Логотип
Проза

Фал

Шәһәргә дошман төмәне бәреп кергәндә Багучы “Яудан исән калырбызмы?..” дигән сорауга җавап эзли башлый.
Быел да шәһәргә яу килде. Дошман төмәне ишектән генә атылган сыман урамнарга бәреп керде. Җил кылычын һәр тукталыш тартмасының калаена сыздыра барды – озын-озын итеп, буеннан-буена… Узып киткән һәр каенның толымнарын кылыч сабына урап рәхимсез тартты, кулына төшергән һәр йорт быргысында җиңү маршын сузды…



Яшел үлән арасыннан сары җепселләр яңа нәкыш чигеп чыкты. “Яу килә! Яу!” шамаилен миләш өтәләде…

Шәһәр ирнәвеннән – метро өненнән алып тугызынчы катларга тикле – сары чың белән тулды. Багучы килсен! Багучы! Шәһәр күшеккән кулларын бер-берсенә ышкыды. Сабыр гына көтте. Багучының бер руна чыгаруы җитә – сорауга җавап. Бер генә фал ачтырасы бар Шәһәрнең – “Түзелерме?..”

Озак көттермәде. Багучы төңгеренә бәреп, түгәрәк имәннең шөлдерләрен коеп шылтыратты. Шәһәр янә чыңга күмелде… руналар дөрес җавапны җиңел генә бирми – фал ачуның хикмәте бар.

Багучы моннан хәбәрдар… Тагын төңгергә бәрде. Агач ботаклары селкенеп, куера башлаган болытны болгатып алды. Тоҗым төсен алган яңгыр җепселләре очынып, толымнарга үрелә-үрелә, асфальт буйлап йөгерде… Дымсу туфрак өстендәге яфраклар яңгыр белән катышып, әчкелтем карбыз исле җылымса сут җибәрде – Шәһәр сулык-сулык буза эчте… Җылынып китте. Трамвай-автобус, затлы автомобильләрдән Җилгә каршы җылы сулыш җыйналды, Шәһәр ахак томанга өркелде…

Хәнҗәр Җилгә каршы Шәһәрнең җылы сулышы – 1:1. Көчләр тигез. Көчләр тиң. “Утырып, каһвә эчикме?” – ирен чите белән генә елмайган Төмән Башлыгы Багучыга карады. Бер мәлгә тынып калдылар. Җил күк касәсенең өстеннән кабарып торган болыт-күбекне өреп очырды – “Рәхим итегез, беренче йотым – сезнеке!..”

…Багучы касәдә калган каһвә куерысын әкрен генә болгатып алды да, әйләндереп каплады… Шәһәр диварлары буйлап төн агып төште…

Төмән Башлыгы Багучыга рөхсәт дип, баш какты – “Ногыт сал, әйдә, соравыңа җавап табып кара!”, – янәсе. Багучы, Төмән башлыгыннан күзен алмыйча, күктәге йолдызларны учына җыйды. Озак итеп селкеде. Кире ыргытты. Чәчелгән йолдызларга бер карады. “Йә, җавабын беләсеңме хәзер?” – дип очынды Төмән Башлыгы Җил, – “Беләсеңме җавабын?!”

Төнгә кергән Шәһәр берәм-берәм тәрәзләрен “Суыкны кичерербезме?..” – дип чытырдатып япты. Багучы җавап бирергә ашыкмый. Кесәсендәге руналарын бармаклары белән санады, җәмгысы – егерме биш таш, дөрес җавап бер генә була – ашыгырга ярамый.
Җил вакытын әрәм итмәде – юкә-имән кәүсәләрен, кылычы белән сыдыра-сыдыра, ашыга-ашыга салым җыя торды. “Шәһәрне боз итәм! Яу чапкан бер генә төмәнем бар дисезме? Кадакла тәрәзләреңне, чорнал юрганыңа, Шәһәр! Иң яхшысы, йокыга тал! Әйдә, ташлап кара руналарыңны, фал ач, Багучы, исән калырсызмы?” – дип тузынды Төмән Башлыгы.
Багучы кесәсеннән бердән-бер руна чыгарып, югарыга чиртте…



…Рунаның җиргә төшкәнен Шәһәр йокы аралаш кына ишетте. Елмайды, җиңел сулап куйды. Хәнҗәрләнгән Шәһәр исән калырмы бу чыңлы көздә? Иртә белән ул җавапны беләчәк…

…Өңе киткән чирәмлек-шамаилләр өстен дәстархан булып Один рунасы каплаган. “Язга чыгып җитәрбезме?” дигән сорауга тамгасы булмаган ап-ак рунаның икеләнми җавап бирә – барыбыз да Күкләр кулында.



Шәһәр читендә, чиратын көтеп, яңа төмән тора иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар