Без ирем белән күптән түгел аның туган ягына күчеп кайттык. Шулай кирәк булды инде.
Зарланып әйтүем түгел, миңа хәтта ошый. Зур шәһәрдән соң монда – район үзәгендә бик тыныч, рәхәт тоела. Шау-шу, кабалану, каядыр ашыгу юк. Шул ук вакытта монда да тормыш кайный: концертлар да булып тора, йөрим дисәң, бассейн да бар, спорт белән дә шөгыльләнергә була.
Туганнар да якын гына: кайчак теләсәң, шул вакыт барырга була.
Без күчеп кайтканга иң сөенгән кеше иремнең сеңлесе Ләлә булды. Аның бу кадәр сөенүенә башта гаҗәпләнебрәк караган идем – моңа кадәр ул кадәр аралар якын булды дип әйтә алмыйм.
Моның сәбәбен бик тиз аңладым.
Беренче тапкыр Ләлә балаларын бер генә төнгә карап торуны сорады.
– Эштә бик мөһим чарам бар. Ярдәм итегез әле, – диде.
Мин ризалаштым. Ул инде иреннән берничә ел элек аерылды, аларны үзе генә үстерә. Ире белән аралашмыйлар диярлек – булышучысы юк. Ә кайнана безнең барыбызга да алдан ук әйтеп куйды: «Баларыгызны миңа китермәгез, мин үземнекеләрне үстердем – шул җитте», – диде. Хәтта кызы хакына да бу фикерен үзгәртмәде.
Ләләнең малайларына берсенә – җиде, икенчесенә тугыз яшь. Кичке ашны бөтенебез бергә утырып ашадык, малайларга кунак бүлмәсендә урын җәйдем, иртән торуларына коймак пешердем.
Ләлә бик канәгать иде, гомер булмаганны мине хәтта кочаклап та алды:
– Син мине коткардың! – диде.
Бер атнадан барысы да яңадан кабатланды. Сәбәбе үзгәргәндер инде, анысын хәтерләмим.
Аннары тагын.
Озакламый алдан шалтыратып кисәтү, сорау, үтенүләр бетте.
Һәр җомга көнне кичке җиделәр тирәсендә Ләлә малайларның ике рюкзагын күтәреп безнең ишек төбендә пәйда була башлады. Үзе кереп тә тормый:
– Якшәмбе килеп алырмын, – ди дә чыгып та китә.
Миңа бу хәл ошамый иде, билгеле. Ә ирем моны проблема дип санамады.
– Ярар инде... Шуңардан да проблема ясама! Алар бит сеңлемнең балалары. Безгә калдырмый, чит кешегә калдыра алмый бит инде ул аларны, – дия иде.
Проблема түгел дә... Ирем җомга кич, ял итеп кайтам дип, йә дуслары янына чыгып китә, йә кичтән үк бүлмәгә кереп йокларга ята, йә телевизор каршында утыра. Ә мин малайлар артыннан җыям, юам, аларга ашарга әзерлим, күңелләрен күрәм. Берсенә – бер нәрсә ярамый, икенчесе – икенче ризыкны ашамый... Үзебезнең дә сигез яшьлек кызыбыз бар.
Шулай итеп безнең һәр ял көнебез Ләләнең планнарына бәйле була башлады.
Соңгы тамчы гаилә белән ял итәргә барырга җыенгач булды.
Күрше районда глэмпинг ачылды, бездән дә бик күпләр шунда ял итәргә йөри башлады. Мин дә өчебезгә зур булмаган бер йортны броньлаган идем, аванс та түләп куйдым.
Кызыбыз атна буе көннәрне санап йөрде.
– Әни, без өчәү генә барабыз бит? – ди.
– Әйе, балам, – дим.
Җомга көнне ишектә кыңгырау шалтырады. Барып ачсам, бусагада тагын балалары белән Ләлә басып тора иде. Ашык-пошык кына исәнләште дә:
– Якшәмбегә кадәр калдырам, эшләрем бар иде, – диде.
– Булмый, без китәбез, ялга барырга уйлаган идек, – дим.
Ул хәтта уңайсызланмады да.
– Соң минекеләрне дә үзегез белән алыгыз. Бер баламы, өч баламы – нинди аерма бар?
– Аерма бар, – дим ачуым килеп. – Без үз гаиләбез белән генә ял итәргә телибез.
Шунда Ләлә мине читкә этеп диярлек узды да рюкзакларны ишек төбенә куйды.
– Абый инде ризалашты. Шуңа күрә спектакль куйма монда миңа.
Мин аптырап иремә карадым. Ул күзләрен читкә алды.
Соңрак ачыкланды, Ләлә аңа инде иртән шалтыраткан, ә ул миңа әйтмичә генә барысын да хәл иткән икән.
– Сиңа нәрсә, авырмыни? – дип мыгырданды ул. – Балалар гына бит, сыярлар.
Безгә сәяхәттән баш тартырга туры килде. Без кунасы йортта өч кешегә генә йокларга урын бар иде. Авансны да кире бирмибез диделәр – шартлары шундый икән.
Кызыбыз елый-елый бүлмәсенә кереп бикләнде.
Карыйм, бер сәгать тә узмады Ләлә социаль челтәрдә кафедан фотосын урнаштырды: дус кызлары белән утыра, кулында бокал, бөтен йөзе белән балкып елмайган. Фото астына: «Әниләргә дә кайчак ял кирәк» дип язган…
Мин сүзсез генә бу фотоны иремә күрсәттем.
Аннары малайларның әйберләрен җыйдым да Ләләгә шалтыраттым:
– Бер сәгатьтән улларыңны килеп ал!
Шулай дидем дә куйдым. Әллә ничә тапкыр шалтырап карады, алмадым. Абыйсы да телефонын алмады.
Ләлә безгә ярсып кайтып керде. Тавышы шундый ачулы чыкты!
– Син акылыңдамы? Мин инде кафеда заказ биргән идем! Түләргә туры килде!
– Без дә синең аркада бара алмаган йорт өчен түләгән идек.
Ләлә тиз генә абыйсына борылды.
– Абый, син хатыныңа балаларны шулай куып чыгарырга рөхсәт итәсеңме?
– Син моннан соң малайларны безнең ризалыксыз бүтән монда китермәячәксең, – дип, ирем беренче тапкыр нык итеп җавап бирде.
Ләлә балаларын алып, ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Ун минуттан миңа кайнанам шалтыратты.
– Нәрсә, канәгатьме инде? Туганнарны дошманлаштырдың! Мин баштан ук улыма әйткән идем: өйләнгәч, безгә чит кеше буласың дип...
Мин сүзсез генә телефонны иремә бирдем.
Ул әнисен тыңлап бетерде һәм гомерендә беренче тапкыр акланмады.
– Әни, миңа барыгыз да якын: син дә, сеңлем дә, хатыным да. Әмма Ләлә бу очракта үзе чиктән чыкты, үзенә үпкәләсен! – диде.
Ике көннән соң Ләлә яңа пост урнаштырды. Тагын дус кызлары белән төшкән фото куйган һәм мондый сүзләр язган: «Яныңда ярдәм итәргә әзер кешеләр булмаганда, әни булу никадәр авыр...»
Теләсә ни диегез, әмма мин үземне барыбер гаепле санамыйм. Малайларын гына жәллим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк