббый! Бу ни бу? 

– Мин! Бу ни түгел, бу кем? Сарсазның бер дигән балта остасы шушылай тизәк булып аунап ятарга тиешме кылны кырыкка ярырдай эш өстендә? 

 Фарил, күзләрен челт-челт йомгалап, Илданга карап тора башлады. Рәис тагын берничә мәртәбә селкеткәләп алгач, әйтерсең, бөтенләй айнып китте. 

– Мин... ни... бераз ял иттем. 

– Күрәм ничек ял иткәнеңне, сал пычрак аяк киемнәреңне, тузанлы күлмәгең дә... Өйгә керәбез. 

– Ни бит, Илдан абый, туктале... – дип мыгырданды ир. 

– Туктап-нитеп торасы юк, мин синең белән ирләрчә сөйләшергә килдем, –диде рәис, кырыс кына. 

Фарил Илдан артында басып торган Рәфидәгә карап: 

– Син жалу бирдеңме? Сельсоветка барып? 

– Нәрсә, үзем чишендеримме, үзең чишенәсеңме? 

Ир, Илдан абыйсының катгый тавышыннан тагын да айный төшеп, пычрак кроссовкаларын салып, өйгә кермәкче иде, рәис шулвакыт: 

– Тузан-туфракка баткан күлмәгеңне дә сал! – диде 

– Син нәрсә инде, Илдан абый, өйгә чишенеп керимме? 

– Чишенерсең кирәк булгач! 

Фарил теләр-теләмәс кенә күлмәк төймәләрен ычкындырды. Өйгә уздылар. 

Рәфидә уңган хатын икән: өе дә чиста, иртә таңнан икмәген дә салып киткән – өстәлдә тастымалларга урап куйган берничә түгәрәк икмәгеннән бүлмәгә хуш ис таралган. 

– Оятың бармы синең? 

Өстәл янында аптырап басып торган ир дәшмәде. 

– Оятың бармы дип сорыйм? Фермада да, өйдә дә тормыш тарткан хатыныңа кул күтәрергә оятың бармы дип сорыйм? – дип кабатлады Илдан. 

– Ни.. бит.. ни... – дип авыз эченнән мыгырданды ир. 

Илдан Рәфидәне ирнең каршысына ук култыклап китерде дә: 

 – Менә урамда күреп алдым мин аны – бите канга батып күгәргән хатыныңны! Тирә-якта атаклы балта остасының районда данлыклы сыер савучысы булган хатыны шулай йөрергә тиешме? Башың булса, уйлап кара!Синең балаларыңның бер дигән әнисе бит ул! Безнең авылның иң тырыш килене, авылыбыз горурлыгы! Районда бөтен җыелышларда: «Иң уңган савымчы кайдан?» – дигәндә, «Сарсаздан, Рәфидә Кәбирова!» – дип синең фамилияне дә яңгыраталар бит! «Кәбирова!» – диләр. Бу бит синең өчен дә горурлык булырга тиеш! Кем хатыны дигәндә, синең хатының! Кем анасы дигәндә, синең балаларыңның әнисе! Авылыбыз данын яклап, нинди генә ярышларда катнашмый хатының?! Җиңә дә !Ә син менә хайван кебек, балчыкта, пычракта, исереп, авызың күбекләндереп аунап ятасың! Оятсыз син, Фарил, ир түгел син! Чын ирләр ,ир булган ирләр хатын-кызга кул күтәрми! Бервакытта да! Пүчтәк, юк җаннар гына анасы кебек газиз хатын-кызга кул суза! Кара Рәфидәнең йөзенә! Я, кара! 

Илдан башын аска иеп торган Фарилгә сүз белән соңгы укларын атты: 

– Гаилә учагын бергә кабызган хатының бит ул! Сине кайнар аш-суы белән каршылаган, йомшак урынын түшәгән, йөрәк җылысын бүләк иткән, сиңа «Әтием!»дип өзелеп дәшүче балалар тудырган, үз анаңнан да артыграк яраткан тормыш иптәшең! Ә син нәрсә?! Урамда шулай күз яшьләренә батып, елап утырырга тиешме ул, гөл кебек матур тоткан өе булганда?! Ир түгел син! Мескен бәндәчек болай булгач! Чын ирләр мондый эшкә бармас! 

 Фарилнең бугаз төбеннән төшеп китмәстәй төер тамагын яндырды, ялангач тәненә салкын тир тамчылары бәреп чыкты. Куллары туктаусыз калтыранып, үзләренә урын эзләде. Ир, туктаусыз, мышык-мышык борынын тартып, дәресен белмәгән начар укучының такта янында басып торуын хәтерләтте. 

Илдан аның саен ирнең аңына сүз-хәнҗәрләрен кадый торды: 

– Безнең авылның бер дигән кешесен болай мыскыллап яшисең икән инде, – рәис Рәфидәгә карап күз кысты да. – Рәфидә сеңелем, яз гариза судка! Хөкем чыгарганда, үзем шахит булырмын, мондый ир белән торганчы, балаларыгызны ялгыз үстерерсең, авыл советы да ярдәм итәр, – дип сүзен тәмамлаганга санап, өйдән чыгарга әзерләнде. 

– Илдан абый, туктале, бу ни дигән сүз? 

– Мин үз сүземне әйттем. Уйлагыз,киңәшегез, бергә яши алмыйсыз икән, аерым яшәрсез! 

– Яратам бит мин аны! 

– Кемне? 

– Рәфидәне! 

– Яраткан кешене шулай тукмап торалармыни? 

Өйдәге тынлыкны ачык калган форточкадан кергән бал кортының тәрәзә пыяласына бәрелә-сугыла безелдәве генә боза. 

– Мин үз сүземне әйттем, кабат кабатламыйм. Чын ир кеше икәнсең, кул сугып сүз бирәсең! 

– Кемгә? 

– Кемгә булсын – миңа! Юк икән, Рәфидә аерылышу турындагы гаризаңны язып, иртәгә үк минем янга керәсең, районга бергә барабыз. 

Сүзне инде беткәнгә санап, Илдан ишеккә юнәлде. Шул чакта Фарилнең тамак төбеннән гырылдап чыккан тавышы рәисне туктарга мәҗбүр итте: 

– Илдан абый, ни.. ни бит... мин... ни... 

– Нәрсә син ниелдәп тоорасың, әйт өзеп сүзеңне: тагын кул күтәрәсеңме Рәфидәгә? 

 Бал корты тәрәзә янынан очып килде дә, безелдәп, Фарил баш очында әйләнә башлады. 

– Самогон исенә килә ул., чагып та куяр әле үзеңне! Корт чагуы чепуха ул, туган! Менә судья хөкеме чакса, аяктан егарлык чага! Я, уйладыңмы, синең белән гәп куертып, вакытым бик кыскарды, эшләр көтә, – дип Илдан иргә төбәлде. Фарилнең чырае җимерек, төсе киткән, таза беләк мускулларына борчак-борчак тир бәреп чыккан. 

– Илдан абый, мә! 

– Нәрсә мә?! Яхшы уйладыңмы? 

– Уйладым, билләхи, хатынга башка кул күтәрмим, корып бетим! 

– Менә бит! Егет суземе?! Ә корып бетим дияргә ярамас, әле синең балаларыгызны аякка бастырасың бар! Аннары әнә чишмә өстенә агачтан матур гына күпер ясап куярсың, кулларың алтын ич синең, өегезгә кергәндәкүрдем мин. 

 Илдан Фарилнең кулың зур учларына алып, каты гына кысты да өйдән чыкты. Кесә телефоны зеңли дә зеңли. Хатыны көтеп арыган, күрәсең! 

 – Әтисе, син бүген ураза тотарга уйлагансың бугай! 

– Кайтам, кайтам, мөһим эшләр булды. Хәзер кайтып җитәм, – дип, Илдан, ашыга-ашыга машинасына кереп утырды. 

Саклау елгасы Сарсаз авылын икегә бүлеп ага. Илданнарның өе авыл башында ук. Эштән кайтканда, авылның һәр проблемасы ирнең күзенә чалына, йөрәген кузгата. Әнә Саклау аша салынган күперне яңартасы бар, Чишмәгә улак, эскәмияләр ясыйсы, елга буена тал-тирәк утыртасы, аргы якка кемдер машинасы белән тирес аударган. Бу оятсызлыкның хуҗасын табып, колагын борасы булыр... Шул елгада җәй буе бала-чага су керә бит. Һәр елны саклауга берничә пар аккош очып төшә, шунда балалар чыгарып, көзен генә авыл белән саубуллашалар. 

 Илданның күпердән чыкканда, елгага күзе төште: аккошлар быел да бала чыгарган, шөкер! «Бу без әле!» – дигәндәй ана аккош, машинадан төшеп, үзләренә сокланып карап торган иргә муенын суза төшеп сәлам бирде. Янында вәкарь белән генә йөзүче әти кош та, зур канатларын җилпеп алды: «Исәнме, авыл хуҗасы!» – янәсе! Пар аккошлар Илданга әнисен искә төшерде. 

 Мәрҗәния бик каты авырып йөргән көннәр иде. Операциядән соң, мантып китә алмады карчык. Тамагына рәтләп ашамады, сулышы туктаусыз кысып аптыратты. Беркөнне Илданның эштән кайтын капка төбендә көтеп алган әнисе улын аптырашка калдырды: 

– Улым, Саклау буена алып төш әле. Атагыз төшемә керде, аккошлар белән ни дә булса булган, ахры, бала-чага таш-фәлән атып яраламагандыр бит?! 

Илдан бервакытта да әнисенә каршы сүз әйтми иде, бу юлы аягында чак-чак басып торган Мәрҗәниягә: 

– Әни хәлең кошлар кайгыртырлыкмыни соң?! – дип куйды. 

– Машинага гына кереп утыра алам, – дип кырт кисте карчык. 

Төштеләр. Әнисенең йөрәге дөрес сизенгән икән: елга читендә үк аккошларның берсе яткан, икенчесе аны җил-яңгырдан ышыкларга теләгәндәй, күңелсез генә басып тора иде. 

– Улым, карыйк әле ни булды икән әнкә аккошка? – дип, Мәрҗәния машинадан төшә башлады. 

– Әнкәй, хәзер үзем, утырып кына тор, – диде Илдан. 

– Ни йөрәк белән түзеп утырмак кирәк, бу бит былтыр үзем дә ашатып үстергән аккош, улым! Әти аккош ирләрне бик яратмый ул – чукыр үзеңне, тия дип уйлап, – дип кыбырсыды карчык. 

Машинадан төшеп, акрын гына аккошларга таба бара башлаган әнисенә Илдан да иярде. Илданны күреп әти аккош ысылдый башлаган иде, Мәрҗәния аны тынычландырырга тырышты: 

– Я, я, син нәрсә инде сабыем, иптәшеңә ни булганын гына беләсем килә, тимимбез, бәлки минем ярдәмем тияр, – дип әти аккошны сыйпап куйды. 

Хастаханәдән чыгып, чак кына аягында йөрүче хәле бик мөшкел әнисенең: «Ярдәмем тияр», – диюе бераз сәер тоелса да, ир аңа каршы сүз әйтмәде. Әнисенең һәрчак үз дигәненнән кире кайтмавын белгәнгә күрә, аңа булышырга уйлады. Мәрҗәния әни аккош янына килеп башта кошның башын сыйпады, аннан кытыршы бармаклары белән аккош муеныннан аркасын сыйпап төште. Канатларын тотып карады. Янында басып торган әти аккошның моңлы күзләренә карап: 

– Ни генә булды соң сөеклегеңә, ник аягына баса алмый, – дип чак кына иелеп әни аккошның аякларын тотып карады. Алар канлы иде. 

– Бу ни бу? Улым кил әле, күтәр әле аккошны, аякларында икән хикмәт! 

Илдан әнисе янына чүмәшеп, кошны кулларына күтәрде. Аккошның бер аягының бармак ярылары чәйнәп өзелгән, икенчесе тирән җәрәхәтле иде. 

– Эт-фәлән ябышкандыр инде, я болыннан төлке-мазар төшкәндер. 

Карчык шунда гына әнкә аккошның сул канатының да кан саркып торган урынына игътибар итте. 

– И балакай, әйтәм аны урыныннан тора алмыйсың: ни оча, ни атлый алмыйсың икән шул! 

– Инде нишлибез, әнкәй? 

– Нишлибез дип, алып кайтабыз өйгә, улым! 

Карчыкның карары нык иде. Илданга башта яралы кошны күтәреп машинага алып китүдән башка юл юк иде. Ни гаҗәп, әнкә аккошны Илдан күтәреп алуга, әти аккош та аңардан калмыйча, ысылдап, канатларын кагып, ир артыннан машинага таба китте. 

– Шулай шул менә, кошлар да парын яклый, саклый, кешеләргә үрнәк бит бу кошлар! Ә кешеләр бер-берсенә мәрхәмәтсез, бер көнлек тормышта, гаиләләрен туздырып, балаларын ятим калдырып, эт тормышы белән яшиләр! Кешеләрдә тугрылык хисе бетте, улым, хәзер. Кая карама – ялган, көнчелек, хыянәт! Менә кошларны күрсәтәсе иде кайберәүләргә! Җир йөзендә аккошлардан да тугры кош булмас! – дип, Илдан артыннан әнисе дә теркелди. 

Әнисе юл буе уйланып, берни сөйләшмичә генә кайтты. Күрәсең, ул да гомерлек парын – ирен исенә төшереп, узган гомерен барлап, тормышының алтын сәхифәләрен күңелендә яңарткандыр.  

Өйгә кайтып, аккошларны йорт эчен төшергәч, ишек алды кошлары тамаша күрергә җыйналды. Янәсе, бу нинди ят кунаклар?! 

– Улым, киленгә шалтырат әле, яралы аккошны аңардан да оста итеп бәйли алмабыз, – диде Мәрҗәния. 

Гөлсөяр озак көттермәде: кирәк-яракларын тутырган сумкасын асып кайтып та җитте. 

– И тынгысыз да инде син, әнкәй, үз хәлең хәл чакта, нишләп бу кадәр борчылып йөрисеңдер?! 

– Алай димә, килен, атагыз юкка  гына төшкә кермәгәндер, әнә бит аккошның яралы икәнен белгертәсе килгән аның! 

Илдан белән Гөлсөярнең яралы кошның канатын, аякларын бәйләп мәш килгәнен, әти аккош белән Мәрҗәния икәү күзәттеләр: берсе – тугры яры, икенчесе – шул аккошларга һәр көнне тәмле ризык ашатып киткән нечкә күңелле карчык! 

Көн дә үзе өйдән чыгып, кошларга җим биргән әнисенең көннән-көн сулыга баруын күрсә дә, Илдан ананың үзенә артыгын әйтмәде, бары әнисенең һәр сүзенә колак салып, һәр үтенечен үтәргә генә тырышты. 

Әнкә аккош тәмам рәтләнеп беткәч, кошларны Илдан кабат Саклауга төшерде. Пар аккошларны Саклау елгасына төшергәннең икенче көнендә әнисе дә бу дөнья белән саубуллашып, тугры кошлар өчен күңел тынычлыгы алып, бакыйлыкка күчте... 

...Су буена килгән Илданны аккошлар таныдылармы – яр буена ук йөзеп килделәр. Былтыр әнисе белән үзләренә алып кайтып дәвалаган әнкә аккош быел тагын да матураебрак, тулыбрак киткән. Муенындагы кара алкасы гына шул ук. Бер кош белән дә бутап булмый торган алкалы аккошка ир дә сәлам бирде: 

– Ничек тормышлар, җаннарым? Сезнең исән икәнлегегезне күрсә, әнкәй дә бик шатланыр иде! Юк шул, кайтмас җиргә китеп барды... Аннан әлегә беркемнең дә кире кайтканы юк... Ә мин сезне саклармын. Бу – әнкәйнең үтенече. 

Мәрҗәния бәхиллеген биргәндә, әйтеп үлгән сүзләр Илданның колак төбендә яңгырап китте: «Улым, мин сездән разый-бәхил! Пар аккошларны сакла, килен белән үзегез дә шул кошлар күк бер-берегезне кадерләп яшәгез. Хыянәт итмәгез! Йортыбызга начарлык, ялган кермәсен, тату торыгыз!» 

Илдан аккошларга тагын бер кул изәде дә төшке ашын да ашамаганын исенә төшереп, өенә кереп чыгарга уйлады. Гөлсөяр иренә дигән ризыкларны кат-кат тастымалга урап калдырган. Өйгә тәмле өчпочмак исе таралган. Исе китә ирнең хатынына: кай арада камырын куеп, татлы ризыкларын пешереп өлгерә?! Гөлсөяр дә каенанасы төсле үк җыйнак, кечкенә, матур бөрмәле өчпочмаклар ясый. Илдан балачагына кайткан төсле, кулына өчпочмакны алгач та, ашамыйча бик озак карап торды. Уйлар аргамагы балачак иленә чапты... 

 ...Менә кышкы каникул көннәре җиткән. Өй тулы бала-чага... әнисе мичкә аркасын терәп утырган да йон оекбаш байли. Әтиләре көрәк кебек зур кулларына тальянын алган да әллә нинди моңлы җыр суза. Илдан әтисе янына үк килеп бер әтисенә, бер тальян телләреннән йөгерүче калын бармакларга карап шаккаткан. Әтисенең күзләре әнисенең күз иярмәс инәләрендә. 

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә, 

Болыннарга көн дә киләсең. 

Йөрәгеңдә нинди утлар яна, 

Уйларыңны килә беләсем... 

– И, әтисе, яратам да инде шушы җырыңны! Бигрәкләр дә матур, моңлы!Үзәкне өзә торган! 

Әнисе оекбаш бәйләвеннән туктап, иренә яратып карап куя. Зур бәдәнле көрәшче Фәйзи мактауларны бик өнәп бетермәсә дә, хатынының бу сүзләренә күңеле булып: 

– Тырышам инде, син оекны тизрәк бәйләп бетерсен дип тырышам, әнкәсе! –диюдән тукталып кала алмый. 

– Әрәм булгансың авылда, синнән бер дигән әртис чыккан булыр иде! Шул гармуның белән үзеңә караттың да! – дип кеткелдәп куйган әнисенә Илдан да барып сыена. 

– Әнкәй, минем дә гармунда уйнарга өйрәнәсем килә. 

Абыйлары, бәхәсләшә-бәхәсләшә, шахмат уйный, өй җылы, нурлы. Өйгә әнисе мичтә пешергән өчпочмак исе таралган. Менә әтиләре гармунын тезеннән карават башына куя да:  

– Я, әнкәсе, җырлап кына тамак туймас, әйдә, өчпочмакларың белән чәй эчеп алыйкмы әллә? – дип, малайларны кызыктырып ала. 

...Илдан кулына алган өчпочмакка карап, еракта калган балачак иленнән бүгенге тормышка әйләнеп кайта. Әле эшлисе эшләр шактый. Тамак ялгап алгач, чишмәне карап кайтырга кирәк, Фарилгә әйтүен әйтте дә, белмәссең, кабат эчеп куйса, гозерне онытып та куюы бар. Аннан караучысыз калган Сатирә карчыкның хәлен белеп чыгасы булыр. Кичкәрәк клубка кереп чыгасы бар, улы да шундадыр, волейбол ярышлары уздырырга уйлаганнар иде бит. 

Ашап алгач, Илдан кабат эшкә кузгалды. Башлап чишмә буена төшәсе итте. 

Ул чишмәгә якынлашканда, ике ирнең бүрәнә ышкылавын күреп, күңеле булды. 

– Сәлам, егетләр! 

– Ә, Илдан абый! Менә чишмә өстенә кечкенә генә бура күтәреп куймакчы булабыз әле, – дип сүзгә Фарил кушылды. 

– Агачларны каян алдыгыз? – диде авыл җитәкчесе. 

– Минем ындырда былтырдан бирле ята торган агачлар болар, Илдан абый. Менә күрше Сабирга да әйттем: «Әйдә, мәйтәм, авыл халкы су алган саен безгә рәхмәт укыр», – дим. Икәү аның ат арбасына төяп төштек. 

– Яле, егетләр, мин дә булышыйм бераз сезгә, – дип, Илдан өстендәге күлмәген салып, җирдә яткан бүрәнәләрне ышкыларга тотынды. Өчәү бергә кайнаша торгач, буралык бүрәнәләр чистартылып бетте. 

– Илдан абый, ни бит... – дип Фарил инде машинасына таба барган җитәкченең артыннан ияреп сүз башлаган иде, Илдан шап итеп учларын ирнең учларына шапылдатты да: 

– Беләм ни әйтәсеңне! Миннән чыкмас! Әйбәт кенә торыгыз! Кабат мин килеп йөрерлек булмасын! – дип китеп барды. 

Клубтагы ярышта үзе дә катнашып, җиңүчеләргә рәхмәт әйтеп, өйгә кайтырга чыкканда, авыл өстенә сүрән генә караңгылык иңә башлаган иде инде. Сирәк-мирәк йолдызлар калка башлаган. Ир ишек алдына керде. Бакча ягыннан чикерткәләр хоры авыл кичен мактап, хор оештырган, күрәсең, әле берсе, әле икенчесе «өздерә». Бары шундый тын кичтә генә сандугач тавышын башка кошларныкыннан аерып була. Кичке тынлыктан, серлелектән оеган Илдан бакча читендәге агач эскәмиягә күз салды. Кичләрен әнисе гел шушында саф һава сулап утырыр иде. Улының эштән кайтканын көтәр, хәлләрен сорашыр, тел очында коелырга торган шигъри юлларын тезеп куяр: 

Әй, син тормыш! 

Нигә катлаулы син! 

Безнен язмыш синен кулларда. 

Яшик але сөенеп булганына, 

Мен рәхмәтлемен бит мин Ходайга! 

– И, әнкәй, бигрәк тиз, оста чыгарасың син шигырьләрне! Әгәр укыган да булсаң, синнән менә дигән шагыйрә чыккан булыр иде! 

– Әти укытмады бит, улым, районга урысча укырга да җибәрмәкчеләр иде... Ә шулай да, югалып калмадым әле, үзлегемнән укырга өйрәндем мин: урысныкын да, гарәпчәсен дә! Юкка гына үземне унбер ел абыстай итеп тотмаслар иде, күрше авыллардан да килеп алалар бит! Укырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел ул, балам. Атагыз да укыганыма каршы килмәде, әле районга барса, капчык-капчык китапны үзе төяп кайта иде. 

Илдан бакча ишеге төбендә озак уйланып басып торды. Табак кадәр ай сарай башына ук күтәрелеп килә, аның нурлары эскәмия читенә сузылып төшкән. 

– Илдан, син кайттыңмы? Ут юк әле, нишләптер сүнеп китте. Кабызучы юк бугай. 

Хатыны икән. Гөлсөяр өстенә җиңелчә генә кофтасын элгән килеш ишек төбендә басып тора. 

– Хәзер шалтыратырмын. Карар Гафур, берәр җирдә замекание бардыр, – дип ир өйгә керергә җыенды. 

– Ник караңгыда утырасыз, шәм булса да кабызырга кирәк, – дип, ир веранда ягына узды. – Әнкәй шушы тумбочкада шәмнәр саклый иде, кая берәрсен алып кереп кабызыйк, Гөлсөяр, – диде дә тумбочканы капшарга тотынды. Ирнең кулына ялгыз шәм эләкте. 

– Яндырып бетергәнбез икән ич, менә соңгысы калган! – дип, шәмне кабызып, өйгә керделәр. Өй эче яктырып китте. Шәм яктысыннан стенага эленгән әтисе белән әнисенең сурәтенә нур сузылды. Илдан белән Гөлсөяр икесе берьюлы фотога карадылар. Гомер буена башкалар күңеленә яктылык кына өләшеп яшәгән әниләре, үзен сагынуларына, искә төшерүләренә шатланып, әйтерсең лә, балаларына елмая иде.  

Әсәр тәмам.

 фото: https://pixabay.com
 

 

 

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com