Логотип
Проза

Мәхәббәтнең күктә язылганы 2

– Шәмсия, тыңла мине. Тыңла һәм аңларга тырыш. Мин сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Җаным, күңелем сиңа тартылды...

Ильмира ГЫЙМАЕВА

Хикәя

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany

Шәмсияне уйларыннан абзардагы бозауның кычкырган тавышы бүлде. «И Ходаем, үткәннәрне уйлап утырып, бәлешем дә, бозавым да онытылган лабаса. Радиодан ишетелгән бер җыр тәмам күңелнең астын-өскә китерде бит, әй». Шөкер, бәлешенең йөзе килгән, көймәгән. Ул газны бераз кыса төште дә сәгатькә күз салды. Йөгереп кенә малларын карап керде. Тагын ярты сәгатьтән эшчеләрем кайта, кая, бәлеш янында чәйнек чәе эчеп утырып булмас дип, әниләреннән калган самавырга чишмә суы салып, чәй куеп җибәрде. Самавырның җыры өйгә бәйрәм төсе өстәде.

Шәмсия бүгенге тормышыннан бик тә канәгать иде. Сәүдә техникумын кызыл дипломга тәмамлады. Читтән торып югары белем дә алды. Кечкенә генә бер почмакта сагыз белән туңдырма сатып башлаган эше район үзәгендә зур ресторан, менә дигән сәүдә үзәге ачуга кадәр барып җитте. 50 яшен тутырганда атказанган сәүдә хезмәткәре дигән мактаулы исем бирделәр. Хезмәткәрләре хөрмәт итә, җитәкчеләр белән уртак тел таба белә. Сәүдә өлкәсендә эшләсә дә, укытучыларга хас риясызлыкны, самимилекне, кешелеклелек сыйфатларын югалтмады Шәмсия. Бәлки, уңышлары да чын кеше булып кала алуындадыр. Шул самимилеге белән гашыйк иттерде дә инде ул яшьлегендә Аксубай егетен. Үзе дә гашыйк булды.

Теге кичтән соң бүтән клубка чыкмады ул. Яңалыкларны, кемне-кем озаткан, кем-кемгә үпкәләгән – барысын да апасына пешекче Мәдинә сөйләп торды. Ә апасы аларны Шәмсиягә җиткерә иде. Бер көнне апасы күптән ишетергә теләгән сүзне әйтте Шәмсиягә. 

– Бөтен студентлар да үзләренә кызлар тапкан. Араларында берсе генә бер кызны да озатмый, клубка чыгып гармунда уйнап утыра-утыра да, кызлар-егетләр парлашып бии башлагач, кайтып китә, ди. Клубта эшләүче Зифа кылын тартып караган икән дә, гашыйк булган кызым бар, каршыма шуның чыкканын көтәм, дип шаккаттырган. Үзе шундый чибәр егет – нәкъ артистлар кебек, ди...

Апасы сөйли, ә Шәмсиянең күзләре нәкъ теге төндәге кебек кабынды, бит алмалары алсуланды, үзе озын кара толымнарын бер сүтә, бер үрә. Апасы сеңлесенең күзләренә карады. Ах, бу күзләр! Алардагы мәхәббәт ялкынын күрми калып буламы соң?! 

– Сеңлем бәгырем, син бит аның Алиһәсе! Әйт дөресен, син бит? Нигә дип газаплыйсың ул егетне?! Бел, сеңлем, егетләрне рәнҗетергә ярамый. Алар ярата икән, гомерлеккә ярата. Егетләрнең күз яше төшүдән сакланырга кирәк. Интектермә Мәҗнүнеңне, чык клубка. Бүген алар концерт куя. Үзләренчә, авыл белән саубуллашу кичәсе оештыралар. Авыл җитәкчеләре дә, уку йортларыннан укытучылары да килә дип ишеттем. Күзләреңнән күрәм. Үзең дә аңа битараф түгел бит. Очрашыгыз, аңлашыгыз!

Шәмсия апасын үпкәләткән көннән бирле, үз-үзенә урын таба алмый йөри иде. Менә бүген апасының аңа чын йөрәктән әйткән сүзләре, яратуы, аның өчен кайгыртуы, күңелдәге төерләрне юкка чыгарып, күздән яшь булып актылар. Апалы-сеңелле бер-берсенә сыенып, күңелләре бушаганчы елаштылар, серләрен уртаклаштылар.

Шәмсия ул кичтә дә нәкъ теге күлмәген киеп чыкты. Чәчләрен үрмичә, иңнәренә таратты. Апасы монда да үзенекен иткән – иң алдагы рәттән билет алган. Алар килгәндә, халык урыннарга утырышкан, пәрдә ачылуын көтәләр иде. Сабырсызланып кул да чабып алдылар. Ниһаять сәхнә ачылды. Сәхнә түренә зур итеп «Хәерле юл телә безгә, авыл!» дип язылган иде. Әйе, студент егетләрнең тагын бер ел гына укыйсы калган. Имтиханнар алдыннан була торган бик зур сынау үттеләр алар. Татарстанның төрле районнарыннан килгән студентлар күңелендә бу авылда булган сынаулар, авырлыклар, каршылыклар, күңелле мизгелләр, җавапсыз мәхәббәт еллар үткәч тә гел яңарып, искә төшеп торачак әле.

Концерт бик күңелле башланып китте. Егетләр җыр-биюгә, уен-көлкегә дә оста булып чыкты. Уен коралларыннан ансамбль дә оештырып җибәргәннәр. Спектакльләрдән өзекләр елатты да, көлдерде дә халыкны. Алып баручы егет: «Аксубай егете Мөнир Сәхапов җырлый!» – дигәч, Шәмсия, апасыннан ярдәм сорагандай, аңа күтәрелеп карады. Апасы, сеңлесенең дулкынлануын аңлап, кулларыннан кысты. Менә ул сәхнәгә чыкты. Озын, төз гәүдә. Өстенә чем-кара костюм кигән. Ә күлмәге нәкъ Шәмсиянеке кебек: акка зәңгәр чәчәкләр төшкән. Галстугы да зәңгәр төстә. Апасы Шәмсиянең колагына: «Күзләре дә куе зәңгәр икән, нәкъ француз артисты инде», – дип пышылдады. Шәмсия әллә ишетте, әллә юк, сәхнәдәге зәңгәр күзләр аңа текәлгән иде. Ике гашыйк бер-берсеннән күзләрен алмый озак тордылар. Халык башта берни аңламады. Эшнең нәрсәдә икәненә төшенгәч, шаулатып кул чаба башладылар. Мөнир, уянып киткәндәй, күзләрен залдагы халыкка төбәде. Баянын җайлап тотты һәм күкрәк тавышы белән: «Хәзер башкарылачак җырым – авылыгызның иң чибәр, иң самими кызына, минем гомерлек мәхәббәтем, гомерлек ярым булып калачак чынга ашмас мәхәббәтемә багышлана», – диде. Шәмсия әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде. Ул бөтен йөрәге белән моң дәрьясына чумды.

Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына.
Нигә күрдем, нигә сөйдем сине,
Кайгы-хәсрәт алып башыма.
Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.

Җыр тәмам. Халык дәррәү торып басты. Залны кул чабулар, мактау сүзләре күмде. Ләкин икәү боларның берсен дә күрмәде, ишетмәде. Залда гүзәл кыз бала, ә сәхнәдә баһадирдай ир-егет яшьләрен тыймыйча елыйлар иде. Мондый күренешне һинд киноларында гына күргән апасы аларга кушылып елады. Мөнир сәхнәдән кереп киткәч, Шәмсия залда кала алмады. Ул йөгерә-атлый урамга атылды.

– Шәмсия!

Әлеге тавыш кызны магниттай тартты. Ул кире борылды. Һәм барлык оялуларны онытып, егетнең кочагына ташланды. Алар бер-берсенә сыенып, бик озак басып тордылар. Беренче һәм соңгы тапкыр кочаклашуларын йөрәкләре белән сизделәр шул алар. Ниһаять, Мөнир үзендә көч табып, сүз башлады:

– Шәмсия, тыңла мине. Тыңла һәм аңларга тырыш. Мин сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Җаным, күңелем сиңа тартылды. Минем кызлар белән йөргәнем, очрашканым бар. Ләкин мондый хисләрне беренче мәртәбә кичерәм. Мин сине үлеп яратам. Бер минутка да исемнән чыкмыйсың. Мин матур сөйли белмим. Ачуланма. Син яшь әле, үз тиңеңне табарсың. Сизәм, син дә миңа гашыйк. Ләкин син мине онытырсың. Еллар үтү белән минем турыда елмаеп кына искә алырсың. Ә мин юк. Мин инде сине беркайчан да оныта алмаячакмын. Сиңа булган хисем гашыйк булу гына түгел, ә ярату. Гафу ит мине. Рәнҗемә миңа. Үзебезнең якта ярәшелгән кызым бар. Аның белән мәктәп елларыннан бирле дуслашып йөрибез. Сине очратканга кадәр аны яратам дип уйлый идем. Ә бу ярату булмаган. Бары тик ияләнү, кызгану, үзеңне аның алдында бурычлы итеп санау, җаваплылык хисе генә булган. Иптәш егетнең туеннан кайтканда авариягә очрадык без. Мин рульдә идем. Эчмәгән дә идем югыйсә. Арылган, руль артында йоклап киткәнмен. Юл кырыена төшеп капланганбыз. Миңа берни дә булмады, ә Раниянең башына катлаулы операция ясатырга туры килде. Җитмәсә, сул як кулын терсәктән үк кистеләр. Чәрдәкләнеп беткән иде. Менә шулай, Шәмсия. Хуш, җаным. Оныт мине. Рәнҗемә. Мин Раниягә өйләнергә тиеш. Минем урында син дә шулай эшләр идең...http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany-3

Мөнир борылып клубка кереп китте. Шәмсия баскан урынында күпме торган булыр иде икән, апасы килеп иңнәреннән кочты:

– Ела, сеңлем, күңелең бушаганчы ела. Мин барысын да беләм. Дөрес эшлисез. Кеше бәхетсезлегендә бәхетле булып булмый ул. Син яшь, чибәр. Менә дигән егетне очратырсың әле. Үзеңнең генә мәхәббәтеңне.

(Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/maxabbatnen-kukta-iazylgany-3)

Фото: http://ru.freepik.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар