Логотип
Проза

Кайда минем ялгышым? 

Хикәя 

Фәгыйлә ЧУМАРОВА 

                                     

 Хикәя 

 

 Яз, җәй, көзләр үтеп китте. Болыннарда, үзәннәрдә рәхәтләнеп утлап йөргән малкайларны кышкы абзарларга кертеп яптылар. Иркенлектә йөргән атлар да кышлыкка кайтарылды. Хәзер инде алар арасыннан кышкы сугымга дигәннәрен аерып алып җимлеккә куярга кирәк... И бу тормыш итүләр... Үзең яратып үстергән атларыңның муенына пычак салып суеп, хәләл иткә җибәреп сатып акча эшләүләр... Тормыш иткәч, көн күргәч, гаилә җиткереп, бала-чага үстергәч шуңа да барасың икән... Бала чактан шул атларны яратты Зариф, гел алар арасында тулганды, сугымга ат суйсалар, суелачак атны кызганып, күз яшьләрен аямый елады... Үсеп җитеп, армия сафларыннан хезмәт итеп кайткач, әти-әнисе, туганнары яшь, төз гәүдәле, таза бәдәнле Зарифны шәһәрдә калырга димләделәр, эш урынын да сайлап куйдылар: милиция хезмәткәрләре җитешми торган чаклар иде – әле генә хезмәт итеп кайткан егетне куш куллап алдылар эшкә! Киләчәктә укытырга, офицер булырга ярдәм итәчәкләрен, тулай торакта яшәргә бүлмә бирәчәкләрен дә санап чыктылар... Күнде Зариф бер мәлгә, башлары әйләнде шундый «әкияти рәхәт» тормышны күз алдына китереп! Дуслар бихисап булып чыкты: көн дә бәйрәм, көн дә туй сыман җиңел тормыш тәгәрмәч кебек әйләнә торгач, Зариф үзенең шайтан суы белән дуслашып китүен сизми дә калды!  Ялга авылга әти-әнисе янына кайткач, улларының үзгәргәнен ата-ана да бик тиз аңлап алды, соңга калмас борын өйләнергә димли башладылар. Бала чактан ук күз атып йөргән, ике ел буена хатлар алышып торган классташы Фәүзиягә өйләнәсен Зариф алдан ук билгеләп куйган иде, әти-әнисе өйләнү турында сүз кузгаткач, киреләнеп тормады, Фәүзия йортына яучы җибәрде. Әмма эш бер дә ул уйлаганча килеп чыкмады! Үз-үзенә ышанган егет үзе күз атып йөргән кыздан кире җавап алгач, һуштан язар дәрәҗәгә җитте! «Син эчәргә яратасың, имеш! Эчкән егетләрне сөймим, имеш! Кара син аны! Кызлар беткәнме авылда! Берсеннән-берсе матур кызлар тулып тора! Син чыкмасаң кияүгә, бүтәне риза булыр!» – дип тузынды Зариф... 

   Әйткән сүз – аткан ук... Кичке уенга чыккан Зариф бик җентекләп кызлар күзли башлады. Араларыннан әле күзгә күренмәгән бер сылуга аеруча игътибарлы булды... Әлбәттә, бу кыз үзләренең авылы кызы иде, тик ул армиягә киткәндә чебеш кенә иде әле – кем уйлаган тиз арада шундый сылу кызга әверелер дип! Зариф шул кичне Вәсиләне озата кайтты... Әле беркемнең кулы да тимәгән, күзе дә төшеп өлгермәгән кыз авылның беренче егете аңа күз салыр дип уйлап та карамаган иде, бөтенләй югалып, каушап ук калды... Зарифның җәтмәсенә ничек килеп капканын да сизми калды... Көзен гөрләтеп туй ясадылар! Берничә көнгә сузылган туйда Зариф үзенең кияү кеше икәнлеген онытып торган чаклар да булды. Кәләше барлыгын онытып дус егетләре белән таңга хәтле күңел ачты... 

   Атлары янында мәш килгән Зариф үткәннәрен искә төшереп елмаеп куйды, алай да уйларын читкә куарга теләптер инде – һай-һайлап кычкырып җибәрде: малга ачуланган сыман итте. 

– Атларым... малкайларым... Сез бит бар тормышымның яме... Сезгә булган мәхәббәтем генә мине җир йөзендә яшәп калырга өндидер... Сез булмасагыз, мин әллә кайчан беткән булыр идем... – дип уйлады ул кашка тайлар, тулпар атлар, колын-колынчаклар, бияләр арасында йөреп. Кайсысының ялларын тарады, кайсының үзенә таба сузылган танавыннан сыйпап узды... 

   ...Яшь хатынын шәһәргә алып килгәч, тулай торактан бүлмә бирделәр... Баштарак бик куаныштылар – үз почмагыбыз бар дип уйладылар... Озакламый икәү генә түгел, ә инде өчәү буласыларын белгәч, тагын бер шатлык кушылгандай булды. Алай да Зариф үзенең күңел түрендә торган саен ниндидер бушлык барлыкка килүен ачык тоемлый башлады. Әллә бушлык, әллә үкенеч – белмәссең тәгаен нәрсә икәнен, тик нидер аны эчтән кимерә иде. Туган авылы төшләренә кереп йөдәтте, урманлыклар, балык мыжлап торган күлләр исенә төште, болыннарда утлап йөргән атлар күз алдына килсә, йөрәге дулап тибә башлады... Шул сагыну-юксынуларны онытырга теләп, тагын шайтан суы белән мавыга башлады. Гаиләдә дә тынычлык бетте: көн саен диярлек эштән салмыш кайткан ирен каршы алу Вәсиләгә дә җиңел түгел иде – теләсәң-теләмәсәң дә тавыш-гауга чыга торган булып китте. 

   Ә бер көнне ире кайтып: «Мин эштән киттем. Яратмыйм эшемне. Бу шәһәр дигәннәре җелегемә үтте! Авылга кайтабыз!» – дип әйткәч, Вәсилә ике минут чамасы исәнгерәп торды да шатлыгыннан зыр-р-р әйләнеп көлеп җибәрде! Карале, нишләп бар халык бу шәһәргә ашкына соң! Авылда да тормыш бара! Ничек кенә бара әле! Мин риза! – диде ирен кочаклап. Әйтерсең, гел авылга ашкынып торган бу Вәсилә! Икенче кешегә әйләнде дә куйды! Соңгы вакытта гел чытык йөзе яктырып китте, күзләреннән гөл тамды дисәң дә артык булмас, валлаһи! 

   Балаларының кире авылга кайтасыларын ишеткән ата-ана гына бу хәлгә куана алмады... Авылның барлык михнәтен, кара хезмәтен, бетмәс-төкәнмәс эшен үз җилкәләрендә кичергән ата-ана үз балаларының тормышта бераз булса да җиңелчәрәк яшәвен теләгән иде бит... 

   Авылга кайтып яшәп китәр өчен йорт салып торуның хаҗәте дә юк иде – җиңел тормыш эзләп ел саен кемдер йорт-җирен, абзар-курасын очсыз хакка гына булса да сатып шәһәргә китү ягын карый, Зариф та тиз генә үзе ошаткан йортны сатып алып, гаиләсен туган авылына алып кайтты. Зариф үзе дә, Вәсиләсе дә эштән куркып торучылардан түгел иде, җир җимертеп эшләп, көн күрә башладылар. Ярыйсы гына хезмәт хакы алып, тормышларын түгәрәкләп, бер-бер артлы туган өч ир баланы үстерделәр – шул тормышның кадерен белеп рәхәтләнеп яшәргә иде дә бит! Юк, тормыш тәгәрмәче алай тигез юлдан тәгәрисе килми икән, чоңгыллар да очрый, сазлыкларны да урап узарлык мәл табалмый какшалган чаклар була икән... Менә шундый чакларда «ярдәмгә» әлеге дә баягы шайтан суы килеп җитә иде, шул ук шайтан суы кайчак Зариф колагына: «Төкер дөньясына! Уйлап та бирмә! Безгә бергә рәхәт бит! Кара әле хатыныңа! Күз төшерерлеге калмаган! Чәчләрен дә тарамый бугай кайвакыт! Ничек түзәсең әле син ул хатынга!» –  дип пышылдый, үгетли, әллә нәрсәләр вәгъдә итә башлый. «Әйе, – ди Зариф. – Син хаклы! Туйдым барысыннан! Тормыштан да, хатыннан да туйдым! Шул күзләрен ялтыратып, миңа нәфрәт белән караган өч малай да җеннәремне кузгата!» – дип зарлана Зариф, тешләрен шыгырдата, йодрыкларын йомарлап кемгәдер яный башлый... Шулай дулап, акыра-бакыра кайтып керә... Аны каршы алучы куркынган өч пар күзләр, хатынының әрләп кычкырган тавышы бөтенләй чыгырыннан чыгара аны, ярсып, хатынына кизәнеп сугып җибәргәнен сизми кала... Өч малай өчесе дә әниләрен яклап исерек атага ташланалар, тик нәрсә ул ярсыган иргә өч кечкенә бала! Ул үзен яралы арыслан кебек хис итә, аның җаны кыйнала, кычкырышкан малайлары көчсез көчекләр булып тоела, ул аларны да кагып җибәрә... 

   Иртәгесен башы чатнап авыртудан уянып китте... Исерекнең һаман шул бер хәл: баш чатнап авырта, авыз эче кипкән, үтереп эчәсе килә... «Вәсилә!» – дип акырды ул... Җавап бирүче булмады... Көч-хәл белән белән торып, су багы капкачын ачып җибәрде. Бак буш булып чыкты. Ачы итеп сүгенеп, газ плитәсе өстендә утырган чәйнекне күтәреп эчәргә булды. Ник бер тамчы су тамсын! Ишекне тибеп ачып җибәрүгә аны ач тавык-чебеш, каз-үрдәк урап алды. Шуларга аптырап карап торганда абзар ягыннан сыер мөгрәгән тавыш ишетелде, шул якка атлады – инде күптән көтүгә куылып, җәйләүдә йөрергә тиеш сыерның җилене тулган, имчәкләреннән сөте тамып тора иде... 

   Аптырады Зариф... Нәрсә булып беткән монда?! Һәрвакыт тәртиптә торган ишегалдында мәхшәр купкан диярсең! Дөньяның асты-өскә килгән! Кая олаккан соң Вәсилә?! Аяк арасында буталып йөргән өч карабашның ник берсе күренсен! 

   Баш авыртуы да онытылды, эчәсе килү дә басылган күк булды. Ул урамга атлады. Күршеләр белми калмаганнардыр Зариф йортында ниләр булганын, аларны күреп сорашырга кирәк булыр... 

   Җәйге челләгә карамастан, киез ката кигән, биленә карчыгының мамык шәлен ураган күрше Касыйм карт үзенә таба атлап килгән күршесен күреп, таягын җайлабрак бот арасына табарак елыштырып куйды. Күршесенең сәламен дә теләмичә генә алды. «Белмим, минекеләр кая китеп олакканнар. Сыерны да көтүгә чыгармаганнар», – дип, теләмичә генә мыгырданды Зариф авыз эчендә ботка боламыгын әйләндереп. Үзе кырын күзе белән картка карап алырга да онытмады. Күреп, сизеп тора – карт белә Зариф йортында ни хәлләр булганын! Тик дәшми! Байтак утырдылар ике күрше иңгә-иң терәлеп... Зариф үз гаебен таныганга дәшми, Касыйм карт, теле бик кычытып торса да, Зарифның газаплануыннан тәм табып дәшми... Алай да тынлыкны ул бозды, түзмәде, әйтеп салды: «Китте Вәсиләң... Түзәрлеге калмагандыр бахырның. Малайларың да бик куанган төсле күренделәр. Уртанчың сикергәли: «Әни, без монда бүтән әйләнеп кайтмаска китәбезме?» – дип сорый. Автобуска утырып, калага киттеләр», – дип җөпләп куйды карт әйтер сүзен. Аннан соң таягына таянып, авырлык белән аягына басты да сөйрәлеп кенә капкадан кереп китте... 

   Киттеләр... киттеләр... Кая китә инде өч бала белән Вәсилә?! Кеме бар соң аның шәһәрдә? Әй, бер-ике көннән кайтыр әле! Кайтсамы?! Зариф аны кире куып чыгарыр! 

   Аның шулай уйлавы булды, кемдер тагын пышылдый башлады: «Исең киткән! Ерак китә алмас, кайтып егылыр да аяк астыңда елап гафу сорар әле! Әйдә кибеткә... Бурычка яздырып бирә Фатыйма, баш төзәтеп алырга вакыт», – дип ысылдый. Юк, баш та авыртмый бит... Ә кай төше авырта соң? Авырта бит! Сызлый! Зариф та урыныннан кузгалды. Кибет ягына талпынгандай булды, шул арада сыер мөгрәгән тавыш колагына чалынды... Көтүгә чыкмады инде анысы, ә сөтен савып алырга кирәк бит малкайның, газапланып тормас бит инде... Үзе дә, ни эшләгәнен аңлап бетермичә, чиста чиләк алып сыер астына кереп чүмәште. Адәм көлкесе! Кеше күрсә, ояты ни тора! – дип,үзен-үзе битәрләсә дә, ничек булса булды – сыерны савып алды. Тиз генә тимер арбага фляга утыртып суга барып килде, кош-кортка җим салып ашарга биреп керде. Үзенең дә үтереп ашыйсы килүен тойды... Суыткычта хатыны пешергән аш бар булып чыкты, ашны җылытып ашап алды... Сызлану кимегәндәй булган иде дә, ашагач тагын көчәеп китте. Ни төше авырта соң аның шулкадәр? Нәрсә газаплый аны? Вәсиләнең шулай көтмәгәндә ташлап китүеме? Анысы да бар, әлбәттә. Әмма тагын нәрсәдер бар... Әйтелеп бетмәгән нәрсәдер бар, тик Зарифка койрыгын гына тоттырмый... Шулай уйланып ята торгач, йоклап киткәнен сизми дә калды, тик шунда ук корт чаккандай сикереп утырды. Тапты! Кай төше сызланганын аңлады! Нәрсә диде Касыйм карт? Уртанчы малай сикерекләнде диме? Без монда кире әйләнеп кайтмаска китәбезме?  дип әйтте дидеме? 

   Вәсиләсе Зарифына бер-бер артлы өч малай бүләк итте... Олы малай коеп куйган Вәсилә иде. Холкы да йомшак кына, йөзе-гәүдә төзелеше дә Вәсиләнеке. Ярата-ярата, күккә чөя-чөя үстерде Зариф беренчесен, Рамаен... Икенче малай тугач, сүрелә төште, кечкенәсен кулына алырга ашыкмады, олысын да каккандай тоелды. Ни гаҗәп – уртанчы малай тач Зарифның үзенә охшап туды! Тик шул охшашлык та алар арасын җылыта алмады, ата белән угыл бер-берсенә ятсынып карыйлар иде. Үсә төшкәч тә аралар якынаймады, бер-берсенә әйтер сүзне, йомышны йә әни кеше аркылы, йә Рамай аркылы җиткерделәр. Менә шул малай бүген чиксез шатланган, имеш, ата йортыннан мәңгелеккә киттек, дип. Үзенә охшап туган бу бала белән нишләп аралар котып шикелле салкын калды? Әллә Зариф аны яратмыймы икән? Әллә үзенеке түгел дип саный микән? Юк, алай түгел. Дөресен әйткәндә, Рамаена караганда артыграк ярата бугай ул Илсурын. Әллә шул яратуын сиздерәсе килмәдеме? Каян килгән ул саранлык – үз балаңа күңел җылысын бирә белмәү? 

   Хатыны өченчегә авырга калгач, аралар тагын җылынгандай булды: икесенең дә күңелендә әллә кыз бала булыр дигән өмет балкыды. Юк, кыз бала сөю бәхете тәтемәде аларга – өченчесе дә малай булып туды! Таза, матур, тупырдап торган Рамил шатланып дөньяга аваз салды, нәрсәгәдер һаман куанды, очына-очына үсте, абыйлары да, ата-анасы да бу шат малайны яратып туя алмадылар... 

   Шул кара башлы малайларын уйлап бәгыре таланды Зарифның. «Исең киткән, хатын да табылыр, әле кыз да табып бирер үзеңә», – дип кемдер колагына назлы гына пышылдый башлаган гына иде, Зариф сикереп торды: «Җитте!» – дип акырып җибәрде. Нәрсә җитте? Пышылдаучыны кисәтү булдымы бу? Әллә үзенә әйттеме бу сүзләрне? Буш бүлмәләрдә аның тавышы кайтаваз булып яңгырады. «Җитте-е-е!» – диде стеналар. «Җитте-е-е!» – диде газ плитәсе. «Җитте-е-е!» – дип аваз салды ишектән елышып кына кергән мәче... «Җитте-е-е!» – дип кычкырды таң әтәче... 

   Нәрсә җитмәгән булган соң аңа? Аның бар бәхете дә шушы йортта, ал-ялны белми эшләп йөргән Вәсиләсендә, өч бөртек малаенда булган икән ләбаса! Аларсыз нигә бу йорт? Нигә бу тормыш? Аларсыз дөнья да сансыз икән бит! Кайда йөри менә хәзер Вәсиләсе? Кем бусагасына барып егылды икән? Зарифка кирәкмәгән малайлар кемгә кирәгер? Шул газаплы уйлар арасыннан тагын бер юаныч китерердәй уй йөгереп узды – күрче, бу мәшәкатьләр белән ул авызына тамчы да аракы салмаган икән бит! Менә хәзер эчәргә әмәлен табар да, аңа җиңелрәк булып китәр! Юанычлы уй ничек керде, шулай ук кире чыгып та китте, Зариф кулына аракы тулы стакан алып чөмерсә, бу сазлыкка кереп батасын бар булган зиһене, акылы, тәне белән тойды. Беренче тапкыр үз уеннан үзе чирканып китте, куркынып: «Алла сакласын!» – дип пышылдады. 

   Икенче көн тагын сыер савып, аны көтүгә куудан башланды. Кош-кортны ашаткач, ул күрше Фасиха апасына кереп китте. Аһ-зар елап үзен кызгандырып тормады, ничек бар, шулай итеп дөресен әйтеп аңлатты да,  сыерын савып, кош-кортка күз-колак булып торуын үтенде, гаиләсен алып кайтырга дип шәһәргә чыгып китәсен әйтте. Фасиха апасы аңа берара ышанмыйчарак карап торды, әмма ихласлыгын аңлап алгач: «Бар, балам, бар, алып кайт гаиләңне. Ятимлектән дә ачы нәрсә юк бу дөньяда! Аталары була торып, ятимнәр санын арттырып йөрмәсен балаларың», – дип озатып калды. 

  Ахыры: http://syuyumbike.ru/news/proza/kayda-minem-yalgyshym-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикаягез бик матур язылган, кызганыч булсада, зур рахмат.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Даа даа аракы юннегя илтми

      Хәзер укыйлар