Логотип
Фоторепортаж

Монреаль татарларын казакълар Нәүрүз бәйрәменә кунакка чакырды

Яз килү белән Монреаль шәһәрендә янә татар моңнары яңгырады. Бу юлы инде – яз белән бергә көтеп алынган шатлыклы Нәүрүз бәйрәмендә. Бу күңелле чарага «Мирас» татар мәдәни үзәген зур ихтирам белән казакъ дуслары чакырды.

Казакъ ассоциациясе «Достар» бу бәйрәмне киң колач һәм зур масштабта интернациональ кунаклар белән күмәктә оештырды. Шуңа күрә дә бәйрәм аеруча бай колоритлы булып, искиткеч күңелле узды. 

Чара меңләгән кунакны гына түгел, хуҗаларның үзләрен дә таң калдырды. Монда купшы милли киемнәр, җыр һәм бию, уеннар, күңелле ярышлар, милли ризыкларга бай өстәлләр – онытылмаслык тәэсир итә торган тамаша булды. 

Тугандаш казакъ дусларыбызның җылы кунакчыллыгы, купшы орнаментлы милли киемнәре арасында татарлар да үзләрен иркен хис итте. «Мирас» татар оешмасы әгъзаларының энтузиазмы һәм талантлы чыгышлары зур казакъ чарасында татар-башкорт моңнарын да яңгыратты. «Мирас» оешмасы концерт программасында да, кулинарлар ярышында да, күмәк уеннарда да иң активлардан булды. 
Монреаль Нәүрүзенең дастарханы аеруча бай, төрледән төрле иде. Бәйрәмгә татар халык ашларын әзерләгән актив катнашучылар арасында Розалия Каримова, Люзия Хафизова, Әдилә Усманова, Светлана Догадкина һәм әнисе белән Альбина Кудееваны мактап китәсе килә. 
Хуш исләр аңкытып торган мул өстәлләрдәге чәк-чәк, вак бәлеш, баурсак, өчпочмаклар, әлбәттә, жюрины битараф калдырмады – призлы урыннар яулады. Ә инде тәмле бишбармак, пылау һәм башка тәмле сыйлар безнең күңелләрне ерак туган илебезгә якынайтты.

Татарлар һәм башкортлар чыгышы бик матур булды. Әдилә Усманова, Эрика Эллингсен дуэты чыгышын Казан консерваториясен тәмамлаган Лилия Байрашева хәзерләде. Бу дуэт башкарган «Умырзая» җыры тамашачыларны якты хис-моңсулыкка, ә дәртле «Әпипә» көе күңел күтәрергә, биеп тә алырга өндәде. Светлана Догадкина сәхнәдә татарларның «Аш пешерү» биюендә күбәләктәй очып йөрде. Башкорт халкының «Бурзяночка» биюендә аккош нәзакәтлелеген Уфа сәнгать мәктәбен тәмамлаган Алсу Ульмашева күрсәтеп, таң калдырды. Мини-концертта әниле-кызлы Зилә Миргалиева һәм кечкенә Камилә Усманова башкарган «Бал җимеше» җырын кунаклар бигрәк тә җылы алкышларга күмде. Рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләр араларны тагын да якынайтты. 

Ахырда бар катнашучылар кызып китеп «Кара Жорга» ритмына үзеннән-үзе бии башлады – бик зур бию аланы барлыкка килде. Барыбыз да шуны яхшы аңладык: без барыбыз да бер Җир Ана балалары, безнең юлыбыз – дуслык, бердәмлек. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар