Логотип
Проза

​Алмалы көянтә

Томырылып егеткә төбәлде кыз:
– Бу – нәрсә?
Егет каушады, ни әйтергә белми, бераз тотлыгып торды:
– Ч-ч-чиләк бит...
– Чиләк икәнен күрәм. Нинди чиләк дип соравым ла!
Егет кып-кызыл булды, сүзләрен дә авызыннан көчкә генә әвәләп чыгарды:
– С-с-сиңа... Б-б-бүләк...
Ну, шушы кыюсызлыкны! Җитмәсә, бераз гына каушадымы, тотлыга башлый Хәбир.
Зөлфирә, инеш буен яңгыратып, көлеп җибәрде. Туйганчы көлде...
– Чиләк бүләк итәләр димени, тиле...
Аннан, ишетелер-ишетелмәс кенә:
– ...кәем...–  дип өстәде.
Кызның авыз ерып  торуы, егетнең бөтен кыюлыгын сыпырып алгандай итте... Күпмеләр әзерләнде бит югыйсә! Әйтәсе сүзләрен кат-кат кабатлап, ятлап ук  бетергән иде. 
«Зөлфирә! Җырдагыдай пар чиләкләр болар! Алмалы чиләкләр. Миңа кияүгә чык та, бу  чиләкләр бергә тормыш башлап җибәрүебез билгесе булсын!» 
Ие, менә шулай дияргә тиеш иде ул!
Билгеле, китапчарак яңгырый үзе. Булса соң! Киноларда гел шулай күрсәтәләр әле: «Синең кулыңны сорыйм!» – диләр дә, сөйгән кызларының учына йөзек салалар. Тик менә Хәбир үзе, үтерсәләр дә, алай дия алмас иде. «Кулыңны сорыйм, имеш». Аннары әле аның йөзеген дә каян табасың, ди? Кереп карады инде Казанның «Яхонт» дигән кибетенә. Күрде! Сатучылары тезелешеп басып тора, киштәләре – буп-буш... Алтын балдакны да ЗАГС кәгазен күрсәткәч кенә саталар икән.
Егет уянып киткәндәй булды:
– Җырдагы кебек... итеп... 
Зөлфирә көлүеннән шып туктады:
– Нинди җыр ул?
– Теге... Бар бит... «Сания апа суга бара, көянтәсе алмалы...»
Кызның тавышы кырыслана төште:
– Кайсы Санияне әйтәсең? Теге Түбән оч Санияме? Әллә аңа күзең төштеме?
«Их! Тагын аңлатып бирә алмады! Ну, шушы кыюсызлыкны!»
Колхоз аны Арчадагы өч айлык курска җибәргән иде. Әле  кичә генә шуннан кайтып төште Хәбир. «Тимер эшләре остасы» дигән таныклык тоттырып җибәрделәр. Кайтышына машина-трактор паркында эш әзерләп куйганнар. Персидәтел үзе кулын кысты: «Синең кебек эш рәте белгән егетләр кирәк безгә!» – диде. Кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнашып үсте  лә ул. Хәзер кулда таныклык та бар, колхозда эш – муеннан,  өйләнеп җибәрсәң дә була. Үлепләр сагынып кайтты бит ул Зөлфирәсен. 
...Көтмәгәндә, Зөлфирә бер чиләкне кулына алды.
– Әнекәйгенәм! Алма төшерелгән түгелме соң моңа!
Егеткә җан керде:
– Алмалы чиләк... Җырдагы кебек дим бит...
– Абауларым! «Зөлфирә» дип язылган түгелме соң моңа?
– Ие-е-е-е...
– Кая, икенчесен карыйм әле! Монда – «Хәбир» диелгән... Бу чиләкләрне чынлап та син  ясадыңмы? Үзеңме?
– Ие-е-е-е...
– Йә... Йә... Шуннан?
Туктале! Нишләргә тиеш иде соң әле Хәбир? Әзерләп куйган матур сүзләр гел башыннан чыгып очкан бит!
Зөлфирә,  зәп-зәңгәр күзләрен егеткә төбәп, тын гына көтә.
– Йә... шуннан? Җырдагы кебек дидең бит...
Егет тагын җанланды:
– Ие-е-е-е... Җырдагы кебек... Алмалы... Кияүгә чыгып...
Кыз бүтән көлмәде, калган сүзләрне, тыны белән суырып алгандай тыңлады.
– Миңа кияүгә чыгып... Бу  чиләкләр ... бергә тормышның билгесе...
...Ниһаять! Ниһаять, Хәбир Зөлфирәгә тәкъдим ясады! Күпмеләр көтте моны кыз. Пәһлеван гәүдәле шушы кыюсыз егетне үлепләр ярата бит ул. Үзе – Сабантуй батыры, көрәшкә чыгучыларны, берәм-берәм генә җилкә аша томыра, бүләккә бирелгән тәкәне сыртына салып, мәйданны «ә!» дигәнче урап чыга. Ә үзе... Бигрәкләр дә кыюсыз инде! Зөлфирә  кыюрак булмаса, тәки шушы көнгә кадәр үбешмичә дә йөрерләр иде әле.
Йөрәге күкрәктән чыгардай булып: «Мин риза!» – дип дөпелдәсә дә, кызның бераз ялындырып аласы килеп китте. 
– И-и-и-иии... – дип иренен бүлтәйтте ул. – Көянтәсе дә булмагач...
Шулай дип әйтүе булды, Хәбир – «ялт!» куак арасына.
– Көянтәсе дә бар... Менә!.. Алмалы көянтә... Җырдагы кебек...
Зөлфирә сөеп тә, сокланып та, томырылып карады: «Менә нинди егет бит аның Хәбире!»
Инеш буеннан алар, алмалы көянтәгә мөлдерәмә су тулы  чиләкләрне асып, янәшә атлап кайттылар.  Чишмә бурасында егетнең пәке очы белән уеп язган сүзләре калды: «Зөлфирә+Хәбир – 1975...»
***
...Фәрит Санияне инеш сукмагында тәки куып җитте.
– Сания-я-я-яү... Көт инде...
Сания ник бер сүз әйтсен, портфелен селки-селки тын гына атлавын белә.
– Сания дим... Ник дәшмисең инде?
– Агач тел!
Фәрит шаккатты:
– Кем? Минме агач тел?
– Кем булсын тагын! Күпме әйттем бит: «Сания апа диген», дип. Сания апа! Аңладыңмы? 
– Икебез дә җиденчедә ләбаса! Бер класста укыйбыз!
– Укыса ни!
– Әле, җитмәсә,  бер үк көнне туганбыз!
– Туса ни!
– Син миңа апа түгел! Сания  син!
– Алайса, акыллым, бар, әниеңнән кайтып сора, яме!
– Нәрсәне?
– Беләсең килсә, мин иртү-ү-үк туганмын,  таң атканда ук. Ә син миннән төп-төгәл ун сәгатькә соңрак тугансың! Аңладыңмы? Соңрак! Шулай булгач, син –  энекәш!
Фәрит, ни әйтергә белми, шым булды.
«Буем тәбәнәк булганга, шулай мыскыллавы инде бу Саниянең».
Шулай да бер сүзсез генә  биреләсе килмәде Фәритнең.
– Беләсең килсә, төрле кеше төрле вакытта үсә ул! Минем әти дә унынчы класста гына үсеп киткән. Ә хәзер әнә нинди – о-һо-һо!
Сания инеш буен яңгыратып чыркылдады:
– Шулаймын-и-и-и? Алайса, менә шул! Минем арттан зу-у-у-ур үскәч килерсең, яме, энекәш!
...Гарьләнү, үпкәләү һәм күпме рәнҗүле хисләргә шаһит булды бу инеш сукмагы. Барысы да – буй  булмау галәмәте. Йә, күпме көтәргә була инде? Мәктәпне бетереп, кулына аттестат та алды бит югыйсә. Ә буй юк! Һаман да шул – метр ярым! Башкалар кичке «бичер»дан соң кызлар озата китә, ә Фәрит берьялгызы өйләренә таба теркелди.
Армиягә китәсе көнне ул Сания белән тагын бер сөйләшеп карарга  булды, чишмәгә суга төшкәнен көне буе сагалады. Их, шушы самимилек! Бәлки әле чиккән кулъяулык та бирер дип, ни өметләнде бит күңеле. Нигә? Йоласы шундый ла! Классташ кызлар тырышкан әнә: ике кесәдә – унбиш кулъяулык. 
 Инеш сукмагында очрашты алар. Тик Сания генә сөю тулы йөрәкне яралап үтте:
– Солдат шулпасы үстерә,  диләр.  Зу-у-у-ур булып үсеп кайт, яме, энекәш! – дип чыркылдады.
Бу көнне чишмә бурасына яңа сүзләр өстәлде, пыяла китеге белән  «Сания – 1995» дип сырлады егет. Ә үзе ишетелер-ишетелмәс кенә җыр сузды:
Сания апа суга бара-а-а,
 Көянтәсе алмалы-ы-ы.
         Алмалы көянтәсенә-ә-ә
Кунмаган кош калмады-ы...
Ә көянтәсе чынлап та алмалы Саниянең. Әтисе Хәбир ясаган кадерле көянтә...
...Авылга бүген солдат кайткан! Иптәшләре клуб буена җыелганнар иде дә, завклуб Саҗидә апа авызларын тиз каплады:
– Ачмыйм клубны! Шундаен матур көндә, ничу тузан туздырып ятарга! Әнә, чишмә буена төшегез.
Дөрес сүзгә  җавап юк. Очтылар гына! Магнитофон уйнап тора, яңа баш төрткән яшел чирәмдә биюгә ни җитә! Түгәрәк уртасында  гел солдат егет булды. Бүген – аның көне, аның бәйрәме. Кызлар шаккатып тел шартлата:
– Армия үстергән сине, малай! Буй да җитми бит үзеңә, – дип көлешәләр.
Фәритнең дә авыз колакта. Кыяфәт шәп егетнең: ул түштәге значоклар, ялтыравык погоннар дисеңме! Тик менә Сания генә... Һаман күренми... Әллә яшьләрнең чишмә буенда җыелганын белми микән? Белмәс – бар! Мондагы музыка тавышы  чукрак Самат бабай да ишетерлек ләбаса. 
Тәки килде бит кызый! Алмалы көянтәсен асып, чишмәгә суга төште. Фәритне дә бәхет басты,  гомерендә беренче тапкыр Санияне биюгә чакырды. Тагын шулай мең, миллион тапкыр да биер иде ул, тик ниндидер озын чәчле бер егет бәйләнде генә бит кызга. Музыка башлануга – ялт! – килә дә баса кыз каршына, килә дә баса, бер алдына, бер артына төшә. Ә Сания шуны гына көтеп тора диярсең, кош тоткандай,  егеткә карап мөкиббән киткән.
...Таралыша башлагач, Сания көянтәсен тапмады. Эзләмәгән бер генә куак төбе дә калмады кебек, тик алмалы көянтәдән җилләр искән иде. Мөлдерәмә чиләкләрнең  берсен – Сания, икенчесен теге  егет тотып сукмактан күтәрелгәндә, Фәрит нәүмиз генә артларыннан карап калды.
Икенче  көнне чыбыксыз телефон авылга яңа хәбәр җиткерде: «Сания шәһәр егетенә ияреп калага ук китеп барган!» 
***

Авылга бүген килен төшә. Киленнең дә ниндие әле – Казан кызы! Туй буласы йорт әллә каян күренеп тора. Бизәгәннәр, матурлаганнар үзен, буяулары әле уңарга да өлгермәгән, кояшта ялт та йолт килеп утыра. 
Авылда шул инде: килен төшәсе йорт яны мыжлап тора. Анда кем генә юк – бөтен авыл шунда җыелган диярсең.
– Карале, бөтен кеше Казанда – ресторанда туй үткәргәндә, болар ничек авылда туй итәргә булганнар соң?
– Фәрит шулай кушкан, ди. Илнары да акыллы малай икән, әтисенең сүзеннән чыкмаган: «Мин монда, төп йортта яшисе кеше, туйны авылда ясыйбыз», – ди икән.
– Ай-яй! Белмим шул. Шәһәр кызы авылда калыр микән?
– И-и-и-и-и, шәһәр кызы дип инде! Үзебезнең авылдан чыккан ла! Хәбир кызы Саниянең Алсуы ла ул! Җәй буе әби-бабай янында булды, бакчасын да утады, сыерын да сауды...
– Санияне әйтәм, теге нәмәрсәсеннән аерылгач, тәки кияүгә чыкмады...
– Соң, Фәритне күр син! Хатыны үлгәнгә – биш былтыр, мал тотып, сыер асрап дөнья көтте, балаларын укытты. Авызына ник бер тамчы аракы алсын!
– Җүнле атадан җүнле малай үсә инде. Илнарны үзебезнең мәктәпкә билгеләгәннәр бит!
– Кит аннан! Әллә институтын бетергән дә? 
– Бетерми ни! Бетермәсә, өйләнмәс иде. Алсу үзе җыр укытачак, ди. Теге бик зу-у-ур гармун бар бит... пиа... пиаминамы шунда...
– Рояль диген инде...
– Вәйт шул...  Балаларны менә шунда уйнарга өйрәтәчәк, ди...
– Кара-кара... Хәбир белән Зөлфирәне күрче! Егет белән кыз диярсең! Яшәреп киткәннәр...
– Беренче оныкларын өйләндерәләр бит...
– Кайталар! Кайталар!
– Әнә, авылга керделәр!
Машиналар выжылдап килеп туктады... Илнур кәләшне күтәреп кенә мамык мендәргә бастырды. Алсу бер дә каушамады: мендәрдән җиргә атлады да ак мендәрне, тузаннарын кагыштырып, Фәриткә сузды.
– Менә маладис! Булдырдың, – дип пышылдашты хатын кыз...
Үкчәле туфли кигән, чәчләрен кабартып ясаган чибәр хатынны күпләр башта танымый торды.
– Бә-ә-әй! Сания түгелме соң! Сөбханалла!
Хатын-кыз көнләшеп чыш та пыш килде:
– Шәһәр кешесе картаймый да инде!
Сания вәкарь белән генә Фәриткә күз салды.
– О-о-о! Сания апа! Рәхим ит, рәхим ит! Менә кода-кодагый да булдык!
Сания моны ошатып бетермәде:
– Син бигрәк инде, Фәрит! Мин нишләп сиңа апа булыйм, ди! Икебез бер класста укыдык ла!
– Әйе, классташлар да бит әле без!
Фәрит, елмаеп, кодагыеның кулын кысты...
...Шау-шу, ыгы-зыгы тынып торган бер мәлдә Казан кунакларының берсе гөлдердәгән калын тавыш белән әйтеп куймасынмы?!
– А вот невестага су юлын күрсәтү дигән обычай булачакмы биредә?
Барысы да бер мәлгә тынып калды.
Авылда бу йола онытылып килә иде...
 Әйе, онытылган шул...  Каршы ярда, чишмәгә терәп диярлек, асфальт салдылар да, инешкә төшә торган сукмакны  яшел  үлән басып китте. Чишмә суын да хәзер, пластик савытларга тутырып, машина белән генә ташыйлар шул.
Бар иде, бар иде бит андый йола! Алмалы көянтәсенә мөлдерәмә чиләкләрен элеп, чишмә тавыннан каушый-каушый күтәрелгән иде Зөлфирә. Йөрәктәге сөюен кебек, суының да бер генә тамчысын да читкә тамызмаган иде ул. Әле кичә генә кебек! Күпме  гомерләр узган... 
Зөлфирә сөю тулы күзләрен Хәбиренә төбәде.
– Чынлап та, нинди матур йола бар идебит!Әйдәгез, яңартыйк без ул йоланы!
Һәркемнең күңеле күтәрелеп, йөзләре ачылып китте. Яшь килен дә ни арада күлмәген алыштырып, аягына чәмчәле чүәкләр киеп чыккан.
– Мин әзер! 
Аңа һәркем сокланып һәм сөеп карады. 
...Чиләкләре бик тиз табылды.
– Ә теге... ничек әле... кәкрүшкә ... коромысло кайда соң?
Казан кунагының гөлдердәвек тавышыннан  башта рәхәтләнеп көлештеләр. 
Көлүен көлделәр анысы, тик менә ... көянтә генә юк иде шул. Йорт саен агып торган кран суы көянтәне дә оныттырган лабаса.
Әллә нинди уңайсыз, читен бер тынлык урнашты...
– Менә көянтә дә табылды!
Барысы дәррәү тавыш ягына борылды. Сарайдан чыгып килгән Фәрит  алмалы көянтәне яшь киленнең иңнәренә салды. Ирнең яшерен моң сарган серле карашы керфекләрендә эленеп калды.
...Кызлар яшь киленгә су юлын күрсәтә, янәшәдә гаярь егетләр гармун уйнап җыр суза.
Сания апа, чиләгеңнә-ә-ә-н
         Суларың түгелмәсе-е-е-н.  
         Башкалар сүзенә кара-а-а-п
         Күңелең сүрелмәсе-е-е-н.
Ә урамда җәй, егерме беренче гасырның чәчәкле җәе патшалык итә...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    1995 тэ армиягэ киткэн егетнен инде улы ойлэнэ, ул да институт бетергэн..21 нче гасырнын кайсы елы бара?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Экият!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Эхх, Фэрит белэн Сания дэ кушылсалар иди....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бигрэк матур алмалы-чишмэле саф хикэя)

          Хәзер укыйлар