Логотип
Проза

Кайда минем ялгышым?-2

Хикәя

Фәгыйлә ЧУМАРОВА

 

Хикәя 

Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/kayda-minem-yalgyshym

   Гаиләсен озак эзләргә туры килмәде Зарифка – шәһәр – шәһәр дисәң дә, ул барыбер бер зур авыл кебек кенә булып кала икән – калага күченеп киткән авылдашлар арасында хәбәрләр яшен тизлеге белән йөри иде. Вәсиләнең иреннән аерылып, өч баласын ияртеп калага килүе дә, кемгә килеп сыенуы да авылдашлар арасында таралып өлгергән иде. 

   Ишектән нык адымнар белән атлап кергән Зарифны күргәч, өй эчендәгеләр бердәм тынып калды. Гаиләсе артыннан шулай бик тиз килеп җитүен көтмәгәннәр иде бугай... Хуҗабикә дә иркен сулап куйды: әле ярый Зариф исерек күренми! Шунлыктан ул, ике арадагы салкынлыкка чик куярга теләгәндәй, Зариф каршына ике кулын сузып күрешергә ашыкты. Олы улы Рамай да, олыларча итеп, әтисенә кулын биреп исәнләште. 6 яшьлек Рамил сак адымнар ясап әтисенең тез башына килеп кунаклады. Уртанчы малай Илсур гына, әле һаман нәрсә булганын аңларга теләмәгән кебек, зур күзләрен тутырып атасына бакса да, урыныннан кузгалмады. Сәламнәр алышып, хәл-әхвәлләр белешкәч, Зариф хатыны ягына борылып карады. 

– Калада йомышың булса, бүген, иртәгә монда гына үткәрербез, берсекөнгә кайтыр юлга чыгарбыз. Курыкма, мин бүтән авызыма аракы алмам, – дип кырт кистереп әйтеп куйды. 

 

   Вәсилә кайтарып сүз әйтмәде. Ниндидер бер эчке тоемлау аңа иренең әйткәненә ышанырга кирәк икәнен сиздерде. Әлбәттә, ул авылдан чыгып киткәндә дә, бу чит калада кеше бусагасында үткәргән көннәрендә дә иренең үзләрен эзләп киләсен белеп киткән иде. Зариф килсә дә, исерек булыр, аның белән талашырга, орышырга туры килер дип, усалрак та, тешле-тырнаклы да булырга дип әзерләнгән иде. Хәзер аның каршында элекке Зариф – аз сүзле, кырыс булса да, үз сүзендә тора белгән, үз эшен җиренә җиткереп эшли белгән, кайчандыр үзе башын югалтырлык булып гашыйк булган Зарифын күргәч югалып калды. Көенергә дә, сөенергә дә белми аптырап торганда көтелмәгән хәл булып алды. Әле күптән түгел генә 10 яшен тутырган Илсур бер адым алга чыгып, атасының күзләренә туп-туры карап әйтә куйды: 

– Юк! Без авылга кире кайтмыйбыз! Гарык булдык синең эчүеңнән! Әнине дә кыйнатмыйбыз синнән! – дип батыр гына иттереп аваз салды. Әнисе улының беләгеннән тотып, үзенә таба тартып алды. Атасы баласына бер генә күз сирпеде дә: «Күп сөйләнәсең!» – дип, бүгенгә сүз беткәнлеген аңлатып, урыныннан кузгалды. Хуҗабикәнең кыстауларына карамыйча, ике көннән кайтасыларын искәртеп, хушлашып чыгып китте. 

   ...Зарифның йөрәге тагын кысып алды, уфтанып, гасабиланып җиргә ауды. Күз карашын ак болытларга төбәп, алар агышын күзәтеп ята торгач, бераз тынычлангандай булды. Бетмәс уйларын шул ак болытларга төяп озатып җибәреп булса иде, бушанып калыр иде дә бит... Юк, уйлар һаман тынгы бирми, йөрәкне телгәләпме-телгәли. Теләсә-теләмәсә дә уйлар тагын шул мизгелләргә ялганып китте. «Нинди кеше соң мин?! Явызлыгым да юк, усал дип тә әйтеп булмый мине... Тормышны яратам, авылымны, табигатьне үлеп сөям, атларымны күреп юанам... Туганнарымны үз итәм, кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам... Ә үзем тудырган газизләремә күңел җылымны жәлләп яшәдем. Нәрсә булган шул Вәсиләне алырга кайткан көнне әз генә йомшаклык күрсәтсәм? Кеше төсле гафу үтенсәм? Шул кара башлы өч канатымны өчесен берьюлы кочагыма алып, миңа сезсез – дөнья сансыз, кайтыйк, балакайларым, дисәм?! Нинди йөрәк тибә минем күкрәгемдә? Әллә ул таштан микән?! – дип сызланды... Күрәсең, аның йөрәге гап-гади кеше йөрәгедер – әнә ничек ярсый ул, ничек үксеп-үксеп елый! Таш булса, шулай сызлана алыр идеме икән ул йөрәк? 

   Зариф сүзендә торды – бүтән беркайчан да авызына аракы алып эчмәде. Тырышлыгы, эш сөючәнлеге, шуның белән гадел дә була белүе сәбәпле, авыл кешеләре аңа хөрмәт белән карый башлады, күп сорауларына җавап таба алмасалар, киңәшкә килделәр, ярдәм итүен үтенделәр, ә ул, үз чиратында, һәркайсына игътибарлы була белде, кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Шунлыктан авыл старостасы итеп сайлап куйдылар үзен. 

   Карабашлар да егет булып үсеп җиттеләр. Башта Рамай армия сафларында хезмәт итеп кайтты, ул кайтып керү белән Илсурны алып киттеләр. Бер арада Рамай өйдән бизгән кебек була башлады. Кемгәдер ияләшкән бу, дип, ата-ана үзара уй-фикерләре белән бүлешкән арада, Рамай аларның уйларын җөпләгәндәй, беркөнне кайткач та сүзне озайтмыйча гына, мин өйләнәм, дип әйтеп куйды. Әти-әни бер-берсенә карашып алдылар: 

– Ярый, хуш, кемгә өйләнәсең? 

– Земфирага өйләнәм! 

– Кайсы Земфирага тагын? 

– Нәрсә, безнең авылда биш Земфира бармы әллә? Бикәмәй кызына! 

   ...Өй эчендә тынлык урнашты... Зариф мондый эштә сак булырга кирәклекне аңлап алса да, Вәсиләсе шунда ук кабынып китте: 

– Ничек инде Земфирага өйләнәсең?! Ул бит бала анасы! Әле баласының атасы кем икәнлеге дә билгесез бит аның! Яман да эчә икән дип сөйләүчеләр бар! – дип тузына башлады. 

– Яратам мин аны! Земфирадан башка миңа беркем кирәкми! – диде улы анасына. 

   Земфираның кем кызы икәнлеген белә Зариф... Аның әтисе ерак булса да туган тиешле кеше әле. Тик алар гаиләләре белән эчәргә яраталар. Япь-яшь булуына карамастан, Земфираны да үз юлларыннан алып киттеләр. Берничә ел элек урамда очратып исе киткән иде Зарифның: булса да була икән шуның кадәр гүзәллек,  дип сокланып калган иде... Яшьлегенең, гүзәллегенең кадерен белмәде Земфира... Читкә укырга дип киткән җиреннән корсак күтәреп кайтты, бераздан уллы булган дигән хәбәре ишетелде. Менә шушы сылу Земфирага Рамай гашыйк булган икән... Зарифның каты бәрелергә исәбе юк иде. Земфираны шул эчкән әти-әнисе йортыннан йолып алырга кирәк дигән уй да йөгереп үтте. Кем белә, үз тормышы белән яшәп китсә, бәлки, эчүне дә ташлар иде дип уйлады. Атасының ризалыгын алганның икенче көнендә үк Рамай Земфираны баласы белән үзләренә алып кайтты. Зариф кызыксыну катыш яратып кына баланы кулына алды. 1 яшьлек малай үзенчә нәрсәдер бытылдап, үз итеп Зарифның муенына сарылды. Зарифның күңеле эреп киткәндәй булды – шул мизгелдән ул бу баланы үз оныгы итеп таныды, беркайчан беркемнән кактырмады, үзе дә чит итмәде. Вәсиләнең әби булып онык үчтекиләп утырырга вакыты да, теләге дә булмады, алай да ул бу искиткеч мөлаем баланы үз итә алды. 

   Чынлап та, Зариф уйлаганча, Земфира тиз ияләшеп китте, ярыйсы гына кул арасына кереп, кайнанасына булышты – авыл кызы бит, белмәгән эше юк үзенең! Илсур армиядән әйләнеп кайтуга, алар йортында ике сабый «хуҗа» булып өлгергән иде инде: Зариф белән Вәсиләне сөендереп, Земфира кыз бала тапты. Илсур да кайткач, киң йорт тараеп китәр дип, Зариф яшь гаиләне башка чыгарырга булды, һәм бу аның тагын бер ялгышы булды бугай... 

   Зариф киң күңеллелек күрсәтеп, күршедә генә зур иттереп яшьләргә дип йорт салдырды. Еракка җибәрәсе килмәде, бер-беребезгә күз-колак булып, ярдәмләшеп яшәрбез дип уйлады. Икенчедән инде үзе яратып өлгергән  Рәмисне дә, көтеп алган, тансык та, татлыдан-татлы  оныгы – кызчыгы Әлфиясен дә көн саен күреп яшәү бәхетеннән аерыласы килмәде. 

   Ә башка чыккач Земфира үзгәрде дә куйды! Үзе белән Рамайны да ияртеп китте – алар өендә еш кына яшьләр җыелыша башлады, күңел ачу иртәнгә хәтле сузыла да, иртән иртүк Земфира сыерын саумыйча кала, кайнанасы уятса гына, сыерын куалап көтү артыннан чаба. Рамай да эштән төшке ашка әнисе йортына гына кереп ашый – Земфираның ашы пешмәгән булып чыга... Сабыйлар, күзләрен ачу белән җитәкләшеп, шулай ук әби-бабай йортына атлыйлар... «Әни йоклый. Әнинең башы авырта. Тавышланмаска кушты», – дип, йорт хәлләрен җиткерә Рәмис. Хәзер инде Вәсиләгә еш кына үзләренекен генә түгел, күрше хуҗалыгын да карарга туры килә. Тузынып, киленен йокысыннан уятыйм дип керсә, Земфирадан җилләр искән була! 

– Берсеннән котылдым дигәндә, бу тагын нинди бәхетсезлек! – дип сукрана Вәсилә... 

Аһ, чын бәхетсезлекнең нәрсә икәнен белмибез бит без, белмибез! Белсәк, шул сүзне бөтенләй кулланмас идек! Кем белгән соң, чын бәхетсезлек алар гаиләсенә бик якын килеп кунганын! 

   Армиядән кайткан Илсур белән Зарифның үзара мөнәсәбәтләре ярыйсы гына җылынып китте. Алар инде ирләрчә аралашалар, киңәшләшәләр иде. Чын егет булып кайтып кергән уртанчы улын күргәч, Зариф бераз каушап та калган кебек булды – чынлап та Илсур әтисенең яшь чагын нык хәтерләтә иде. Ул әтисенә ачыктан-ачык авылда калырга теләмәгәнлеген әйтте, укырга керергә хыяллануын белдерде. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган улының институтка керергә теләге барлыгын белгәч, Зарифның башы күккә тиярдәй булды! Шул татлы өметләр белән улын шәһәргә озатып калды һәм... берничә көннән соң алар ишеген яман хәбәр тибеп ачты: Илсур асылынып үлгән дип җилләр хәбәр салдымы, каргалар каркылдап әйттеме, таллар шыбырдап дәштеме – ул кадәресен хәтерләми Зариф... Хәтерләми дә, аңламый да... Менә инде ничә еллар үтте, ә Зариф барыбер аңламый... Авариягә очраган, үтереп киткәннәр, егылган, машина таптап узган дисәләр, ул аңлар иде... Ә менә үзенә үзе кул салган, үз теләге белән бу дөньядан китеп барган дигәнне ул аңламый... Зиһене дә, күңеле дә, акылы да кабул итә алмый... 

   Зариф ул көннәрне исенә төшерергә тырышса да, хәтер җепләре аны булып узган вакыйга белән бәйли алмыйлар. Ә бит ул яман хәбәрне алу белән үз машинасына утырып шунда ук калага юл тоткан, барлык рәсми документларны үзе йөреп әзерләгән, улының мәетен авылга алып кайткан, аны юу, күмү хәстәрен үзе үк оештырып йөргән... Зарифны читтән күзәткән кайберәүләр хәтта аны бигрәк салкын канлы адәм икән дип тә әйткәннәр, имеш... Бәлки, бу ниндидер эчке саклану аның үзен зур бәладән йолып калгандыр дип уйлый ул кайчакта. Ни өчен нәкъ шул көннәр хәтереннән төшеп калган? Әгәр чынлап та шулай булса, кем ярдәме белән шулай эшләнгән? Ул көннәр урынына аның күңел хатирәсендә бары тик зур бер сорау билгесе генә эленеп калган... һәм ул шул сорауга һаман җавап таба алмый... 

   Ата-ана, улларын югалту кайгысыннан, бер мәлгә Рамай гаиләсендә нәрсәләр булып ятканын күздән ычкындыра. «Нишләп син мине калдырып киттең?» – дип Рамай, энесенең үле гәүдәсен кочаклап, такмаклый-такмаклый елый ул вакытта. Яшь аермасы зур булмагангадырмы – үзара бик тату булып үсә алар. Баксаң, Рамай – кайгысын юар өчен, ә Земфирасы аның кайгысын уртаклашыр өчен, алар өендә өстәлдән аракы өзелми торган булган икән. Земфира гаиләсе өчен дә, балалары өчен дә җаваплылыкны оныта барды, балалар, әнием кайда, дип аны юксынмады, югалып торганнан соң кайтып, балаларымны сагындым, дип ана кеше дә өзгәләнмәде. Кайнатасы белән кайнанасы әйткәннәргә бик исе китми башлады. Аның шулай иләс-миләс йөрүләренә Рамай гына өзгәләнде, хатынын яклап ата-анасы белән сүзләшеп бетте, ирле-хатынлы бергә эчтеләр... Ә кышкы көннәрнең берсендә иртә белән тышка чыккан Земфира лапаста иренең асылынып торган гәүдәсенә тап булды... 

   «Аһ, Аллам! Нинди гөнаһларым өчен син мине шултикле газаплыйсың?! Нинди гаепләребез өчен шултикле кайгы өстенә кайгы җибәрәсең?!» – дип, башын түбән иеп илереп елады шул чакта Зариф. Шул арада аның колагында таныш аһәң ишетелгәндәй булды – кемдер татлы-юмакай тавыш белән янә аңа дәшә иде: 

– Син дөрес әйтәсең! Нинди гөнаһларыгыз өчен «Ул сезне газаплый? «Ул» кешеләрне авырлыклар белән сынармын дип әйткән... Күпме сынарга мөмкин инде сезне?! Сиңа да бер җиңеллек кирәк бит бу дөньяда! Әнә, кара тирә-ягыңа! Барысы да гөнаһка кереп батканнар! Кайсы урлаша, кайсы алдаша, үтерә, кыйный, үз якынының хатынына үрелә! Әмма алар барыбер рәхәттә яши! Бу коточкыч гаделсезлек! Алып ташла җиңнәреңнән син ул гаделсезлекне! Син дә рәхәттә яшәргә хаклы! 

– Ничек итеп? Ничек итеп миңа җиңеллек сорарга? 

–  Миңа ияр... Хәтереңдәме, без икәү дус чакта нинди рәхәтлеккә чума идек бергәләшеп! 

–  Сине ияреп, мин гаиләмне югалта яздым ул чакта... 

– Ә син барыбер югалттың бит иң газизләреңне... Әле тагын югалтачаксың! Минем белән атлыйсың килмәсә, ике улың артыннан кит! Алар бит таптылар үзләренә җиңел юлны! 

   Шул татлы пышылдау җан рәхәте вәгъдә иткән саен, Зарифның гәүдәсе сыгыла гына төште, һәм ул бер үк сүзләрне кабатлый бирде: «И Ходаем, кичерә күр! И Аллаһым, үзең ярлыка гөнаһларымны! Алып китсәң, үземне генә ала күр! Тимә Рамилемә!» – дип ялварды... – Миңа иртә әле улларым артыннан китәргә! Минем Рамилем бар әле! Аны өйләндерәсе бар! Әтисез калган үксез оныкларым – Рәмис белән Әлфиям бар – аларга мин ярдәм итмәсәм, кем ярдәм итәр?! Сабырлык бир, түземлек бир миңа, Раббым! – дип ялварды Зариф. Ул Аллаһыга ялварган саен, татлы тавыш та сүнә барды, бераздан ул бөтенләйгә югалды. Аның кире кайтмасына әллә нәрсәләр бирер кебек тоелды Зарифка. Ярамый аңа җебеп төшәргә, ярамый... Ул ялгыз түгел! Аның җилкәсенә таянып яклау эзләүче Рамиле, Рәмисе, Әлфиясе бар... Барлык кайгыларны, тормыш авырлыкларын бергә кичергән тиңдәшсез Вәсиләсе бер ялгызы ничек ярдәм итәр ул балаларга? Сынмаска кирәк, чыдарга кирәк! 

   Армиядән хезмәт итеп кайткан Рамил дә үзен ике ел көтеп алган сөйгән яры белән кавышты. Тик яшь килен авылда яшәр өчен яратылмаган иде – шәһәрдә туып-үскән Карина Рамилне дә шәһәргә үз ата-анасы янына алып китте. Саубуллашканда Зариф улы белән икәүдән-икәү генә калып әйтте: 

– Улым, син инде тормышның нихәтле аяусыз була алуына төшендең дип уйлыйм. Кемнәрдер кәеф-сафа, рәхәт кичерер өчен туган булса, кайберәүләргә ул туктаусыз көрәш була икән... Сиңа да җиңел тормыш әзерләп куймаганнардыр, шуңа әзер бул. Абыйларың ясаган ялгыш адымнан саклана күр, безгә әниең белән ике баланы җир куенына салу кайгысы җитеп арткандыр, җәрәхәтли күрмә безнең җаныбызны, – дип үтенеп сорады. 

   ...Бер ирдән икенче иргә күчеп йөргән Земфирага ике бала комачау гына иде. Шунлыктан ул кайнатасының әйткән сүзләренә бик алай исе китмәде: «Әгәр эчүеңне ташлап, үз тормышыңа үзең хуҗа була алмыйсың икән, мин сине ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәм», – диде кайнатасы. «Мин барыбер аларны ялгызым тәрбияли алмам... Ихтыярың», – дип җавап бирде килене. 

   Ике ятим бала өстеннән опекунлыкка документларны җиренә җиткереп ясаткач, Зариф ике бала өчен дә банкка кереп акча саклау кенәгәсен ачты – балаларга тиешле пенсия акчасы аларга 18 яшь тулганчы анда күчерелергә тиеш иде. 

   Еллар уза бирә, Зариф белән Вәсилә дә, тормыш җиңеллеген татымыйча гына, балалар өчен тырыша-тырыша атлар үрчетеп, аларны сатып, акчадан арынмыйча гына һаман тормыш алып баралар. Рәмис өчен алар борчылмыйлар диярлек – бу баланың нинди булып үсәсе сабый чактан ук сизелде – гел бабасы янында бөтерелгән Рәмис бик акыллы, зиһенле, уңган һәм зирәк бала булды. Кешеләр белән тиз арада уртак тел таба белүе дә үзе өчен файдага гына иде. Шул сәбәпле, Зариф шәһәрдә абыйлы-сеңелле Рәмис белән Әлфиягә дип зур йорт салдырды. Рәмис офицер булырга хыяллана, ярәшкән кәләше белән бабасы салган йортта яши. 18 яшьләре тулганчы җыелган пенсия акчасы да йорт салуга тотылды. Әлфиягә дә, шул җыелган пенсия акчасына кушып, бер бүлмәле фатир алып бирделәр. «Балам, син әле бигрәк яшь, кияүгә чыгарга ашыкма, белем ал, укырга теләгең бар икән, без сине укытырга әзер, – дигән үгет-нәсыйхәткә колак салмады Әлфия: 18 яше тулу белән үзеннән күпкә олырак егеткә кияүгә чыкты. Никах укылды, Әлфия никахлы ире фамилиясенә күчеп, ир хатыны булды, әмма Зарифның күңелендә ниндидер ризасызлык пәйда булды. Бердән, оныгының бик яшь булуы борчыса, икенчедән, кияүне өнәп бетермәде: 27 яшьлек егет әле рәтләп бер җирдә дә эшләп карамаган булып чыкты, әти-әнисе җилкәсендә ята... Әмма уй-фикерен беркемгә әйтеп тормады, тора-бара тормыш аны да җигәр, эшкә урнашырга ярдәм итәргә кирәк булыр дип уйлады. Үзе авылда яшәсә дә, Зарифның белеш-танышлары күп иде, шунлыктан кияү тиешле кешене ярыйсы гына акчалы эшкә урнаштыру аңа авыр булмады. Чынлап та, халык әйтеменчә, ипле тормыш ипләнә икән ул – яшьләргә тормыш башлап җибәрер өчен бер бүлмәле булса да үз фатирлары бар, кияү дә ярыйсы гына эшләп йөри. Инде әни булырга җыенган Әлфия дә үзен бик бәхетле сизә кебек тоела... Тик бу бәхет тә бары тик рәшә генә булыр дип кем уйлаган соң?! 

   Әлфия ире белән аның әти-әнисе янына кунакка барып кайтырга булдылар. Әлфияне алар бик үз күрәләр, «балам-кызым» дип кенә дәшәләр үзенә. Әлфиягә алар белән рәхәт... Үз әнисенә әйтергә базмаган «әни» дигән сүзне ул бик теләп кайнанасына дәшә ала... Андый чакларда бу ике хатын-кыз арасында әйтеп бетергесез якынлык туа. Кайнанасы белән кайнатасы кунарга калырга кыстап караса да, яшьләр, аеруча Самат, үз куышларына кайтырга ашыкты. Әниләре сумкага күчтәнәчләрен-бүләкләрен тутырып салды, бик җылы итеп аерылыштылар, яшьләрне тышта такси көтеп тора иде... 

   Үз йортларына килеп җиткәч, Самат авыр сумкаларны күтәреп подъезд ишегеннән кереп китте, Әлфия, суыткычта сөт юклыгын исенә төшереп, кибеткә чыгып китте... Кайткач, ишекне үз ачкычлары белән ачып өйгә керде. Самат аны каршы алмады... Өс-башын салып, Әлфия кухняга юнәлде һәм балконда җайсыз чайкалып торган гәүдәне күреп имәнеп китте... Анда Саматның үле гәүдәсе чайкалып тора иде... 

– Бала туганга атна-ун көн булып китте инде, Әлфияне баласы белән үзебезгә кайтарырга кирәк, әлегә бездә генә яшәп торсыннар,  – дип дәште Зариф карчыгы Вәсиләгә туры карап. 

– Исем кушарга да вакыт – күпме исемсез ята ул бала анда, – дип җөпләп куйды анысы карты әйткән сүзләрне. 

   Ак җәймә җәелгән зур мамык ястыкка сабыйны китереп салды яшь ана. Картатасы Зариф иелеп баланы чүпрәкләреннән арындырды да кулына алды, югары күтәреп сокланып карап торгач: 

– Оһо-һо. Нинди баһадир егет бу безгә килгән! Төкле аягың белән кил, балакай! – дип гөрелдәде карт. Аның тавышына колак салган нарасый елмайгандай итеп иреннәрен чалшайтып куйды, аякларын селкеткән сыман иттергәч, картатасының битен чылатып алды. 

– И бабасы, күрче, тамга салып өлгерде бит бу бала сиңа! – дип сөенеп көлеп җибәрде Вәсилә. 

 – Йә, кем атлы булырсың инде син? Әнисе, безнең егеткә исем сайладыңмы әле? – дип сорады сабыйдан күзләрен алмыйча гына. Әлфия сабыр гына әйтеп куйды: 

– Кайнәм әтисе исемен – Самат дип кушарга дип әйткән иде... Мин бабасы – минем әтиемнең исемен – Рамай дип кушасым килгән иде... Шуның өчен мин сезгә тапшырам балага исем сайлауны... Кем дип кушсагыз да, мин риза... 

   Шул арада картинә Вәсилә тагын үз сүзен әйтеп калырга ашыкты: 

– Карале, Зариф... Сиңа охшаган бит бу малай... Тач син бит, Зариф...  – дип такылдады... 

– Зариф шул! Зариф кына түгел – Зарифҗан булыр бу егет! Карт бабасы шикелле көчле булып үссен, озын гомерле булсын, авырлыкларга бирешмәсен! Мин бик сорадым Аллаһыдан – син бәхетле булырсың, Зарифҗан! Безгә тимәгән бәхет тә, үз бәхетең дә үзең белән булсын, нарасый, – дип, ике як колагына «Атың Самат улы Закирҗан булыр», – дип өч тапкыр кычкыргач, догасын да укыды: 

–   ЙӘ РАББЫМ! БУ БАЛА ИСЛАМ ДИНЕН КУӘТЛӘҮЧЕ, АТА-АНАСЫНА ИГЕЛЕКЛЕ, МИҺЕРБАН-ШӘФКАТЬЛЕ, ТӘҮФЫЙКЛЫ ЗӨРРИЯТ БУЛСЫН ИДЕ, АТА-АНАЛАРЫНА ТИГЕЗЛЕК, САУЛЫК, СӘЛАМӘТЛЕК БЕЛӘН ҮСТЕРЕРГӘ НАСЫЙП ИТСӘҢ ИДЕ. ӘМИН. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикая мина охшады рахмат

      • аватар Без имени

        0

        0

        Этисе улде тугелме сон Закиржаннын? Ата-анасына тигезлек б/н устеруен тели бабасы?

        Хәзер укыйлар